Сыер стресстан коткара!

Сыер стресстан коткара!

Нидерландта яшәүчеләр бөтен гаиләләре белән терлек фермаларына агыла башлаганнар. Фермада алар сыерларны кочаклый, сөтлебикәләр гәүдәсенә башларын салып, бергәләп ятып торалар. Җылы һәм зур хайван борчу-мәшәкатьләрдән онытылырга булыша, ә сыерның салмак йөрәк тибеше тынычландыра, изрәтә икән… Стресстан котылуның менә шундый чарасын тапканнар Нидерландта!

Һәм тагын шунысы игътибарга лаек: сыер белән кочаклашып тору бушлай түгел. Сөтлебикә янында бер сәгать булу өчен 16 евро түләргә кирәк. Шулай булуга да карамастан, сыерлар янына «свидание»га килергә теләүчеләр саны кимеми, быелгы пандемия елында, киресенчә, арта бара икән. Фермаларның хуҗалары кочаклашырга теләүчеләрнең барысын да кабул итеп өлгерә алмый башлаганнар.

Нидерландта беренчеләрдән эшли башлаган «кочаклашу» фермасы хезмәткәре Николетт Бауман аңлатуынча, кеше белән сыер арасында элемтәне дөрес урнаштыра белергә кирәк. Бу уңайдан фермада махсус мастер-класслар да оештырыла. Алдан терлекнең күзләренә карап торырга кирәк, аннан колагына, аның энергетикасын тоемлау мөһим. Шуннан соң гына кеше белән сыер арасында контакт урнаштырыла.

Николетт Бауман эшли торган фермада халык сыерлар белән кочаклашырга 20 ел дәвамында килә икән инде. «Свидание»ның сәгате 16 евро ди бит! Безнең акча белән 1444 сум чамасы була. Бездә дә бу бизнесны башлап җибәргәндә, бик яхшы булыр иде анысы. Юкса, авыл халкы хәзер сыердан тәмам туеп, аны асрамый башлады бит. Ә бу очракта сыер бик яхшы табыш чыганагына әйләнәсе. Сөтен дә сатасың, хәзер аңа бәяләр начар түгел. Аннан тыш, көн саен 3-4 сәгать кенә «свидание» да оештырсаң, тагын ничаклы өстәмә акча керә! Тик менә клиентлар табуны гына хәл итәргә кирәк. Анысы өчен иң элек, Мәскәү шәһәренең Рублевкасы кебек, байлар яши торган бистәләрдә игъланнар урнаштыру яхшы булыр кебек. Безнең Казан, Чаллы, Әлмәт һәм башка калаларыбыз янәшәсендә дә шактый андый бистәләр. Замананың яңа байлары, гадәттә, «Бу креатив! Яңа тренд!» – дип, төрле яңалыкларны бик үз итүчән булалар бит. Сыер белән кочаклашып ятканда селфи ясап, үзенчәлекле фотосурәтләрне социаль челтәрләргә дә элеп куярга була. Кыскасы, шактый өметле мөмкинлекләр… Болай булгач, сыер асрый башларга ашыгырга кирәк.

Раиф ГЫЙМАДИЕВ

Комментарии