БАШЫНА КАДАК КЕРГӘН

БАШЫНА КАДАК КЕРГӘН

ДРКБның инстаграм сәхифәсе: Балалар республика клиник больницасы табиблары башына кадак кергән баланың гомерен саклап калган. «Карап торырга да куркыныч. Безгә китерелгәндә, баланың башында кадакның металл эшләпәсе тырпаеп тора иде. Хәзер кечкенә пациентның хәле әйбәт», – диелгән хәбәрдә, баш сөягенең сурәте дә куелган. Баланың әти-әнисе сүзләренчә, малай кибеттә металл рейка өстендә утырып торган, кисәк хәрәкәт ясап, егылып төшкән. Башының арты белән идәнгә бәрелгән, ә анда кадак булган. Бәхеткә, кадак бик тирән кермәгән, шуңа күрә баланың сәламәтлегенә зур зыян килмәгән.

ЧИТ ИЛГӘ КАЧКАННАР

«Реальное время»: Казан шәһәре Вахитов районы суды «Финико» финанс пирамидасына нигез салган өч затны читтән торып тоткарлау турында карар чыгарган. Читтән торып – чөнки Марат һәм Эдвард Сабировларның, шулай ук Зыгмунт Зыгмунтовичның кайда булуы билгесез, чит илгә качканнар, дип фаразлана. Өчесе дә халыкара эзләүгә бирелгән. Бу өч кешене 2020нче елның декабрендә җинаять эше ачылгач, сорау алуга чакырганнар иде инде. Ул вакытта «Эш» «билгесез затка карата» ачылды, Сабировлар, Зыгмунтович, шулай ук дүртенче иптәшләре Кирилл Доронин шаһит буларак кына барды. Быел июль ахырында яңа «Эш» ачылды, 30ы көнне полициягә күрсәтмә бирергә барган җиреннән Доронин тоткарланды. Ул 28нче сентябрьгә кадәр сак астында калачак.

ТУГЫЗ ЯШЬЛЕК СТУДЕНТ

Lenta.ru: 9 яшьлек вундеркинд Алисә Теплякова Мәскәү дәүләт университетының психология факультетына коммерция нигезендә кабул ителгән. Өйдә генә белем алган, шушы яшендә мәктәп программасын үзләштереп бетереп, БДИ тапшырган кыз турында быел җәй башында сөйли башладылар. Әтисе Евгений Тепляков кызының һичшиксез МДУга керәчәген, түләп укытырга туры килсә дә баш тартмаячакларын белдергән иде. Һәм Алисә түләп укый торган бүлеккә эләккән дә, бюджетка баллары җитеп бетмәгән. Психология факультетында белем алу елына 391 050 сумга төшәчәк. Гаиләнең Алисәдән кала тагын алты баласы бар, иң кечкенәсенә ике ай. Әмма МДУда күп балалы гаиләләр өчен ташламалар каралмаган. ДәүДума депутаты Олег Смолин кызны бюджет бүлегенә күчерү тәкъдиме белән чыкты инде. Әтисе Алисәнең 10 елын янга калдырдым дип мактана, университет программасын да ике елда үзләштереп бетерер дип ышана. Шулай булса, ул 11 яшендә диплом алачак.

ТАГЫН БЕР ТҮРӘ ХАЛЫКНЫ КИМСЕТКӘН

«Бизнес Онлайн»: Түрәләрнең халыкны йә сарык, йә мөгезле эре терлеккә тиңләве ешаеп китте. Ставрополь крае, Железноводск шәһәре башлыгы Евгений Моисеев инстаграм сәхифәсендә кешеләрне «быдло», «ханжа», «озабоченный неудачник» дип атаган. Башлык язылучыларыннан «Иң яхшы велосипед курорты» өчен шигарь уйлауда ярдәм сораган, үзе «Сөенеч аяк арасында» дигәнне тәкъдим иткән. «Кызыклы кушылма килеп чыга: Железноводск инде күптән көчле урологик курорт санала, велосипедның да бу эштә файдасы зур!» – дип аңлаткан Моисеев. Бер турист хатын: «Шәһәр сөйкемле сөяген югалтты, теләсә нинди өлкәнең гадәти бер каласына охшап калды», – дип язгач, башлык кызып киткән: «Быдло-недо-бедно-озабоченная» һәм адашкан җан, безнең курорт шәһәрне әйләнеп үтегез. Монда сезнең кебек борчулы бәхетсезләргә урын юк», – дип җавап калдырган. Җитәкче тәкъдим иткән шигарьне дә халык күтәреп алырга ашыкмаган, оятсыз мәгънә бар, дигәннәр. Аларына Моисеев: «Ә санаторийда простатага бармак белән массаж ясаганда аны экотранспорт дип атыйсызмы? Әйдәгез, икейөзле булмыйк әле», – дип каршы төшкән.

КЫРЫМ СУГА ТИЛМЕРӘ

«Коммерсантъ»: «Ростех» дәүләт корпорациясе Кырымда диңгез суын тоздан арындырып эчәргә яраклы итү өчен тугыз корылма төзү тәкъдиме белән чыккан. Алар елына бер миллиард куб метр су эшкәртү куәтенә ия булачак. Моның өчен яңа электр станцияләре төзергә кирәк булачак. Проект бәясе 78 млрд сум дип бәяләнә. Кырым Русиягә кушылганнан соң, Украина Төньяк Кырым каналы аша ярымутрауга төче су бирүне туктатты. Бу Кырымда су җитмәүгә китерде. Ул канал ярымутрауның эчәр суга ихтыяҗын 85 процентка тәэмин итә иде. Русия хөкүмәте 2024нче елга кадәр суны төчеләндерүгә 8 млрд сум тотарга җыена. Бу – «Ростех» сораганнан 10 тапкыр кимрәк. Төчеләндерү станцияләрен төзү дә, аларны тоту да бик кыйбат, димәк, тарифлар артуга китерергә мөмкин. Моннан тыш, корылма төзү өчен кыйбатлы чит ил җиһазлары кирәк, ә ярымутрау чикләүләр басымы астында яши.

Комментарии