ҖАНИСӘПНЕ ЯҢАДАН УЗДЫРЫРГА КИРӘК!

ҖАНИСӘПНЕ ЯҢАДАН УЗДЫРЫРГА КИРӘК!

«Baza» телеграм-каналы: Әфганстан татарлары советы башлыгы Забихулло Надери Татар, Русиядә җанисәпне яңадан уздыруны яки 2021нче елда булганының нәтиҗәләрен яхшылап тикшерүне сорап, Владимир Путинга мөрәҗәгать юллаган. Хат язуының сәбәбе – халык санын алу барышында 600 меңгә якын татарның «каядыр юкка чыгуы»на борчылуы, моның белән килешмәве. «Йә техник хата киткән, йә татарларның бер өлеше үзләренең милләтен күрсәтмәгән. Моны ачыкларга кирәк», – дип язган ул. 2021нче елгы җанисәп нәтиҗәләре буенча, Русиядә татарлар саны 597 меңгә кимегән, 4,71 млн калган. Сүз уңаеннан, Әфганстанда якынча 3 миллион татар яши.

БЕЗГӘ КИЛЕГЕЗ – ҖИР БИРӘБЕЗ

Ura.ru: «Гадел Русия – Дөреслек өчен» партиясе җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев Русиядә демографик хәлне яхшырту юлын тапкан. Ул «тәмугта яшәүче» европалыларга һәм америкалыларга Русиядә җир өләшә башларга тәкъдим итә. «Европада һәм Америкада «Безгә килегез, һәрберегезгә 10шар гектар җир бирәбез» дигән зур кампания уздырырга кирәк. Агылып киләчәкләр. Җиде миллион кеше, европалылар һәм америкалылар, үзләрендәге тәмугтан һәм дәһшәттән качып, бик теләп Русиягә күченәчәк», – дигән ул. Депутат 2022нче елда Русиядән рәсми статистика буенча 800 меңгә якын кешенең китүен искә төшергән. «Бу 800 мең – бөтен дөнья буйлап тәгәрәп киткән «колобоклар» инде», – дигән ул.

«АРХИПЕЛАГ ГУЛАГ»КА ТЕШ КАЙРЫЙЛАР

Chelny-biz: Русия Думасына Татарстаннан сайланган депутат Олег Морозов Александр Солженицынның «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрен мәктәптә укытуга каршы чыккан. Аның фикеренчә, әлеге әсәр мәктәп программасы өчен артык катлаулы һәм акылы утырмаганнарга уку өчен яраксыз. «Шушы мантыйк буенча карасак, әйдәгез, алайса мәктәптә А.Деникинның «Очерки русской смуты» китабын да, Троцкий белән Сталин хезмәтләрен дә өйрәник. «Архипелаг» – беренче чиратта сәяси, икенче чиратта гына әдәби әсәр, шуңа ул нык субъектив. Мин бу китапның кайчандыр ни сәбәпле мәктәп программасына эләгүен аңлыйм: без элек сөйләшергә ярамаган нәрсәләрне тизрәк аңларга ашыктык. Тик бүген Сталин репрессияләре – сөйләшергә ярамый торган тема түгел, без алар турында кычкырып сөйлибез!» – дип белдергән депутат. Элегрәк «Архипелаг ГУЛАГ» әсәрен мәктәп программасыннан алырга кирәк дигән тәкъдимне «Бердәм Русия» җитәкчесенең беренче урынбасары Дмитрий Вяткин әйткән иде.

ХӘРБИ БИЛЕТЫҢНЫ КҮРСӘТ!

«РИА Новости»: Калуга закон чыгару җыены депутатлары машина йөртү таныклыгы һәм коралга лицензия алганда хәрби билет күрсәтү турында закон проектын Дәүләт Думасына керткән. Проект авторлары ачыклаганча, хәзерге вакытта хәрби исәптә тору мәгълүматлары җитәрлек дәрәҗәдә актуаль түгел икән. Закон кабул ителсә, кораллы көчләрнең мобилизация әзерлеген тәэмин итү буенча бурычлар вакытында һәм югары дәрәҗәдә хәл ителер иде, дип аңлатканнар.

ПЕСИ ЮК, КРЕДИТ БАР

«Кызыл таң»: Уфада мошенник корбаны булган 25 яшьлек егет полициягә мөрәҗәгать иткән. Ул песи сатып алырга теләгән һәм, интернетта үзен кызыксындырган рекламага тап булгач, сатучы белән элемтәгә кергән. Тегесе залог җибәрергә кирәк, дигән, түләү өчен сылтама җибәргән. Егет сылтама буенча кереп, шәхси мәгълүматларын һәм карта номерын язган, шулай ук смс-хәбәр итеп җибәрелгән кодны керткән. Шуннан соң озак та үтми үзенә 180 мең сум кредит рәсмиләштерелгәнен белгән.

ИҢ МӨҺИМ ЗАКОН ПРОЕКТЫ

«Бизнес Онлайн»: Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин гыйнварның иң мөһим закон проектын атаган. Ул – махсус операция барышында һәлак булган хәрбиләрнең хатыннарына тулы күләмдә социаль ярдәм күрсәтү турындагы проект. Беренче укылышта кабул ителде. Хәзерге вакытта һәлак булган хәрбиләрнең үзләре яки балалары белән генә түгел, башка гаилә әгъзалары белән бергә яшәүче хатыннары социаль ярдәмне ялгыз яшәүче толлар кебек үк тулы күләмдә ала алмыйлар. «Ветераннар турында»гы федераль законга үзгәреш кертергә тәкъдим ителә. Документ гаиләдә ничә кеше яшәүләренә карамастан, хәрбиләрнең толларына бертигез күләмдә иң югары социаль ярдәмне күрсәтүне күз уңында тота.

40 КЕШЕ БАШ ТАРТКАН

ТАСС: Эчке эшләр министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итүенчә, 2022нче елда 40 кеше Русия гражданлыгыннан баш тарткан. Гражданлыктан баш тарту – кешенең үз иркендә. Гаризалар – бер ел, ә гадиләштерелгән тәртиптә өч ай дәвамында карала. Мөрәҗәгать иткән кеше җинаять эшендә гаепле буларак барса, шулай ук аның башка дәүләт гражданлыгы булмаса, гаризасын канәгатьләндермәскә дә мөмкиннәр.

Комментарии