Авыл җыеннары

Бөтендөнья Татар конгрессының Казан бүлеге активистлары Фәрит Мифтахов һәм аның ярдәмчесе Рәмзия Галләметдинова җитәкчелегендә бер төркем активистлар, тарих институты галимнәре, Ислам университеты белгечләре, депутатлар, дәүләт эшлеклеләре, Тәтеш якташлары, җирле хакимият, район һәм авыл халкы июль башында Әтрәч авылының борынгы зираты янына җыелдык.

Бу зиратның тарихи әһәмияткә ия урын икәнлеген, сакланырга, өйрәнелергә тиешлеген беренчеләрдән булып Туфан Миңнуллин әйткән иде. Зират койма белән әйләндереп алынган. Дистәләгән борынгы ташларда – тарих. Бу тирәләрдә Болгар чорыннан ук халык күпләп яшәгән борынгы шәһәр булган дип исәпләнелә. Иван Грозный татар дәүләтен җимергәннән соң, бирегә урысларны күчерәләр.

Әлеге җыенда тарихчы галимнәр докладлар әзерләп килгәннәр иде. Аларның докладлары белән артистларның чыгышлары бергә үрелеп барды. Соңыннан Тәтешкә балалар сабан туен карарга кузгалдык. Әмма көн бик эссе, ачыклыкта озаклап утырып булмады. Галимнәрнең дә чыгышларын тыңлап бетерә алмадык. Бу нәрсә күңелемә бик тиде, җыенның кыйммәте, дәрәҗәсе кимегән кебек тоелды. Гыйльми чыгышларны мәктәптә яки залда килгән кунакларга, укытучыларга укысалар, никадәр мәгълүмат алып кайтасы идек. Тарихны белү, үзебез яшәгән тирәлек турында хәбәрдар булу беркемгә дә комачауламый бит.

Берочтан кунакларны Тәтештәге татар мәктәбенә дә алып бардылар. Туфан Миңнуллин инициативасы, Татарстан Президенты ярдәмендә сигез бала белән генә эшләп киткән бу мәктәпнең ачылганына да тиздән 25 ел була икән. Директоры Асия Закир кызы кунакларны ачык йөз белән каршы алып, мәктәпнең тарихы, эшләгән эшләре хакында сөйләде. Бер миллион сумлык грант отып, мәктәп өчен бик күп кирәк-ярак алынган. Менә шушы татар мәктәбендә киләчәктә «Әтрәч укулары» оештырылса, халыкка да, яшьләргә дә файдасы күп булыр иде.

Ә июль ахырында шундый ук авыл җыены Чүпрәле районының Мүчәли авылында узды. Бу – ике герой һәм күп кенә зур шәхесләрне үстергән авыл. Мүчәлидәге зур яңа мәктәп тә Туфан Миңнуллин ярдәме белән төзелгән булган. Мәктәп диварында аңа багышлап зур гына истәлек тактасы урнаштырылган. Аның белән рәттән шундый ук истәлек тактасы Татарстан прокуроры Кафил Нәфиевнеке. Ул шушы авылда туып-үскән шәхес.

Көн бик эссе булу сәбәпле, халык бу җыенда да озак юанмады, Әтрәчтәге шикелле тизрәк таралышырга ашыкты. Җәй челләсендә мондый чараларны бина эчендә оештырырга кирәктер, мөгаен.

Шулай да бу җыеннар халыкка бик кирәк. Аларны оештыруда күп көч куйган авыл җирлеге башлыкларына, авылдашларга зур рәхмәт.

Бөтендөнья татар конгрессының

Казан бүлеге активисты

Әлфия ЗАКИРОВА

Комментарии