Арчаларга бардык әле

«Арча ягы – кунакчыл як» дип әйтергә яраталар. Бу гыйбарәнең хак икәненә без – «Кояшлы Кукмара» командасы яшьләре Арчаның Яңа Кырлай авылы мәдәният йортында узган «Тукай FEST» дип исемләнгән заманча яшьләр иҗаты фестивалендә катнашып кайтканнан соң инандык.

Бу районга аяк басуга ук, Тукай йөргән эзләрдән узасы, аны сыендырган, ятимлеген азга гына булса да киметергә тырышкан, миһербанлы гаилә яшәгән Яңа Кырлай авылына барып кайту теләге уяна…

…Ниһаять, без Яңа Кырлай авылында кунакта. Кунак булсак та күңелдә курку, дулкынлану хисләре. Чөнки без монда районыбыз данын яклап, әлеге авылның сәхнәсендә үзебезнең чыгышыбызны күрсәтергә дип килдек.

Иң элек безне Яңа Кырлай авылы мәктәбе укучылары каршы алды. Алар үзләренең кул эшләнмәләре белән таныштырганнан соң, без Тукай музеена юл тоттык. Капкадан атлап керүгә үк, Тукайның әкиятләре аша һәрберебезгә билгеле булган Шүрәле, Су анасы, Кәҗә белән Сарык, Бүре кебек әкият персонажлары сәламләп кенә калмыйча, төрле кызыклы конкурслар оештырып, зирәклегебезне дә сынап алырга өлгерделәр. Шагыйрьнең тормыш юлын, иҗатын, яшәешен музейда сакланган истәлекләр аша тагын бер кат күздән кичердек. Габдулла Тукай эзләрен саклаучы икенче корылма – ул Арча районы Кырлай авылындагы Сәгьди абзый йорты. 1978нче елда Сәгъди абзый йорты нәкъ шул еллардагыча итеп торгызыла: капка-койма, келәт, аның эчендәге йорт кирәк-ярагы, кар базы, сиртмәле кое, лапас.

Габдулла Тукайга бәйле истәлекләр белән танышканнан соң, без Яңа Кырлайның мәдәният йортына юл тотык. Төрле районнан җыелган яшьләр өчен фойеда кызыклы, мавыктыргыч мастер-класслар әзерләгәннәр. Каен тузыннан, төсле йоннан көнкүреш кирәк-ярагы ясарга да өйрәттеләр, сабын да ясап күрсәттеләр, тагын әллә нинди кызыклар бар. Без, кукмаралылар, сабын ясау серләрен үзләштереп, үзебез дә бу мастер-класста катнашып карадык. Үзегез ясаган сабыннарны истәлек итеп сакларсыз, дип, Арчалылар бүләк итеп биреп тә җибәрде әле.

Билгеле, Кырлайга баруның төп максаты: үзебезне тапкырлыкта, зирәклектә сынап карау, районыбыз талантлары белән якыннан таныштыру. Кукмара сәхнәсендә көн саен репетицияләр үткәрү, таләпчән җитәкчеләребез Рамил Сәләхетдинов һәм Илфат Тимергалиевның тырышлыгы, район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе урынбасары Светлана Шәрәфиеваның төпле киңәшләре ярдәмендә без Гран-При һәм кубокка ия булдык. Әлбәттә, сәхнәдә чыгыш ясау бер кыен булса, ярышка дип махсус сценарий төзү өчен дә байтак тырышырга кирәк. Үзенчәлекле, кызыклы итеп төзегән сценарий авторларының да безнең җиңүебездә өлешләре зур. Тагын бер отышлы ягыбыз – ул да булса без үз чыгышыбызны саф татар телендә әзерләп бардык. Тукайның 130 еллыгына багышлап үткәрелгән чара саф татар телендә генә үткәрелергә тиештер дә бит. Тик безнең көндәшләр дә, чараның алып баручылары да бу мәсьәләгә артык игътибар бирмәгәннәр, ахры. Алты районнан килгән һәр команда ярышка ныклап әзерләнгән, сәхнәдә бар сәләтләрен күрсәтеп уйныйлар. Тик аларның милли җанлы Тукаебыз яшәгән Кырлай авылы сәхнәсендә үз чыгышларын ярым рус, ярым татар телендә башкаруларын күреп йөрәк әрни. Минемчә, җәмгыятебез руслашып барган мәлдә, ана теленә мәдхия җырлаган Тукай кичәләрендә саф татарча сөйләшеп, үз телебез белән горурланып яшәргә тиешбез.

Габдулла Тукайның 130 еллыгына багышланган «Тукай-фест» фестиваленең шулай татарчалы-русчалы үтеп китүе кәефне бозса да, без, Кукмара яшьләре, үз чыгышыбыздан канәгать калып, Арчалыларны җыр аша «Килегез Кукмарага» дип чакырып, сөенеп-шатланып, үз туган ягыбызга юл тоттык.

Илзия ХАРИСОВА,

Район үзәк китапханәсенең балалар белән эшләү бүлеге методисты

Комментарии