Гади булып калган бөекләр

Гади булып калган бөекләр

Казанның Жуковский урамында урнашкан 9нчы йорт танылган шәхесләре белән данлыклы. Йортның диварында бернинди истәлек билгесе булмаганга гына күпләр бу хакта белми иде. Узган елның көзендә биредә вафатына кадәр шушында яшәгән халык шагыйре Фәнис Яруллин хөрмәтенә мемориаль такта куелды. Ә быел 24нче март көнне аның янәшәсендә РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты Исламия Мәхмүтова белән ТАССРның халык артисты Хәлил Мәхмүтов урын алды.

50 елга якын сокланырлык гаилә булып яшәгән, Тинчурин театры сәхнәсендә иңне-иңгә куеп 150гә якын рольне җанландырган бу ике шәхесне бер-берсеннән аерып карап булмый. Йорт диварына куелган мемориаль тактада да бергә алар. Сынның авторы – Рөстәм Габбасов. «Бик зур эш эшләнде. Рөстәм абый сыннарны ясаганда, әти ничектер тиз килеп чыкты. «О, бу бит әти, мыегы да туры килә, бөтен җире дә», – дидек. Менә әни үзенә охшамаган. Ярар, ярар, кызлар, ясыйм мин аны, булдырам мин аны, диде. Бер тапкыр килдек, икенче тапкыр. Рөстәм абый сыннарны үзгәртә-үзгәртә – һаман килеп чыкмый. Инде дүртенче тапкыр килгәч, мин әйттем: «Әни, әйдә инде, булыш инде, чык инде, синең дә сының матур, кеше танырлык булсын», – дидем. Рөстәм абый көлде дә, алтынчы тапкырында безгә күрсәткәч: «Менә бу безнең әни!» – дидем. Сыннар ясау шундый катлаулы эш икән ул. Бөтен параметрлары да туры килә: күзләре дә охшаган кебек, иреннәре дә. Ә тулысынча караганда танымыйсың. Шулай ясый-ясый, бергәләшеп эзли-эзли шушы сын килеп чыкты. Без бик шатбыз. Әти-әнинең дә рухлары шат булсын», – дип сөйләде Исламия апа белән Хәлил абыйның кече кызлары җырчы Ләйсән Мәхмүтова истәлек тактасын ачу тантанасында.

Форсаттан файдаланып, Мәхмүтовлар пары белән таныш булган кешеләрдән истәлекләр сораштык.

Исламия апаның бертуган сеңлесе, Русиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Камал театры актрисасы Рузия Мотыйгуллина:

– Исламия апа белән очрашкач, икебез дә гел бер сүзне кабатлый идек: «Без язмышка рәхмәтлебез». Чөнки шул кадәр матур гаиләдә дөньяга килдек. Юмор, җыр, моң тулы гаиләдә, искитәрлек әти-әни белән үстек. Сугышка кадәр туган олы апабыз белән абыебыз гармунда уйныйлар иде, Исламия апа белән Роза апа бик матур җырлыйлар, ә мин биергә тырыша идем. Кечкенә вакыттан, үземне белгәннән бирле бөтен балалар Габдулла Тукайның «Күбәләк» шигырен өйрәнеп үстек. Әни шигырьләр сөйләргә ярата иде, безгә дә өйрәтте. Үстек, оядан таралышыр вакыт җитте, Исламия апа да чыгып китте. Бервакыт Исламия апаның кулын сорарга Хәлил абый кайтты. Мин нигәдер яратып бетермәдем аны. Исламия апа минеке генәдер кебек иде, чит кешегә бирәсем килмәде. Ләкин күпмедер вакыт үткәч, Хәлил абыйның искитәрлек кеше икәнен таныдык. Мин аңа бервакытта да «җизни» дип тә әйтмәдем, ул минем туган абыем иде. Мәктәпне тәмамлагач, әлбәттә, Казанга аларга бардым, аларның гаиләсенә кердем. Алар мине олы кызлары итеп күрделәр. Аларның өендә һәрвакыт җыр, юмор, дуслар булыр иде. Кайвакыт өелешеп киләләр – 18 квадрат метрлы бер бүлмә инде ул – шунда бөтенебез сыябыз. Апа белән абыйның күңелләре киң иде шул. Чын сәнгать кешеләре булмасалар, күчмә театр белән салкын клублардан клубларга, йорттан йортка йөри алмаслар иде. Хәтта мин үзем дә аны күз алдыма китерә алмыйм.

Язучы, драматург, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъди:

– Безнең театр ремонтка ябылган иде. Шул чорларда Себер буйлап гастрольләр күп булды. Көннәрдән бер көнне Тимер Зиннуров дигән артистны кинәт кенә больницага салдылар һәм аның ролен башкарырга кеше калмады. Артистлар бар, ләкин тальян гармунда уйный белүче юк. Исламия апа миңа шалтырата: «Рәдиф, әйдә, «выручай», элек артист булып эшләгән идең, Себергә чыгып әйләнеп кайтык инде», ди. Минәйтәм, Исламия апа, спортчы ике атна гына шөгыльләнмәсә дә формасын югалта, минем бит инде бер ун ел сәхнәгә менеп роль уйнаганым юк. Ул миңа бер генә кычкырды: «Сөйләнеп торма ир башың белән!». Икенче көнне мин Тинчурин театрында репетиция ясый башладым, өч көннән чыгып киттек Себергә. Бүген барысын да сагынып яшибез. Һәм ул сагыну көчәйгәннән көчәя генә. Исламия апа бит ул махсус уку йортлары бетермәсә дә, аңа Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән сәләте бар иде. Аның җырларын аннан да матур итеп бүген беркем дә җырлый алмый.

Мәхмүтовларның сәхнәдәше, Татарстанның халык артисты Ләлә Миңнуллина:

– Мин театрга 1974нче елда килеп кердем. Исламия апа белән Хәлил абый инде ул вакытта данлыклы, чынлап торып халыкның яраткан артистларына әверелгән кешеләр иде. Ай, бигрәк зур кешеләр арасына килеп кердем, эшләп булырмы, болар мине кабул итәрме икән, дип куркытты башта. Алар шул хәтле саф күңелле, мәгънәле кешеләр. Үз канатлары астына теләп алдылар, шундый рәхәт булды алар белән эшләп китүе. Икесе дә нур бөркеп тора торган җылы кешеләр. Аллаһы Тәгалә аларга матурлыкны да, чибәрлекне дә, талантны да биргән. Бернәрсәне жәлләмәгән, мәгез, рәхәтләнеп хезмәт итегез халкыгызга, дигән. Һәм алар соңгы көннәренәчә халыкка хезмәт иттеләр, халык та аларны чынлап торып яратты, үз итте. Спектакль белән барганда алар бармыйча калса: «Кайда Исламия апа? Кайда Хәлил абый?» – дип һәрвакыт сорыйлар, юксыналар иде. Аларны хәзер дә сагыналар. Җитмиләр, алар кебек юк бит инде, диләр. Һәм дөрес тә әйтәләр.

Бер тапкыр, әле Күчмә театр заманында, Апас ягында гастрольләр белән йөрибез. Бер авылдан икенчесенә атларда барабыз, авыл арасы әллә биш, әллә җиде километр шунда. Купты гына бит буран, бернәрсә күренми. Очып бара торган кошлар атларның дугаларына килеп куналар. Мең бәла белән, 8 сәгать үткәннән соң, бер урыс авылына барып җиттек. Әле спектакль уйныйсы авылга тагын барасы бар. Монда чәйләр эчкәч, ашагач, безне каршы алырга дип җибәргән атларга өчәр-өчәр артист утырып, юлга чыктык. Исламия апа, мин, өченчебез кем булды икән – бергә туры килдек. Атыбыз борылышта кисәк юыртып китте дә өчебез дә карга сибелеп калдык бит. Кыр уртасында өчәү утырып торабыз. Исламия апа әйтә: «Әйдәгез, кызлар, үрмәләп булса да атлый торыйк инде, барып җиткәч күрер, борылып килер инде ул», – ди. Безнең атыбыз барып җиткән клубка. Артистларың кайда соң синең, дигәннәр. Теге кеше башта бик матур итеп сүгенеп куйган инде, аннары безне алырга киткән.

Юлдан арып килеп керәсең, җеп өзәрлек хәлләрең булмый. Юк, Исламия апа белән Хәлил абый бернәрсә булмаган шикелле, яңадан туган кешеләр кебек, гримны салып, костюмнарны киеп (ул костюмнар бит әле сап-салкын була, җылы керергә дә өлгерми) сәхнәгә чыгып китәләр. Аларга карап без дә, менә болар кебек яшәргә, бирешмәскә кирәк икән, халыкка хезмәткә алынгансың икән, бурычыңны үтә, үти алмыйсың икән – йөрмә, дип өйрәндек.

Тинчурин театрының реквизит цехы мөдире, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Самат Вәлитов:

– Бервакыт җәй көне уйнаган спектакльләр өчен ничәдер процент театрга түләнә, ничәдер процент үзеңә кала дигән нәрсә кертелгән иде. Наил Гаетбаевның «Аты барның – дәрте бар» спектаклендә уйнарга артист эзләгәннәр, таба алмаганнар – отпуск вакыты бит. Мин бу спектакльдә режиссер ярдәмчесе. Спектакльне чыгарган кеше буларак, бөтен текстны, бөтен уенны карап торып, белеп, сеңдереп торам. Исламия апа шундагы бабай роленә: «Әйдә, Самат, син булдырасың», – дип мине кыстады. Төн эчендә рольне кабатлап, Исламия апаның карты булып уйнадым. Ә Хәлил абый күрше карты ролен башкара иде. Эпизодик рольләрдә, массовкада уйнаган бар, ә бу бит төп рольләрнең берсе. Шулай да башкарып чыгылды. 15 көнләп Исламия апаның туган ягында – Әлкидә йөреп кайткан идек. Каушау булгандыр инде ул. Шулай да без бер гаилә булып беткән идек инде. «О-о, Исламия Мәхмүтова, Хәлил Мәхмүтов» дип карамый да идек. Гади иде бит алар. Бөек булып та гади булып калу – бик кирәкле сыйфат, бөтен кеше дә алай булдыра алмый.

Хәлил абый таләпчән иде. Кызлары Лилиядә шундый сыйфатлар бар. Ә Ләйсән күбрәк әнисенә охшаган. Хәлил абый уйнаган соңгы спектакльне мин алып бара идем. 8нче март иде ул. Мансур Гыйләҗевның «Бала баласы балдан татлы» спектаклен куябыз, Хәлил абый урманчы бабайны уйный. Бәйрәм дип шундый хисләнеп килеп кергән иде театрга, шат иде, шаян иде. Уйнады-уйнады, беренче пәрдә беткәндә генә әллә нишләде дә егылды да китте. Тотып калдылар, тиз генә пәрдәне яптым. Икенче пәрдәне уйный алмады, ашыгыч ярдәм белән больницага алып киттеләр.

Аларның юклыгы сизелә. Җыелышларда Хәлил абыйның нык итеп әйтүе, курыкмыйча туры итеп сөйләве җитми. Исламия апа да шулай иде. Кайбер артистлар үз ролен генә карый, театрның башка якларына, калган эшләргә тыкшынмый. Ә болар бөтен театрны өстерәп баралар иде.

Фәнзилә МОСТАФИНА сораштырды

Комментарии