Тагын кердек көзләргә

Әби-бабайлар, әти-әниләрдән үк килә торган бер сыйфатмы бу яисә бер гадәтме, белмим, әмма дә ләкин без һәр эшне кешедән калышмый, хәтта бераз иртәрәк тә эшләргә өйрәнгән. Мактанып әйтүем түгел, үземне белә-белгәннән бирле язын без иң беренчеләрдән булып бакча эшләрен башлыйбыз, көзләрен иң беренчеләрдән булып төгәллибез.

Менә быел да август азакларына инде без бәрәңгене алып бетергән идек. Кайберәүләр әле бәрәңге казып ятканда без инде кишер, чөгендерләрне алырга тотындык. Үзем яңгырлы, юеш көннәрне өнәмәгәнлектән, үстергән уңышны коры чакта базга урнаштырып куюны кулайрак саныйм. Җитмәсә, быел әле әбиләр чуагын да, «йә була, йә юк» дип куркыткалап торалар.

Көннең кояшлы, матур булуыннан файдаланып, шактый эшләр майтарып аттык бүген. Кишер-чөгендерләр дә базга төшеп урнашты. Кыш көне өшемәсен, дым суырмасын, кимерүчеләр тимәсен өчен урманнан җыеп алып кайткан абагалар да бәрәңге һәм яшелчәләр өстенә түшәлде.

Кишерне казып алган чагында баш очыннан кар-кар килеп очып үткән кара каргаларга да игътибар иттек әле бүген. Күрәсең, алар да шулай әкренләп җылы якларга китәргә әзерләнә торганнардыр. Янымда эшләп йөрүче әнием белән иремә:

– Күрәсезме, – мин әйтәм, – каргалар да җыелыш уздыра бугай монда. Хәзерге заман кешеләреннән аермалы буларак, боларның офлайн рәвештә үтә ахры җыелышлары! «Зум»нан онлайн гына аралашырлар иде дә, аларның компьютерлары юк шул... – дим.

– Ә син кайдан беләсең? – ди ирем. – Бу алга киткән технологияләр заманында кошлар гына кешеләрдән калышып тормас. Аларның да без белмәгән әллә нинди аралашу чаралары бардыр. Әнә кичә генә күрдем, кыр казларының беренче төркеме юлга кузгалды да бугай инде. Димәк, салкыннар Каф тау артында түгел, якынайганнан якыная барадыр безгә.

Чыннан да, интернет чыганакларда быелгы кышны аеруча салкын булачак дигән сүзләр еш ишетелә башлады соңгы араларда. Кем белә, бәлки уйдырма гынадыр алар. Тик шулай да «Чанаңны җәйдән, арбаңны кыштан әзерлә!» дигән мәкальне онытмаска кирәк. Салкыннар китереп суккач кына нидер эшләргә өлгерә алмый калуың да бар бит.

Әле бакчада эшләнәсе көзге эшләрнең исәбе-хисабы юк: сарымсагын утыртасы, чәчәкләрне, кайбер агач-куакларны кышка каплап калдырасы, корыган агачларны кискәлисе, җиләк түтәлләрен ашлыйсы... Кыскасы, эшлим дигән кешегә эшнең бетеп торасы юк!

Һәр нәрсәнең үз вакыты дисәләр дә, безнең хәзер ел фасылларында да шактый гына үзгәрешләр сизелә. Елы-елы белән яз иртә килә. Җәйгә кинәнергә дә өлгерми калабыз, көз башлана. Ул арада көз дә тиз генә кыш белән алышынып куя. Ничек кенә булса да, һәр мизгелдән тәм табып, һәр эш-гамәлебезнең файдасын күреп яшәргә язсын!

Гөлчәчәк САДРЕТДИНОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии