« Хәзерге тормышта да көнләшүчеләр, аяктан егарга теләүчеләр җитәрлек»

« Хәзерге тормышта да көнләшүчеләр, аяктан егарга теләүчеләр җитәрлек»

Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Мирсәет Сөнгатуллин – җыр сәнгатендә куйган олы хезмәтләре өчен Бөтендөнья рекордлар китабына кертелгән шәхес. Берничә ел элек ул 205 татар халык җыры яздырылган диск чыгарды. Анда кергән татар җырлары 14 сәгатькә якын яңгырый. Мирсәет абый үзе дә: «Җырчы өчен халык җырларыннан да кадерлерәк тагын нәрсә бар?» – дип кабатларга ярата. Халык җырлары һәм җырчының тормышы хакында Мирсәет абый белән күрешеп сөйләштек.

АЛМА АГАЧЫННАН ЕРАК ТӨШМИ

– Миннән һәрвакыт җырчы булып китүемнең серләрен сорыйлар. Аның сере юк. Җырчылык ул табигатьтән, нәселдән, әти-әнидән бирелгән талант. Шул талантны бары тик үстерә белергә, баетырга гына кирәк. Әти Әлки районы Татар Борнае авылында туып үскән, әни Спасс якларыннан. Әни җырларга бик ярата, өздереп җырлый иде. Әнинең әтисе – бабай да үз тирәсендә бик оста гармунчы саналган. Әти исә җырлый белми, аның каравы шуның кадәр моңлы итеп сызгыра белә иде. Моның барысы да миңа сеңгән дип уйлыйм.

СӘХНӘГӘ – БЕРЕНЧЕ АДЫМ

– Хатыным Кадриянең туган ягында идек әле. Ул бит минем Сергач якларыннан, чын «мишәрка». Сабантуйга дип кайткан идек. Гел йөреп торам үзе. Пермьдә дә көтәләр, үземнең туган ягыма да кайтып, авылдашларны сөендереп килдем. Халык җылы каршы ала, онытып бетерми. Авылга кайтып йөрергә тырышам. Һава торышы үзгәреп торган кебек, кеше дә үзгәрә. Гел шәһәрдә яшәү туйдыра, авылга кайтып бер әйләнеп килсәң, үзгәрәсең. Кечерәк чакта йөргән юлларны, сукмакларны урап, беренче тапкыр җырлаган аланлыкка барып килгәч, рәхәт булып китә. Кызганыч, хәзер ул алан юк инде...

***

– Кечерәк чакта урманга энекәш белән барып җырлап йөри идем. Без гаиләдә алты бала. Өйдә җырлап булмый. Бер почмакта – берсе, икенчесендә бүтәне комачаулый. Бераз оялу хисе дә бар. Әти-әни янында кычкырып җырларга да әллә ничек. Халык алдында җырлау турында бөтенләй сүз дә юк. Шуңа күрә энекәшне җитәклим дә, урманга йөгерәм. Анда бер аланлык бар. Шулай бервакыт энекәшем күздән югалгач, аны эзләп кычкырган идем, сүзләрем яңгырап үземә кире әйләнеп кайтты. Ошады. Җырлап карадым. Шул көнне минем җырлаганны кемнәрдер ишеткән, укытучыбызга: «Мирсәет матур җырлый», – дип җиткергәннәр. Укытучым миңа: «Җитәр шүрәлеләр өчен җырларга! Халык алдына чыгарга вакыт!» – диде. 1965нче елның 29нчы октябрендә – комсомол туган көнендә авыл сәхнәсенә чыгып баянсыз гына Фәтхерахман Әхмәдиевның «Чистай вальсы»н башкардым. Ошаттылар. Тагын чакыртып чыгардылар. Менә шул көннән башлап сәхнәдән төшкәнем булмады. Күрше авылларга «гастрольләргә» йөрдек. Мәхәббәт турында, туган як турында да җырладык – җырланмаганы калмады.

ҖЫРЧЫЛЫККА ЮЛЛАР УРАУ

– Балачагым начар үтте дип әйтә алмыйм. Эшләп, эшнең тәмен, тапкан малның кадерен белеп үстек. 4нче классларда урамда уйнап йөри идек, көннәр бик тиз һәм күңелле уза иде. 5нче класстан соң, колхоз эшенә ярый башладым. Урак вакытларын әле дә хәтерлим: чалгы тотып басуга чыга идек. Трактор артыннан да чабып йөри идек. Комбайн белән трактор булган җирдә – без идек. Малайларга тагын нәрсә кирәк?! 16 ел авылда яшәгәннән соң, Казанга укырга керергә киттем. Документларымны тапшырып, укырга кердем дигәндә генә, анда тулай торак булмавын белдем. Ничек яшәргә? «Нигә башта ук әйтмәдегез? Моны белгән булсам, сезгә килми дә идем. Фатирда торырга акчам юк бит», – дип ачуландым да әле. Өйдә тагын биш бала үсә бит. Ай саен ун сум акчаны каян табыйм? Нишләргә белмичә, училищедан чыктым. Күңел төште. Башка керәсе дә килми. Шулвакыт урамда Казанга киткән якташымны очраттым. Ул Дәрвишләр бистәсендәге 33нче профтехучилищеда ташчы һөнәрен үзләштерә иде. Аңа хәлне аңлаттым. «Ә бездә тулай торак та бар, бушлай ашаталар, махсус кием бирәләр, имтихансыз кабул итәләр», – дип үзе янына дәште. Түбәнчелек белән авылга кайтканчы, кереп укыйм, аннары күз күрер дип, шунда урнаштым. Теләмәсәм дә, документларны кире алып, профтехучилищега юл тоттым. Менә шулай ташчы һөнәрен үзләштердем. Хәер, анда да үзешчән сәнгатьтә актив катнаштым. Укуны тәмамлагач, бер ел төзелештә эшләдем. Аннары армия сафларына Чехословакиягә киттем. Анда да җырладым. Бервакыт концерт куйдылар. Бергә хезмәт итүчеләр арасында төрле милләт вәкилләре бар бит, төрле телдә җырлар башкаралар, мин дә татарча җырладым. Хәрби бурычымны үтәгәч, туган якларга кайттым. Аннары, «КамАЗ»га төзелешкә урнаштым. Автокранчы һөнәрен үзләштердем. Көндезләрен автокран угы белән идарә итсәм, кичләрен «Энергетик» мәдәният йорты сәхнәсендә җырладым. Шулай бер ел үтеп китте. Сабантуй җитте. Сәхнәгә менеп өч җыр башкардым. Җырлап бетергәч, яныма матур, затлы кәчтүм кигән өлкән яшьтәге бер кеше килде дә, сораулар яудыра башлады: «Әле генә сәхнәдән син җырладыңмы?» – ди. «Мин», – дим. «Музыкаль белемең бармы?» – ди. «Юк», – дим. Аннары зыялы агай: «Мин композитор һәм Казан консерваториясе ректоры Нәҗип Җиһанов булам. Безгә укырга кил. Мин сине чакырам», – диде. Килдем, ләкин консерваториянең бусагасын атлап кергәч: «Быел кабул итү тәмамланды. Киләсе җәйгә иртәрәк кил», – дип борып кайтардылар. Янә канатым сынды бит. Аптырамадым, филармониягә барып урнаштым. Кыш буе гастрольләрдә йөрдек. Җәй җиткәч, кабат консерваториягә юл тоттым. Кабул итү комиссиясендә Нәҗип Җиһанов үзе утыра. Шарт буенча комиссиягә дүрт җыр тәкъдим итәргә кирәк иде. Мин «Тәфтиләү» җырын гына башкардым. Нәҗип Гаязович: «Булды. Сине әзерлек курсларына алабыз», – диде. Консерваториянең вокал бүлегендә Идеал Ишбүләков классында укыдым. Ул мине җыр серләренә төшендерде. Уку чорында күп кенә арияләр, татар һәм рус халык җырлары, романслар өйрәндем.

«ХАТЫНЫМНАН УҢДЫМ»

– Кулга диплом алгач, филармониядә эшли башладым. 1984нче ел иде бу. Концерт бригадасы белән ил буйлап йөрдек. Мәскәүдә чыгышлар ясаган чакта Кадрия исемле чибәр һәм акыллы бер кыз белән таныштым. Ул чыгышы белән Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районыннан, Мәскәүдә яши иде. Бер-беребезне бер күрүдән яраттык. Беренче күрешүебез Казанда булган. 1985нче елның март аенда Камал театрында Илһам Шакировның 50 яшьлек юбилеенда чыгыш ясадым. Кадрия дә анда булган. Тик ул чакта очрашып-сөйләшү насыйп булмады. Октябрь аенда Казаннан бер төркем артистлар Мәскәүгә концерт белән килдек. Җиде көн концерт куйдык, Кадрия җидесенә дә килде. Безне шунда Вафирә апа Гыйззәтуллина таныштырды. Шулай Мәскәүдә төпләнеп калдык. Бер елдан артык Мәскәү белән Казан арасында йөрдем: Мәскәүдә яшәдем, Казанда эшләдем. Аннары Мәскәү өлкә филармониясенә эшкә урнаштым. Аллаһка шөкер, хатынымнан уңдым. Ул мине аңлап, миңа булышып яши. Дини кеше, хаҗия дә булды. Шунысы яхшы: имеш-мимешләргә исе китми. Без, артистлар, гел халык алдында. Көнләшүчеләр, аяк чалырга теләүчеләр күп бит. Бервакыт хатынга берәү: «Мин Мирсәеттән бала көтәм», – дип шалтыраткан. Хатыным аптырап калмаган: «Мирсәетнең шулай инде, биргәнне ала торган гадәте бар», – дигән. Бүген улыбыз Алмаз да дәрәҗәле кеше булды. Аны кечкенәдән үз гореф-гадәтләребезгә өйрәтеп үстердек, яхшы тәрбия бирдек. Бу – һәр ата-ананың бурычы. Ул И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесын тәмамлап, Мәскәү дәүләт консерваториясендә белеп алды. 2013нче елда Мәскәүдә музыкаль белем алып чыкты, укуын кызыл дипломга тәмамлады. Опера җырчысы булырга әзерләнсә дә, халык җырларын да җиренә җиткереп башкара. Чит телләрдә дә җырлый ала. Хәзер Мәскәүнең Зур театрында эшли. Җәй көннәрендә аның янына баргалыйбыз.

***

– Сәләтле музыкант Рифкать Сәйфетдинов белән танышып, «Бәйрәм» ансамбле оештырдык. Музыкантлар эзләп таптык. Башта үзем генә җырлап йөрдем. Бер елдан соң Равил Харисовны алдык. Ансамбль бик популяр иде. Советлар Союзында, чит илләрдә татарлар яшәгән төбәкләрдә булдык. Эстрада һәм татар халык җырларын башкардык. Милләттәшләребезне моң дәрьясында йөздердек. Һәр төбәктә концерт заллары шыгрым тулы булды. Нәкъ менә шушы чорда халкыбызның милли җырларга кытлык кичергәнен күңелем белән тойдым. 1989нчы елның көзендә Мәскәүдә Минтимер Шәрип улы Шәймиев белән очраштым. Ул: «Син нигә Мәскәүдә? Казанда да синең кебек җырчылар кирәк!» — диде. «Казанда торырга урыным юк. Мин гаиләле, кечкенә балам бар», – дидем. Беренче Президентыбыз сәнгатьне ярата бит. «Кайт! Барысы да булыр», – диде. Аның ярдәме белән безгә ике бүлмәле фатир бирделәр.

«ИЛҺАМГА ОХШАТАЛАР»

– Илһам абый Шакиров миңа гел: «Мин булып җырлама», – ди иде. Сүгеп әйтә иде. Мине яратмый иде. Казанның Актерлар йорты каршында «Шаяннар, тапкырлар мәҗлесе» (ШТМ) дип аталган сатира театры оештырылган иде. Аның җитәкчесе Рабит Батулла 1нче апрель көнне пародия күрсәтүне сорады. Мин Илһам Шакиров булып җырладым. Халык бик ошатты, дәррәү кул чапты. Чакырып, тагын бер җыр башкарырга да өлгердем дип хәтерлим. Илһам абый моны ишетеп: «Мине мыскыл итеп йөрмә! Мин булып җырлама», – дип сүкте. Шул вакыйгадан соң безнең арада дошманлык башланды. Ул миңа Тукай бүләген дә бирдертмәде. 2001нче елда ул миңа бирелергә тиеш иде – барысы да әзерләнгән иде, әмма минем кулга эләкмәде. Яшерен-батырын түгел, халык бу хакта белә. 2010нчы елда да бирергә мөмкинлек бар иде, тик Илһам абый: «Ул минем җырларны урлап җырлый. Ул – карак», – дип әйткән. Гаепләп әйтүем түгел, ләкин хәзерге тормышта да көнләшүчеләр, аяктан егарга теләүчеләр җитәрлек. Артист тормышы рәхәт дип уйлаган кешеләр бик нык ялгыша.

ҖЫРЛАРДА – ХАЛЫК ҮТКӘНЕ

– Җырлаучылар булсын. Күп булсын. Яхшы итеп, чын сәнгать югарылыгында җырласыннар. Халык җырларын да онытмасыннар. Халык җырлары бит ул әби-бабаларыбызның бәгырь түрләреннән ташып чыккан чишмә кебек. Татар халкы кайгысын да, шатлыгын да җырга салган, күңелен җыр-моң белән бушаткан. Халык җырларында – безнең үткәнебез. Бүген җырчы булып китәргә җиңелрәк. Мөмкинлекләр дә күбрәк. Җырчыга булган таләпләр дә элеккеге вакыттагы кебек катгый түгел. Җырчыларга бүген заманча техника булыша. Шуңадырмы, бүген эстрадага яшьләр күп һәм ансат эләгә. Ә безнең чорда җырчыларга таләпләр бик югары иде. Җырың радио һәм телевидениедә яңгыраганчы, җиде кат тиреңне салырга мәҗбүр була идең. Һәрбер яздырган җырың Худсовет аша үтә иде. Минемчә, бүгенге җырларның күбесе аннан үтә алмас иде. Бүгенге җырларда ни көй, ни мәгънә юк. Ә халык җыры мәңгелек. Дөрес, хәзер халык җырларын заманчалаштырып җырлаучылар, аларга яңа сулыш өстәүчеләр бар, ләкин көен бозмасыннар, мәгънәсенә тап төшермәсеннәр иде.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии