- 31.10.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №43 (1 ноябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Татар-информ»: Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров спектакль барышында җәрәхәт алган, әмма аны ахырына кадәр уйнап чыккан. Хәзер актер хастаханәдә дәвалана.
Фидан Гафаров гадәттән тыш хәлнең 28нче октябрьдә Үрге Йәркәй мәдәният йортында «Бәхет хакы» спектакле барганда, үзе өчен таныш булмаган сәхнәдә булганын сөйләгән.
«Спектакль вакытында еш кына мондый алым кулланыла – ут сүнә һәм караңгыда башка позициягә күчәргә кирәк. Бу сәхнәдә ара бераз башка булганлыктан, мин абынып егылдым, йөзем канга буялды. Соңрак ачыкланганча, яңак сөяге чатнаган. Шуны әйтәсем килә: беркемгә дә дәгъвам юк. Безнең эш шундый, теләсә нәрсә килеп чыгарга мөмкин. Хезмәттәшләрем ярдәме белән мин уенны тәмамладым: миңа шунда ук бинтлар китерделәр, сәхнәгә чыгып керүләрем арасында яңакка салкын кар куеп тордылар. Спектакльне бик яратып кабул иттеләр. Алкышлар, чәчәкләр күп булды.
Халисә Мөдәрисова пьесасы буенча «Бәхет бәясе» музыкаль мелодрамасы безнең Башкорт драма театрында 12 ел бара һәм һәрвакыт аншлаг белән уза. Тамашачылар аны ярата, кайберләре 9-10 тапкыр карый. Ә мин анда төп рольне башкарам. Шуңа күрә ул чакта уйнап чыкмый булдыра алмадым. Хәзер бераз дәваланырга кирәк, югыйсә минем йөзем «эш өчен» түгел әле, – дип сөйләгән Фидан Гафаров.
БАЛА ТАБАРГА КИРӘК!
«Бизнес Онлайн»: ЛДПР фиркасе лидеры Леонид Слуцкий демографик проблеманы чишү юлларын тәкъдим иткән. Аның фикеренчә, һәр гаилә «Яратырга һәм бала тудырырга!» дигән шигарьгә таянып яшәргә тиеш. Дәүләт үсеше нигезендә дә бары тик бер генә бурыч ятарга тиеш – халык санын арттыру.
– Бернинди ана капиталы да, мигрантларны кертү һәм яңа территорияләрне кушу да хәлне коткармый – туучылар саны барыбер кими. Мәсәлән, 2022нче елда туучы сабыйлар саны 7 процентка кимегән. Аны ничек арттырырга соң? Беренчедән, кешеләрне авылга кайтарырга кирәк. Авылга кайтыгыз! Русиянең буш җирләре күп, шунда күченегез. Үз җире һәм йорты булган гаиләләрдә туучылар саны югарырак. Авыл тормышы кызыклы да булсын. Моның өчен йорт төзү өчен ипотека ставкасын киметү һәм шәһәрдән 5-10 чакрым ераклыкта поселок төзү дә җитә.
Икенчедән, кеше ялгызлыгы белән көрәшергә кирәк. Илдәге йортларның 40 процентында бары тик бер генә кеше яши һәм бу сан соңгы 20 елда ике тапкыр арткан.
Өченчедән, җәмәгатьчелек фикерен үзгәртү өчен көрәшергә кирәк. Өлкән буыннар балаларга: «Башта аякка басарга кирәк, ә аннары гаилә корырга һәм бала табарга», – дигән киңәш бирә. Бүген кешеләрне «расписание» буенча бала тудырырга мәҗбүр итмәскә кирәк, әмма хатын-кызлар 28-30 яшькә кадәр беренче баласын тудырса яхшырак. Шуны аңласалар иде, – дигән ул.
БЕЛМИЧӘ КИЯҮГӘ ЧЫККАН
«Лента.ру»: Санкт-Петербург прокуратурасы русияле хатын белән африкалы ир-ат арасында никах теркәү очрагы буенча миграция законнары таләпләре үтәлешен тикшергән.
Русияле хатын сүзләренчә, ул никахка кермәгән, ә ирен белми дә. Бакчаң, ЗАГСка гариза бирүгә бер атна кала ул паспортын югалткан. Ә никах теркәлгән көнне – 2022нче елның 21нче гыйнварында – аның яңа паспорты әле әзер булмаган. Никах исә югалган паспорт нигезендә теркәлгән.
Прокуратура билгеләп үткәнчә, никах чит ил кешесе Русия гражданлыгын алсын өчен фиктив рәвештә төзелгән. Ведомство судка никахны гамәлдән чыгару турында гариза җибәргән. Анда искәртүләренчә, паспортны югалту бик җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.
ӨЙДӘН ЭШЛӘВЕ РӘХӘТ
«Өмет»: Дөньяда эш йөге кимү сәбәпле, хезмәткәрләргә өйдән эшләү ошый. Шуңа күрә эш белән тәэмин итүчеләргә хезмәткәрләрне офис режимында эшләүгә кире кайтару авыр булачак.
Читтән торып эшләүнең икенче бер мөһим сәбәбе – офиска бару өчен юлга, төшке ашка һәм эш киеменә акча экономияләнү. Санап үтелгән факторлар барысы бергә нәтиҗәдә бүгенге көндә АКШ бизнес-үзәкләренең бушавына китергән.
Шуңа күрә экспертлар Американың кайбер компанияләре җитәкчелеге ягыннан офис мәйданнарын кыскартулары күзаллана. Бу хәл аренда турындагы килешүләр вакыты гамәлдән чыккач булачак. Шуның нәтиҗәсендә офис биналарының бер өлеше икътисади субъектлар сыйфатында «җан асрау» чигенә килеп терәләчәк.
СЫРА ЭЧКӘН
«SHOT Telegram-каналы»: Санкт-Петербург шәһәрендә сыра эчкән бер яшьлек малай реанимациягә эләккән. Эчеп бетермәгән сыра шешәсен өстәлдә баланың әтисе калдырган.
Якшәмбе көнне кич белән авыр хәлдәге баланы ашыгыч ярдәм алып киткән. Табиблар аңа этанолның токсик тәэсире дигән диагноз куйган. 28 яшьлек ана сөйләвенчә, көндез сабый үзен яхшы хис иткән, уйнаган, ашаган. Әмма бермәл үзен начар хис итә башлаган. Бөтенләй хәлсезләнгәч, өлкәннәр махсус хезмәтләргә шалтыраткан.
Соңрак ачыклануынча, «Магнит» кибетендә сатучы булып эшләүче ата кеше аш-су бүлмәсендәге өстәлдә эчелеп бетмәгән сыра шешәсен калдырган.
Ата-ана баланың өстәлдән ничек сыра шешәсен үрелеп алуын аңлата алмаган. Тикшерү оештырганнар. Бала гомере өчен табиблар көрәшә.
АЛЫШТЫРЫРГА ОНЫТМАГЫЗ
«Казанферст»: Кышка да кереп барабыз. Әмма машина йөртүчеләрнең күбесе әле машина тәгәрмәчләрен алыштырмаган.
Шулай да бу эшне озакка сузарга ярамый. Беренчедән, ул үзебезнең хәвефсезлек өчен кирәк булса, икенчедән, штрафка эләгүең бар. 1нче декабрьдән җәен кышкы, ә кышын җәйге тәгәрмәчләр кулланган өчен машина йөртүчеләргә штраф салына башлый.
Сезонга туры килмәгән шиналар белән йөрү мәсьәләсе буенча берничә ел бәхәсләр барды. Нәтиҗәдә, 2023нче елда бу фикер алышуларга нокта куелды – ел фасылына туры килмәгән тәгәрмәчтә йөрүгә рәсми тыю кертелде. Бу тыюны бозган өчен 500 сум штраф карала. Һәм шунысын әйтергә кирәк: кагыйдәләрне бозучыга штраф чиксез күләмдә язылырга мөмкин.
БАЙЛАР КАЗНА ТУТЫРА?
«РИА Новости»: Якындагы 3 елда бай русиялеләргә салым салудан килгән акчалар федераль бюджетка 570 млрд. сум китерәчәк. 2024-2026нчы елларга финанс планы документы шуны күзаллый.
Сумма ел саен арта барачак. 2024нче елда казнага 176,2 млрд сум килсә, 2025нче елда – 189,6 млрд, 2026да – 204,1 млрд сум.
Русия законнарына ярашлы, елына 5 млн. сумнан артык яисә аена 417 мең сум керем алган гражданнар 13 процент урынына күтәренке 15 процент салым (НДФЛ) түләргә тиешләр. Росстат мәгълүматлары буенча, мондый салым түләүчеләр саны 1 процент тәшкил итә.
Якындагы 3 елда бюджет дефициты шартларында (4 трлн. сум) бу ил бюджеты өчен тотрыклы чыганак булачак.
Комментарии