«Каз асрау сыер асрауга караганда да отышлырак!»

«Каз асрау сыер асрауга караганда да отышлырак!»

Яз-көз авылларда йөргән чакта иң нык күзгә ташлана торган әйбер йорт кош-корты. Машина килгән тавыштан куркып, ишек алдына торып чапкан тавыкларны исәпкә алмаганда, иң беренче үрдәкләрне очратасың. Үрдәкләрнең акрынлап май җыя башлаган чагы: алпан-тилпән килеп, юл читеннән барган булалар. Ә бераздан казлар да күзгә чалына. Алар хәзер гәүдәгә зурайган инде – сары йомгаклар ак каурыйлы мәһабәт кошларга әверелгән.

…Без кечкенә вакытта йортта ике каз булыр иде. Берсе ата, берсе ана. Язга таба алар йомырка салалар, ана каз шуны чыгарып утыра, ә ата каз, йомыркадан бәпкәләр чыккан чорда, тып-тып басып биеп йөри. Ул казлар соры төстә булыр, якынлаша башласаң, ысылдап килеп таларлар иде…

Балачакның бу хатирәсе Минзәлә районының Наратлы-Кичү авылына кайткач яңарды. Хәзер кара казлар авылларда бик күренми бит. Күпчелек кеше ак каз сатып алып асрый. Урам буйлап узып барганда, бер ихата янында соры казлар көтүен күреп тел шартлатып куйдым. Хуҗабикәләре Гайшә апа Мингазовага, аптырап: «Әллә йорт казларыгыз чыгарган бәбкәләрме бу?» – дим. «Юк ла, хәзер бәбкә чыгарып интекмибез инде. Сатып алдык. Безнең авыл өчен ят токымлы казлар болар», – дип җавап бирде әңгәмәдәшем елмаеп.

«СУЛЫКТА ҮСКӘН КАЗНЫҢ ИТЕ ТӘМЛЕРӘК БУЛА»

Гайшә апа Мингазованың казлары белән укучыларыбызны да таныштырырга булдык. Соры Урал казы («Уральская серая» – А.З.) дип аталган токымлы бу кошлар ак казлардан нәрсәсе белән аерыла икән соң?

– Безнең авылда бөтен кеше ак каз асрый. Башкаларныкы кебек булмасын әле, дип мин быел менә шушындый бәпкәләр алырга булдым. Казларның мондый төре турында узган ел ярминкәгә күркә ите сатарга баргач белеп алган идем. Шундагы сатып утыручылардан сораштырам, минәйтәм, болары ак каздан нәрсәсе белән аерыла соң? Соры Урал казының мае аз була икән, итне күбрәк җыя, ди. Халык бик яратып ала, дип сөйләп тордылар. Әле гәүдәгә дә зуррак булалар. Менә, мәсәлән, ак казларыбызның былтыр иң олы дигәне 4 кило чамасы булган иде. Болары 5-6 кило була, диделәр.

Ә бәпкә вакытларында сатып алганда кара казларның хакы кыйммәтрәкме?

– Ике атналык килеш сатып алдык боларны. 290 сум иделәр. Гади, аклары – 220 сум.

Нигә йомыркадан чыккан гына вакытларында ук сатып алмыйсыз? Үскәнрәкне алу отышлыракмы әллә?

– Кечкенәне алырга куркам мин. Күп үлә алар. Үскәнне алу отышлырак. Быел 150 баш каз алдым. Барысы да, шөкер, исән-сау. Без казны икенче ел гына асрыйбыз әле, узган ел, сентябрь аенда өч айлык казлар алган идем. Аңа кадәр үрдәк үстердем. Казны асрау вакыты: 6 ай. Декабрьгә кадәр үстердек тә, суеп, саттык. Быел да ноябрь ахырлары, декабрь башларына кадәр асраячакбыз.

Ә ни өчен үрдәктән казга күчәргә булдыгыз?

– Үрдәк күп ашый ул, аннан соң, торган урыннары тиз пычрана, асларына җәяр өчен салам-печән күп кирәк. Безнең якларда үрдәкне су буена бик төшермиләр, ә менә казларны елгага куабыз, алар шунда булгач, торган урыннарын чистарту кебек өстәмә мәшәкать тә юк. Үрдәкнең файдасы әз ул. Үзегез санап карагыз: бер бәпкәсен 200 сумга аласың, үстереп сатканда 800 сумга сатасың. 600 сумың кулга кала. Ә каздан бер меңең кесәңә керә. Әле каз асрау сыер асрауга караганда да отышлырак ул! Үгезне симертеп сату өчен 2 ел асрарга кирәк бит. Аңа печәнен әзерлисең, күп итеп икмәк алып куясың, саламы да кирәк… Ә казга икмәк булса – шул җиткән, алты ай гына асрыйсың да, табышы күбрәк тә була.

150 баш каз асрыйм, дисез – суйган вакытта эчке органнары күп калачак бит, йоннары да, канатлары да, аларны нишләтәсез?

– Сентябрь аеннан башлап, Минзәлә белән Чаллыда гел ярминкәләр булып тора. Менә шул ярминкә вакытында бер нәрсәсе дә калмый – алып бетерәләр. Эчке органнарын, тәпие-башы белән бергә куеп, аерым пакетта сатасың, аларын әле беренчерәк тә килеп алалар. Йоннарыннан мендәрләр ясадым узган ел, ике килограмм авырлыктагы бер мендәр – 1 мең сум. Кемнәрдер казларның канатларын да сата: аларының пары – 25 сум. Мин сатып бирмәдем, бушлай гына тараттым. Казларның түшкәләре авырлыгына карап, 1300-1500 сум инде. Бер ун башын үзебезгә ашарга дип тә калдырдым казларны – бәйрәм саен кыздырдык.

Гайшә апа, соры Урал казларның аталары аналарыннан гәүдә авырлыгы буенча нык аерыламы?

– Аталары берәр килограммга авыррак була. Ләкин аны бәпкә вакытында сатып алганда кайдан аерып бетерәсең инде… Казларыбыз гәүдәгә эрерәк булсын өчен, без аларны күбрәк су буенда асрыйбыз. Алар шунда елгадан балык та табып ашыйлар, комнан кабырчык та эзләп алалар. Елгада үскән казның ите күпкә тәмле була. Авырлыгы да зуррак була. Миңа бик ошый бу казлар. Гәүдәләре буенча да, рәвешләре буенча да. Киләсе елга авыл халкы арасында күбесе шушы токымлыны алырга җыенуын әйтте әле. Алар да бик кызыгып куйдылар.

Сез каз һәм үрдәктән тыш, күркә дә асраган кеше. Сату өчен кайсысы әйбәтрәк соң боларның? Кайсы керемлерәк?

– Узган ел иң кечкенә күркәмнең авырлыгы сигез килограмм иде. Зурлары уналтышар кило булды. Күркә итенең бер килосы ярминкәдә 400 сум. Шуңа күрә ул казга караганда да керемлерәк әле. Күркә – асрарга да рәхәт кош. Алар бик чиста. Берәрсенең аягы пычранса, шуны и сөрткән була, и сөртә инде! Үзе генә булдыра алмаса, икенчесе килеп булыша. Шулай чистарыналар. Карап торырга күңелле.

Күркә асрауда ниндидер аерым бер үзенчәлекләр бармы?

– Ашатканда тавык нәрсә ашый – нәкъ шуны ук ашыйлар, әмма алар тавыктан чисталык ягы белән аерыла. Җимнәренә берәр ят нәрсә төшкән булса – ашамыйлар. Аннан соң, үлән яраталар. Җәй көне күп итеп яшел үлән чабып кайтып ашаттык. Күркә җылыны бик ярата. Әбиләр дә сөйли бит: «Элек күркәне бүрек эчендә генә үстергәннәр», – диләр. Быел җәй салкынрак килгәч, алар бераз үсә төшкәнче җылыткычлар куеп асрадык. «Широкогрудый» дигән токымлыларын алырга тырышам. Башкаларга да шуны тәкъдим итәм. Аларының күкрәгендә ите күп була. Ләкин күркәнең йоныннан мендәр ясап булмый, аларын түгәбез генә. Ә эчке органнарын, нәкъ казныкы кебек үк, ярминкәдә сатабыз.

***

Әле беренче елын гына асрагач, Гайшә апа Мингазова ят токымлы казларының үзенчәлекләрен бик белеп тә бетерми. Шуңа күрә, интернеттан карап, андагы мәгълүматлар белән уртаклашырга булдык.

Соры Урал казлары Себер һәм Уралның кырыс климат шартларына яраклашкан. Шунлыктан, алар бик түбән температураларны да яхшы кичерә. Димәк, аны Гайшә Мингазова кебек, декабрьгә чаклы асрасаң да, йомырка салдыру өчен язга калдырсаң да була дигән сүз. Мондый казларның башлары кечкенә, томшыклары туры, муеннары кыска. Әйтик, гади казларның муеннарында 17-18 умырткалык булса, мондый токымлыларда ул – 16 гына. Гәүдәләре уртача озынлыкта, бүксәләрендә зур булмаган май катламы асылынып тора. Мондый казларны йомыркага калдырсаң да бик яхшы, чөнки ана казларга бәпкә чыгару инстинкты туганда ук бирелгән була. Уртача алганда, соры Урал казлары 25-30 йомырка сала. Түшкәләренә килгәндә, авырлыклары, Гайшә апа әйткәнчә, 5,5-6 килограмм. Торган урыннарына тиз ияләшәләр, талымлы түгел, ашатканда үлән, ашлык калдыклары, икмәк ашатырга була. Алар көтүләре белән йөрергә яраклашкан, көтүләреннән аерылып китмиләр.

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Минзәлә – Казан

Комментарии