АГУЛЫ БАЛТЫРГАН БАСА

АГУЛЫ БАЛТЫРГАН БАСА

«РБК»: Ясалма интеллект 2040-2060нчы елларга Русиянең бөтен Европа өлешен Сосновский балтырганы (борщевик) басып китәчәк, дип фаразлаган. Тикшеренүне Сколково фән һәм технологияләр институты галимнәре уздырган. Сосновский балтырганын 1944нче елда өйрәнә башлаганнар, сынау рәвешендә Кавказдан Үзәк Русиягә күчереп утыртып караганнар – үсеп китә алса, сугыштан соң авыр хәлдә калган авыл хуҗалыгында азык культурасы буларак файдаланылыр, дигәннәр. Ләкин балтырганның бу төре агулы булып чыккан, аңа кагылган һәм аннан соң кояшта булган кешеләрдә көчле тән пешүе күзәтелгән. Шуннан соң үстерүдән туктаганнар. Ләкин талымсыз балтырган табигый юл белән таралуын дәвам иткән һәм хәзер дә аның тамырын корыта алмыйлар. «Кичекмәстән берәр чарасын күрмәсәң, шушы килеш калдырсаң, берничә дистә елдан балтырган илнең күпчелек өлешен басып алырга мөмкин», – дип нәтиҗә ясаган галимнәр.

ВАЕМСЫЗЛЫК БАЛА ҮЛЕМЕНӘ КИТЕРГӘН

«Baza» телеграм-каналы: Пермьнең Березники шәһәре полицейскиларына исерек машина йөртүче турында хәбәр килгән, ләкин алар урынга өч сәгатькә соңарып барган һәм берәүне дә тапмаган. Нәтиҗәдә, машина йөртүче 11 яшьлек баланы бәрдереп үтергән. Кизү торучы полиция хезмәткәренә бер хатын шалтыратып, җирле зират янында «Лада» машинасында исерек ирнең җилдереп йөрүе турында җиткергән. Ләкин кизүдә утырган капитан ни сәбәпледер бу мәгълүматны нарядка белдермәгән. Өч сәгатьтән хатын яңадан шалтыраткан, шуннан соң гына полиция хезмәткәрләре тәртип бозучыны эзләргә чыгып киткән. Салмыш йөртүчене таба гына алмаганнар. Ике көн үткәч, ул үзе пәйда булган, шулай ук исерек килеш светофорның кызыл утына җилдереп үткән, җәяүлеләр кичүендә ике баланы бәрдергән. 11 яшьлек малай шундук җан биргән, икенчесе авыр яралар белән больницага эләккән. Тикшерү барышында шул ачыкланган: әлеге йөртүче машина урлаган өчен ике тапкыр хөкем ителгән булган икән инде. Кизүдә утырган капитанга карата ваемсызлык маддәсе нигезендә җинаять эше ачылган.

«КОВИД АМНИСТИЯСЕ»

«Lenta.ru»: Мәскәү мэры Сергей Собянин «ковид амнистиясе» игълан иткән: 1нче июньнән башлап, ковид чикләүләрен бозган өчен билгеләнгән һәм әлегәчә түләнмәгән штрафлар алынмый башлаячак, шулай ук моңарчы түләнгән штрафларның да бер өлешен кире кайтарачаклар. Моның өчен 13,6 млрд сум бүленгән. Ковид чикләүләрен үтәмәгән яисә бозган өчен штраф халыкның сәламәтлеген һәм тормышын саклау өчен кертелгән булган, ул пандемия белән көрәштә үз өлешен керткән, ә хәзер куркыныч артта калган, дип аңлатканнар бу чараны. «Хәзер шәһәр алдында башка бурычлар һәм проблемалар тора. Мәсәлән, халыкның кереме кимүен күрәбез. Шуңа күрә «ковид амнистиясе» игълан иттек тә», – дигән Собянин.

ЯШӘСЕН БЕЗНЕҢ ГУМАНЛЫ СУД!

«РИА Новости»: Русия Югары суды рәисе Вячеслав Лебедев илдә кулга алулар чамадан тыш күбәеп китте, дип белдергән. Бу елның беренче кварталында судлар гражданнарның үзләрен СИЗОда тотуны шикаять иткән 25 меңгә якын мөрәҗәгатен караган, шуларның 90 процентын канәгатьләндергән. Кулга алу гына димәгән, залог түләтү, өй аресты да бар бит, дип искә төшергән Лебедев. Ләкин шушы вакыт эчендә 3 мең кешегә генә өй аресты билгеләнгән, нибары 32 кешегә залог түләттерү карары чыгарылган.

КИЛЕШТЕРӘСЕ ЮК

«Бизнес Онлайн»: 1нче сентябрьдән башлап, төзелеш компанияләренә корылманың нинди кыяфәттә буласын җирле хакимиятләр белән мәҗбүри рәвештә килештерергә кирәк булмаячак. Бу – РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин тәкъдиме белән кертелгән норма. Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Акъяр (Севастополь) шәһәрләре генә искәрмә булып калган, анда килештерү процедурасы үз көчендә кала. Соңгы вакытта болай да еш кына «тагын нинди иләмсез бина төзеп куйганнар инде» дип тел шартлата идек, хәзер архитекторларның фантазиясе ничек тели – шулай уйный алачак дигән сүз.

НӘРСӘГӘ КИРӘК УЛ ИНГЛИЗ ТЕЛЕ?

ТАСС: Кырым Дәүләт Советы спикеры Владимир Константинов инглиз телен мәктәп программасыннан алып атарга кирәк, дип тәкъдим иткән. «Тел – бик бәхәсле мәсьәлә. Нәрсәгә безгә сукырларча инглиз теле юлыннан барырга? Кеше беркайчан да Лондонга бармаячак икән, нәрсәгә кирәк булмаган телне өйрәнергә? Аннары бала телнең тоткынына әйләнә, башына «нинди икән ул – Англия? дигән уйлар керә башлый. Әйдәгез, үзебезнең телләрне өйрәник, үзебезнең телләрне үстерик. Инглизләр безнең белән мең еллап сугышалар, ә без аларны өйрәнүне дәвам итәбез, укытучыларга акча түгәбез, вакытны сарыф итәбез, ә аннары тарихны өйрәнергә вакыт калмый», – дигән Константинов.

МӘКТӘПНЕ УҢЫШЛЫ ТӘМАМЛАСАҢ – ШАМПАН ШӘРАБЫ

PenzaInform.ru: Пензаның 25нче мәктәбендә уку елын яхшы тәмамлаган укучыларга шампан шәрабы бүләк иткәннәр! Дөрес, балаларныкын. Тик анысы да ата-аналарны аптырашта калдырган. «Балам белем алу, культура һәм әхлакка өйрәнү өчен мәктәпкә йөри. Ә монда нәрсә? Яхшы укыган өчен – шампан! Бу – начар гадәтләрне пропагандалау, башкача атап та булмый», – дип язган социаль челтәрдә бер ата. «Бу бит гадәти лимонад. Андыйлар бөтен кибеттә дә бар, инде 25 еллап сатыла», – дигән шәрехләмә калдыручы да табылган. Шулай да ризасызлар күбрәк. «Тулы комплект өчен тәмәке генә җитми. Шундый формада кәнфитләр була торган иде бит», «Бүген балалар шампаны, ә иртәгә – чын алкогольлесе» дигән фикерләр калдырганнар. Төбәкнең мәгариф министры Алексей Комаров та ризасызлар белән килешкән, мәктәп җитәкчелегенә карата тиешле чаралар күрелде, дип белдергән.

Комментарии