«Артист буласым калган!»

«Артист буласым калган!»

Шимбә көнне иртәнге сәгать 6да кеше нишли? Дөрес, гадәттә, йоклый, шәһәр кешесе булса, бигрәк тә… Тик узган атнаның шимбәсендә мин бу гадәтне боздым әле. Тинчурин театры артисты Зөфәр абый Харисов сүзләре белән әйтсәк, «иртүк торып, Әстерханга киттем».

Әстерхан дигәннәре әллә кая түгел – Чаллы шәһәренең Сабан туе мәйданында иде. Сабантуйга барам, дигәч: «Бетмәдемени әле алар?» – дип аптыраучылар булды. Бетмәгән, бәйрәмнең иң каймагы июнь ахырына калган. 28нче июньдә Чаллыда VIII театраль Сабантуй узды. Иртән иртүк Татарстанның төрле почмакларыннан театр артистлары Чаллыга кузгалып китте. Тинчурин театры (артистлар гына түгел, башка хезмәткәрләр дә, әйтик, билет, чәчәк сатучы да бар иде анда) төялгән автобуска мин дә сыйдым. Шулай итеп, артист халкының ничек итеп күңел ачканын, театраль Сабантуйның сәхнә артында ниләр майтарылганын үз күзләрем белән күреп кайттым.

АРАГЫЗГА БЕЗНЕ ДӘ АЛМЫЙСЫЗМЫ?

Шимбә иртәсе Казанда күк күкрәп яңгыр явудан башланып китте. Нәрсә-нәрсә, тик Сабантуй үткәрә торган көн түгел инде менә. Тик, Ходайның рәхмәте, Чаллыга якынлаша барган саен, кояш ныграк җылыта башлады. Калага килеп, бәйрәм узачак мәйданга коелганда, курткаларыбызны салып атып, юка киемнәрдән генә калган идек инде. Алдан ук әйтеп куйыйм: артистларның (шулар исәбеннән минем дә!) бәхете бар икән, Сабантуй тәмамланганчы, Чаллы күгендә кояш эленеп торды. Без кайтып киткәч кенә көн бозылды, диделәр.

Сабантуй быел сигезенче тапкыр узды. Беренчесе 2005нче елда үткәрелгән булган. Биектау районының Әлдермеш авылыннан башланып киткән эстафетаны төрле елларда Арча, Сабаның Лесхоз авылы һәм Казан мәйданнары алган, ниһаять, чират Чаллыга җиткән. Төрле сәбәпләр аркасында соңгы елларда театраль Сабан туе тукталып торган. Шуңа быелгысы аеруча тансык булды… дияр идем, миңа гына шулай тоелды, ахры. Беренчедән, Чаллы мәйданында артистлар бик аз иде. Театрның кече хезмәткәрләреннән алып, директорларына кадәр килгән, менә танылган артистлар, режиссерлар күренмәде. Бөтен театрларны да бер калыпка салу дөрес булмас, әлбәттә, мөмкин кадәр тулы составта килүчеләр дә булды. Икенчедән, артистларның мәйданда көч сынашканын карарга килүче тамашачылар бармак белән генә санарлык иде. Чаллы халкының пассивлыгымы, Сабан туен рекламалау җитмәүме, тамашачының кеше уйнаганны карап утырасы килмәүме (театраль Сабантуй уеннарында фәкать театр хезмәткәрләре генә катнаша ала) – нәрсә сәбәпчедер моңа, белмәссең. Ә мин чыннан да чын ихлас Сабантуйга сусаган булганмын икән – эт булып арысам да, рәхәтләнеп, рухи азык җыеп кайттым үземә.

Театрларыбыз күп икәнен белә идем, тик моның кадәр дип күз алдына да китермәгәнмен! Мәйданда 12 төркем тезелеп баскач, тел шартлаттым. Әле килми калганнары да булган. Быелгы Сабан туена Казаннан Камал, Тинчурин, Кариев, рус яшь тамашачылар һәм «Әкият» курчак театрлары, Әтнә, Буа, Түбән Кама, Әлмәт, Минзәлә, Чаллыдан курчак һәм драма театрлары җыелган иде. Әле монда санап киткәндә генә дә бармаклар җитми, мәйданда төрле төстәге футболка киеп тезелеп торган катнашучылардан күзләр камаша иде.

Театраль Сабантуй дип аталса да, Чаллы мәйданында эстрада артистлары да күп күренде. Тик алар төп геройларның, ягъни театр хезмәткәрләренең, күңелен күреп, җырлар гына башкарды. Хәзер «Моңлы Чаллы» дип аталган җыр театрында җырлап йөрүче Виталий Агапов бу уңайдан үз фикерен дә белдерде әле: «Артистларны театрныкына, эстраданыкына бүлү бер дә дөрес түгел. Бөтенебезне бергә җыеп үткәрергә кирәк. 8 ел бездән башка үткәреп карадыгыз инде, хәзер 8 ел безнең белән бергә үткәреп карагыз!» Җырчы бу сүзләрен артистларны котларга килгән Фәрит Мөхәммәтшинга төбәп әйтте, тик ул вакытта Фәрит Хәйрулловичтан җилләр искән иде инде. Икенче бер җил бу тәкъдимне аңа ирештерми калмас әле. Виталий Агаповны да аңларга була. Мәйданда озы-ын рәт булып тезелеп торган бүләкләрне күргәч, минем дә оештыручыларга: «Ә бәлки артистлар арасына журналистларны да кушаргадыр?!» – дигән тәкъдим ясыйсым килеп китте…

«КЫЗЛАР, БАРЫГЫЗ КАПЧЫК СУГЫШЫНА»

Сабантуйны мактап куйган идем инде. Нәрсәсе мактарлык соң аның, диючеләргә мондый тамашаны үз күзләре белән күрергә кирәк. Әйтик, миңа уеннарга су буе чират булуы ошады. Хәзер Сабан туйларына дуслар-туганнар белән күрешү һәм утырып ашау өчен генә барабыз, дисәк тә ялган булмас. Ә Чаллыдагы мәйданда чын мәгънәсендә көч сынаштылар. Тинчурин театры артисты Ирек Хафизовны катыктан акча эзләргә торган җирдә эләктереп алдым.

– Ел да катнашам бу уенда. Әле быел Казан Сабан туенда үзәк мәйданга да кереп чыктым, – ди артист.

– Акчаны аласызмы соң?

– Алам. Кергәч-кергәч, алмый чыккан юк инде.

Күз тидеме шунда, бу юлы Ирек абый катыктан акчаны ала алмады. Бисмилласын әйтеп кереп киткән иде инде югыйсә. Аның каравы сәхнәдәше – яшь актер Артем Пискуновка уңыш елмайды. Башкаларны: «Катыкны эчеп бетермәгез, миңа да калдырыгыз», – дип тыеп торган Артур тимер тәңкәне тотты бит. Җиңүчене сораштырмый буламы соң инде?!

– Кечкенә вакыттан бирле катнашам инде мин бу уенда, – ди Артур.

– Акчаны аласыңны белеп кердеңме соң?

– Кәнишне! Мин бөтен җиргә дә аласымны белеп керәм.

Кариев театры да сынатмады бу уенда. Театрның хатын-кызлары катыктан акчаны чыгарып кына торды.

Хатын-кызларның аркан тартышуын карау үзе бер кәмит иде. Дөресрәге, башта гына кәмит булды, ахырга таба уен бик җитди көрәш рәвешен алды. Чаллы белән Әлмәт театрлары беренче урын өчен ярышканда, Чаллы командасыннан берәү аягын авырттырды. Әле беренче чиратта аның аяк кайгысы түгел, алмашка кеше эзләде чаллылар. Тик, җиңәргә теләкләре көчле булса да, икенче урынга гына калдылар.

Әлмәт театры егетләре, йөгерештә урын алмадык бугай, дип бик борчылганнар иде. Син гаепле, ул биреште, дип гаеплеләрне дә барлап куйганнар иде инде. Икенче урын алган булып чыктылар тагын. Театраль Сабантуй булса да, бер дә спектакль уйнап тормады артистлар, чын-чынлап көч сынашты. Капчык сугышына гына бик ялындырып керделәр. Тамашаны алып барган Зөфәр Харисов: «Кызлар, барыгыз, монда өелешеп торганчы, капчык сугышында катнашыгыз ичмасам», – дип, хатын-кызларны кодалый башлагач кына, ир-атларның күңел кыллары тартылды, күрәсең – капчык сугышына да керә башладылар.

Бүләкләре саллы иде, дип, кызыктырып куйган идем инде. Сабантуйны оештыруны башлап йөрүчеләрнең берсе булган Тинчурин театры хезмәткәрләренең әйтүенчә, алар Татарстанның район җитәкчеләренә дә чакыру җибәргәннәр. Өстәп: «Берәр бүләк кыстырып килсәгез дә ярый», – дигән төсмердәге, урысчалап әйтсәк, «намек» та сырлаганнар. 43 районнан Тукай, Әлмәт, Саба, Теләче районнары гына бу җөмләгә игътибар биргән.

Җиңүчеләр өчен махсус подиум да әзерләнгән иде. Бүләкне шулай зурлап алуы күңелледер инде ул, җәмәгать. Мин фәкыйрегез дә ул подиумга басып карады бит әле. Дөрес, бүләк алу өчен түгел, бию марафонында катнашучыларны яхшырак күрү өчен генә мендем «каланча»га. Тик барыбер рәхәт булды…

«ИКЕНЧЕ ЕЛГА КӨРӘШКӘ ҮЗЕМ КЕРӘМ!»

Мин түгел, Тинчурин театры артисты Артем Пискунов әйтте бу сүзләрне. Камал театры артисты Илдус Габдрахманов та шундыйрак нияте барлыгын белдереп куйды. Киләсе Сабантуйда аларны көрәшчеләр арасында эзләрбез, мөгаен. Әле теләкләрен кычкырып әйтмәгәннәр күпмедер… Көрәштә җиңүчегә биреләсе бүләкләрне күргәч, көрәшмәс җиреңнән көрәшә башларсың билләһи! Үз авырлыгында беренче урынны алган кешегә суыткыч булса, абсолют батырга шуңа өстәп «Шевроле-Нива» машинасы һәм тәкә (аның да гадие генә түгел, куй дигәне!) бирелергә тиеш иде. Бирелде дә. Тик аңарчы канга күпме адреналин бүленеп чыккандыр да, никадәр нерв күзәнәге җан-тәслим кылгандыр…

Көрәшне бу чаклы кызыксынып караганым юк иде әле. Бөтен алымнарын, кагыйдәләрен беләм хәзер – артистлар өйрәтеп бетерде. Әле көрәш башланганчы ук: «Машина Минвәлинеке инде», – дигән сүзләр ишетелә башлаган иде. Бу сүзләрнең төп герое – Камал театры артисты мыексыз Минвәли Габдуллин исә мыек астыннан гына елмаеп йөрде. Һәм… 80 кг дан югарырак үлчәмдә көрәшкәндә сәхнәдәше Алмаз Гәрәевкә юл бирде, көрәшеп тә тормады. «Кулым авырта», – дип аңлатты ул соңыннан. Абсолют батырга тагын бер кандидат, шулай ук «камаллы» Айрат Арысланов та җиңүчеләр рәтенә керә алмады.

Камал театры артисты Илдус Габдрахманов, Алмазның җиңәчәген алдан ук чамалап, ул отасы суыткычның туңдыргычын үзенә «алып» та куйган иде инде. Гомумән, Илдус абыйдан да тәмләбрәк караган кеше булмагандыр көрәшне.

Көрәшнең иң көтелмәгән җиңүчесе Тинчурин театрының яшь артисты Илфак Хафизов булгандыр, мөгаен. 80 кг авырлыкта көрәшкән ике кешедән ул беренчелекне яулады. Бөтен кешене гаҗәпләндереп, чүттән генә баш батыр да булмый калды әле үзе. Абсолют чемпионлыкка Алмаз Гәрәев белән көрәште ул. Минвәли Габдуллин әллә рольгә кереп китте шунда, әллә чыннан да каны кызды – Алмазны чәченнән учлап тотып: «Син җиңәргә тиеш, ишетәсеңме, җиңәргә», – дип фатиха биреп озатты. Тик бил алыша башлаганчы Гәрәев кызыл футболка эзләде әле. Көрәш кагыйдәләре буенча, катнашучылар кызыл һәм яшел футболкалардан булырга тиеш, хөкемдарлар баллар куйганда буташмасын өчен шулай эшләнә бу. Илфак яшел футболка табып киеп куйды, менә Алмаз кызыл футболканы шактый озак эзләде. Тапмады барыбер. Ак киемнән бил алышырга рөхсәт бирделәр үзе. «Ыштаным да кызыл түгел ичмасам, аны булса да салып бирер идем», – дип сүз кыстырып куярга өлгерде Илдус Габдрахманов.

Тәҗрибә өстенлек күрсәттеме, Минвәли Габдуллинның уены-чыны бергә кушылган фатихасы булыштымы, ак футболкадан да җиңә алачагын дәлилләргә теләдеме – кыскасы, Камал театры артисты Алмаз Гәрәев VIII театраль Сабантуйның абсолют батыры исеменә лаек булды. «Шевроле-Нива»га утырып җилдереп тә килде. Куйны җилкәсенә салуын салды, тик мәйдан әйләнеп тормады. Әйләнерсең аның белән бар! Берәү шаяртканча, ел буена ашарга җитәчәк инде ул тәкә Алмазга.

Артистларның артистча инде. Аздан гына машиналы һәм тәкәле булмый калган Илфак Хафизовны тинчуринлылар: «Әле ярый җиңмәгәнсең, ул «Шевроле»да 80 ат көче генә икән. Нәрсәгә кирәк ул андый машина?!» – дип юаттылар. Шаярталар, әлбәттә. Аның каравы икенче елгы Сабантуйда Илфакның шанслары зур булачак. Ник дигәндә, абсолют батыр калган кеше биш ел узгач кына кабат көрәшкә керә ала, димәк, икенче елга Алмаз Гәрәев көрәшне читтән генә күзәтәчәк.

Машинага утырып мәйдан әйләнгән Алмазны бер тамашачы: «Эх, артист кына буласым калган икән, көрәшергә генә өйрәнер идем әле», – дип озатып калды. Артист булырга беркайчан да соң түгел, абзый! Мәдәният елы үткәч, «зур абыйлар»ның кыйммәтле бүләкләре генә бетеп китмәсен!

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии