«Тел турында сөйләшми хәлебез юк, без бит Тукай якташлары!»

«Тел турында сөйләшми хәлебез юк, без бит Тукай якташлары!»

Соңгы елларда Арчада бер күркәм гадәт яши: районнан чыккан язучыларны, журналистларны чакырып, район башлыгы белән түгәрәк өстәл оештыралар, соңыннан район мәктәпләренә алып баралар. Быел бу очрашу тагын да күркәмрәк булды, ник дигәндә 21нче февральгә – Халыкара туган тел көненә туры килде.

Очраклы гына туры килү түгел бу, әлбәттә. Район хакимияте махсус шулай туры китергән. Бердән, якташ язучыларны, журналистларны (быел каләм әһелләренә артистлар да кушылды – алар да аз чыкмаган бит Арчадан!) кунакка дәшү булса, икенчедән аларны мәктәпләрдә үткән Туган тел көне бәйрәменә алып бардылар. Шулай итеп, укучылар татар теле сагында торучыларны үз күзләре белән күрә, аларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алды.

Туган тел көненә туры килмәсә дә, очрашуда татар теле турында сүз булмый калмас иде. Вазгыяте шундый: ике язучы бергә очрашса, тел турында сөйләшми кала алмый. Ә Арчада берьюлы 40ка якын каләм тибрәтүче җыелган иде. Очрашуда катнашучылар үзләре дә: «Тел турында сөйләшми хәлебез юк, чөнки без – Тукай якташлары», – диештеләр. Менә шуннан тел турында сөйләшүнең никадәр җанлы булганын күз алдыгызга китерегез инде. Шулкадәр җанлы булды ки, район башлыгы белән ярты сәгать булырга тиешле очрашу ике сәгать ярымга сузылды. Әле аннан соң да сүз беткәнгә түгел, мәктәпләрдә балалар көтеп торганга гына таралышырга туры килде.

Төрле тәкъдимнәр яңгырады түгәрәк өстәлдә. Глобаль «БДИны татарча бирдертергә кирәк!» дигәннән үк башланды. Әлбәттә инде, моны Арча районы башлыгы хәл итә алмый. Хәтта Татарстан Президентының гына да кодрәтендә түгел бу. Ләкин кыймылдап карарга була бит. Район башлыгы Илшат Нуриев үзе үк Татарстан Президентына хат язарга, анда очрашуда яңгыраган бөтен фикерләрне кертергә тәкъдим итте. Берничә район бергә берләшеп тә язарга була ул хатны. Президент үз чиратында ул тәкъдимнәрне федераль министрлыкка һәм Русия Президентына юллый алыр иде. Һәрхәлдә Арча районында мондый хат язылачак һәм Рөстәм Миңнехановка тапшырылачак – Илшат Нуриев шулай дип ышандырды.

Арча районында очрашуда хәл итеп кенә, БДИны татарча бирдерүгә ирешеп булмый, билгеле. Шул ук вакытта бүген үк, менә хәзер үк эшли ала торган эшләр дә бар. Һәм бу очрашуга килгән шәхесләр ул эшләрне эшли дә инде. Телне, милләтне сакласа авыл гына саклар, диләр. Шуңа күрә үз авылларында кулдан килгәнне эшләргә тырышалар. Язучы авылга асфальт юл салдыра алмый. Аның каравы мәктәпләргә очрашуларга йөри, балаларга телнең кадерен аңлата ала. Язучы Рифат Җамал-Корбанов, журналист Әгъзам Фәйзрахманов, тәрҗемәче Гәүһәр Хәсәнова (язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы да әле ул), шагыйрә Наилә Ахунова (язучы Гариф Ахунов кызы!), җырчы Гөлзадә Сафиуллина шулай эшлиләр дә. Язучы, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин үзе укыган Наласа мәктәбендә «Ел укучысы» дигән премия булдырган әнә. Уку елы азагында иң яхшы укучыларга бүләкләр тапшыра икән.

Юл салу, мәктәп ачу кебек глобаль мәсьәләләрне хәл итә алмаса да, ул проблемаларны җитәкчелеккә җиткерә ала язучы-журналист халкы. «Мәдәни җомга» газетасы хәбәрчесе Эльмира Сираҗи Лесхоз авылында балалар бакчасының урыслашуы турында ачынып сөйләде. «Энемнең баласы шул бакчага йөри, тәмам урыслашып бетте. Бөтен чаралар да урыс телендә алып барыла», – дип сөйләде журналист. Бу чын мәгънәсендә проблеманы җитәкчегә җиткерү булды, ник дигәндә, Арча районы башлыгы Илшат Нуриев бу хәлдән хәбәрдар булмаган икән. «Лесхоз мәктәбе гомер-гомергә урыс телендә белем бирә торган мәктәп булды. Ә менә бакчаның урыслашуын белми идем. Шаккаттым», – дип белдерде район башлыгы. Һәм мәгариф идарәсе җитәкчесенә бу хәлне ачыклап бетерергә кушты.

Гөлзадә апа Сафиуллина да кызыклы гына тәкъдим кертте: «Мәктәптә музыка дәресләрендә 10 татар халык җырын өйрәтүне мәҗбүри итеп куярга кирәк. Алайса авылларда йөрибез, күп җирдә бер генә халык җырын да атый алмыйлар. Кайбер җирдә «Туган тел»не атыйлар. Хурлык бит бу! Халык җырын белгән, халык җыры белән үскән бала телен онытмый!» – дип ялкынланып сөйләде җырчы. «Безнең гәҗит» газетасы баш мөхәррире Илфат Фәйзрахманов «Иң милли бакча», «Иң милли мәктәп» кебек конкурслар булдырырга тәкъдим итте. Моңа миллионлаган акча да, Мәскәүдән рөхсәт тә кирәкми бит. Теләк кенә кирәк.

Гәүһәр Хәсәнова танылган тәрҗемәче генә түгел, әтисе – язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең мирасын саклаучы да. Шуңа да аның тәкъдиме Мөхәммәт ага белән бәйле иде: «Әтинең әсәрләрендә татар авылының матур бер образы буларак телгә алына торган Масра басуы бүген коточкыч хәлдә – анда чүп үсә. Ә без үскәндә нинди гүзәл җир иде бит! Менә шул җирне чүптән чистартып булмасмы? Ул җир бит бөтен милләтнең брендына әйләнә ала, аны экскурсия маршрутларына да кертергә булыр иде», – дип сөйләде Гәүһәр Хәсәнова.

Җырчы Нурзадә очрашуны фотога төшереп барган һәм оператив рәвештә «Инстаграм»ына куярга теләгән. Ул социаль челтәрләрендә матур итеп татарча яза. Монда да «Арча районы» дип билгеләп куярга теләгән, тик… «Арча районы» дигәне юк икән, «Арский район» дигәне генә бар», – дип шелтә белдерде җырчы. Бер караганда бик вак мәсьәлә кебек. Ләкин бүген ярты гомеребез интернетта үтә бит. Шунда татарча «Арча районы» дигән аккаунт булдырсаң, күңелгә дә рәхәт булыр (татарча бит!), аңга да кереп калыр иде. Аның өчен әллә нәрсә кирәкми дә.

ТНВ телеканалында әдәби-музыкаль бүлек мөхәррире, тамашачыга «Сиңа Миннән Сәлам» тапшыруы аша таныш Фәридә Төхвәтуллина да интернет темасын дәвам итте. «Инстаграм»да «Арча районы» дигән аккаунт булдырып, үзебез эшләгән эшләрне шунда куеп барсак әйбәт булыр иде. Әйтик, якташ язучыбыз китап чыгарды ди – фотога төшереп, шул аккаунтка куярга. Берәребез авылында бәйрәм оештырды ди – шулай ук фото һәм видеосын куярга. Бездән күреп, башкалар да тартылыр иде. Бу якташларны берләштерү дә, телне саклау да булачак. Безнең балалар күп вакытын интернетта уздыра. Арча районында барган вакыйгалар турында татар телендә укып, белеп барырлар иде», – дип тәкъдим итте ул. Район башлыгы мәдәният идарәсе җитәкчесенә бу мәсьәләне хәл итәргә кушты. Димәк, якын арада «Инстаграм»да «Арча районы» барлыкка килер, шәт.

Түгәрәк өстәлдән соң, катнашучылар, төркемнәргә бүленеп, мәктәпләргә таралыштылар. Туган тел көненә багышланган бәйрәм карарга! Соңыннан, Казанга кайтканда, автобус: «Балалар тын да алмый тыңладылар!», «Калфак-түбәтәй киеп килгәннәр!», «Барысының да күзендә нур, мондый балалар булганда милләт бетми әле!» дигән рәхәт сөйләшүләргә күмелде.

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Арча – Казан

Комментарии