ХӘТЕРЛИМ МИН ӘЛЕ БҮГЕНГЕДӘЙ…

ХӘТЕРЛИМ МИН ӘЛЕ БҮГЕНГЕДӘЙ…

Хәтерләмәслекме соң ул мизгелләрне?! Балык Бистәсе районының Яңа Арыш авылына беренче тапкыр укытучы булып аяк баскан көннәр… Ә менә быел укучыларым мәктәпне тәмамлаганга 20 ел үтеп тә киткән. Очрашуга чакырдылар. Чыгарылыш кичәләренә дә гаиләбез белән кайткан идек, бу юлы да Илфат 40 эшен читкә этеп: «Кайтырга тырышырбыз», – диде.

Соңгы берничә көндә истәлекләр белән генә яшәдем. Кат-кат альбомнарын, истәлек дәфтәрләрен карадым.

Көткән көн килеп тә җитте. трассасының 85нче километрындагы кафега җилдереп кайтып та төштек. Яңа Арыш авылының үзенә үк керәсе булса, нинди хисләр кичерер идем икән?! Гомеремнең иң якты истәлекләр тулы өч елы үткән бит ул авылда.

Менә кочакларын җәеп укучыларым килеп чыкты. Әйтерсең лә, бераз буйга гына үскәннәр: шул ук йөзләр, шул ук күзләр. Сый тулы өстәлләргә орына да алмый укучыларымны күзәтәм, миннән соң сыйныф җитәкчеләре булган Фәнзилә, Галия апаларын тыңлыйм. ( Бу авылда укытучыларны зурлап «апа» дип дәшәләр.) Фәнзилә апалары кулына инде тышлыгы уңа төшкән «Яшь иҗатчылар» түгәрәге альбомын алды. Кара син аларны, нинди шигырьләр язганнар бит. Бик күп истәлекле вакыйгаларны искә төшерде укытучы апалары. Елмайдылар да, моңсуландылар да укучыларым.

30 ел элек тә башын гел югары тотып йөргән Нәзирәм туган мәктәбендә директор урынбасары икән. Гөлназ барын да уздырып улының инде 3нче курста булуын әйтеп таң калдырса, Рүзиләбез гаиләсендә 3 кыз үсә икән. Һинд кызларыдай чибәр Альбинам белән спортчы укытучы булып өлгергән Гөлүсәләремнән дә күзләремне ала алмадым.

МӘЗӘК ХӘЛЛӘР ҮЗЕБЕЗДӘ ИДЕ

Бу классыма бәйле берничә кызык вакыйганы языйм әле.

Укучыларым 1 класста укыганда берара ашханә эшләмәде. Класста үзем чәй куям. «Балалар, ипи өстенә май ягып алып килегез, баллы чәй белән эчәрбез», – дип әйтеп җибәрдем.

Тәнәфестә май яккан ипиләре белән алдан ясап куйган чәйләрне тәмләп эчә башладылар. Гөлнара (Камалиева) гына эчми утыра. «Син ашарга алып килмәдеңме әллә?» – дип сорыйм. «Ул ипиенә май түгел, ә кайнатма ягып килгән, шуңа ашамый утыра», – дип әләкли берсе. «Аша, балакаем», – дим, бу хәлгә күңелем тулып.

Шул ук Гөлнара (бу очрашуда гына сөйләде) өенә ручкалар җыеп кайткан. Баксаң, алар мин кайтып киткәч, идән тактасын күтәреп дәрестә коелган әйберләрен эзли торган булганнар. Рүзиләнең әнисе мәктәптә эшләгәч, иркенләп йөргәннәр инде. Икенче көнне әнисе Гөлнарага ручкаларны кире мәктәпкә илтергә кушкан. «Кая куйдың соң син аларны?» – дим. Бер дә ручкалар күтәреп килгәнен хәтерләмим бит. «Кире идән астына төшереп бетердем», – дип елмая укучым. Менә бит, чын тәрбия – өйдә дә балага сеңдергәннәр: кеше әйберсенә кагылырга ярамый…

Яңа гына укып кайткан яшь укытучы булсам да, зур ихтирам белән олылап дәшәләр иде укучыларымның әти-әниләре. Ул еллардагы колхоз рәисе Нурислам абыйның кызы Гөлнара гел «5» гә укыды. Әнисе Бәрия апа балалар бакчасы мөдире иде. Бервакыт рөхсәт сорап дәресемә кереп утырды. «Үзем өчен күп әйбер алдым сездән. Яңалык алып кайттыгыз авылыбызга», – дип үсендерде үземне. Менә Нурислам абый да, Бәрия апа да балаларының, якыннарының йөрәкләрен сыкратып бу дөньядан китеп барганнар. Язганнарым дога булып барып ирешсен үзләренә.

2нче класста укыганда кызлар: «Тәнәфескә чыккач, ул кызларны кочаклап үбеп йөри», – дип Расихтан зарландылар. Мин нидер язып утырган җиремнән башымны күтәрми генә: «Расих, такта янына чыгып сүз бир инде», – дим. Үземчә гафу үтенер дип уйлыйм инде. Ә ул такта янына чыкты да, башын иеп: «Кызлар, мин сезне башка кочакламыйм да, үпмим дә», – дип сүз бирде. Ә баксаң, «сүзендә тормаган» – өйләнгән, ике бала үстерәбез, ди.

Бервакыт гел «5»легә генә укучы Алсуым авырды. Ул вакытта телефоннар булмаса да, дәресләрен белеп, хәзерләнеп килгән. Хәтта мин яздырган җыр текстын ятлаган. Әле үзенчә бер көйгә җырлап та бирде. Җырның сүзләрен классташыннан язып алган икән. «Көен үзем чыгардым», – диде ул, бер дә аптырап тормыйча.

Ветераннарга, өлкән яшьтәгеләргә шефлык итә идек без ул елларда. Ә очрашуда Айнур үзенең ничек итеп ветеран бабайга күп итеп утынын ташып куюын сөйләде.

Нинди гадел, эчкерсез, тырыш булганнар балаларыбыз да, әти-әниләр дә. Шундый булып калган да алар. Кызганыч, берничә укучымның әти-әнисе гүр иясе булган. Мин эшләгән дәвердә директор булган Александр Михайлович та, кайбер укытучылар да бу дөньядан китеп барганнар. Күңелемдә нинди матур якты истәлекләр саклана алар хакында. Урыннары оҗмахта булсын. Ә Гөлнара (Сәлахиева) белән Илнар кайта алмаганнар. Бик тә күрәсем килгән иде үзләрен.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Бу авылга кайткан елны мин бер генә ел укытып калган «өченчеләрем» дә сагындыра билгеле. Алар гына очрашулар оештыра алмадылар. Ә менә Фидаилем Нәзирә белән кавышкан. Авылдан менеп хәлебезне белеп төшеп китте. Ә Эльмирам шушы кафеда эшли икән. Әнисе: «Кызым Эльмира мәктәпкә барганчы фермада сыерларымны савышып менеп китә», – ди торган иде Боларны искә алганда, инде вафат булган әнисен исенә төшереп Эльмираның күзләре яшьләнде. Бик кызгана идем ул вакытта мин аны. Ә бит әнә ничек эшчән булып үскәннәр.

ТАМАДАСЫ КЕМ ДИСЕЗМЕ?

Фәридәбез кичәнең менә дигән тамадасы булды. Кызыл күлмәге дә, бераз чытлыклана төшеп елмаюы да килешеп тора үзенә. Гомер буе микрофон тотып сәхнәдән төшмәгән, диярсең. Кызларны да, Айнурны да, хәтта кичәгә соңрак кына килеп җиткән мәктәп директоры Дамир абыйларын да җырлатты да, сөйләтте дә ул.

Кичәнең иң кызган вакытында укучыларым белән саубуллаштык.

КАБАТ ЮЛГА

Бүген Илфатның күптәнге хыялын тормышка ашырып умарталар кайтарасылар иде. Казаннан Илгизәр хәзрәт, тәҗрибәсен уртаклаша-уртаклаша, умарталарын Илфатка тәкъдим итте. Кичә барышында күршебез Илдус шуларны алып юлга чыгуын әйтеп шалтыратты.

Төнге сәгать 11 тулганда хушлашып Нырсы, Питрәч аша Арчага юл тоттык. Илфат тиздән авылга кайтып җитәсе умарталары, бигрәк тә алар эчендә кайнашкан бал кортлары хакында уйлап кайтса, мин бүләк гөлләрен куеныма кысып, укучыларымны берәм-берәм күз алдыма китереп кайттым. Рәхмәт сезгә, кадерлеләрем!

Исәнлектә кабат очрашулар насыйп булса иде.

P.S. Язмамны әзерләп бетергәч, Альбина белән кабат шалтыратышып алдык. Укытучылар кайтып киткәч, алар үзләренчә «тугарылып» балачакларына кайтып килгәннәр. Кафеның хуҗасы Нурсилга бик рәхмәтле булып калган укучыларым. Санаулы минутлар тиз уза бит ул, ә ул вакытны чикләмәгән.

Алдан ук әзерләнгән программа нигезендә концерт куйганнар. Мәктәп елларында ясаган чыгышларын искә алып, кем нәрсәгә сәләтле, барын да искә алып чыкканнар. Биегәннәр дә, җырлаганнар да. Мәктәп елларын искә алып уен-конкурслар да оештырганнар. «Әйтеп торучы» (ул вакытта конферансье дигән сүз юк иде) Фәридә булган. Кичә барышында Фәридәнең: «Альбина бер төенчек бию костюмнары да алып кайтты әле», – дигән сүзләрен чынга алмаган идем. Ә бик күрәсе килгән иде чыгышларыгызны, минем 36-37 яшьлек беренчеләрем.

Зөлфия ФӘЙЗРАХМАНОВА,

Казан-Яңа Арыш-Арча-Казан.

Комментарии