ЯҢА ШТАММ

ЯҢА ШТАММ

«Рамблер»: Соңгы көннәрдә коронавирусның Көньяк Африкада табылган «омикрон» дигән штаммы турында хәбәрләр тарала. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы сүзләренә караганда, яңа штаммның йогышлылыгы көчле. Штамм Көньяк Африкада студентлар арасында таралган, әмма яшьләр чирне җиңелрәк кичерү сәбәпле, бу хакта көне-сәгате белән мәгълүм булмаган. «Омикрон» Европага да барып җиткән. Сенатор Владимир Круглый әйтүенчә, Русиягә дә кергән. Яңа штаммны туристлар Мисырдан ияртеп кайткан булуы ихтимал. Русия Көньяк Африка Республикасы, Ботсвана, Лесото, Намибия, Зимбабве, Мозамбик, Мадагаскар, Танзания, Эсватини һәм Гонконгдан килүче чит ил кешеләренә, шулай ук соңгы ун көндә әлеге илләрдә булучыларга керүне тыйды. (тулырак 9нчы биттә. Б.Г.иск.)

МӘЧЕЛӘРГӘ ДӘ КАДЫЙЛАР

«РИА Новости»: Русиядә песиләргә коронавирустан вакцина ясый башладылар. Кешеләр өчен беренче вакцина да бездә барлыкка килгән иде, хайваннар өчен дә без беренче булып өлгерттек. «Карнивак-Ков» дигән препаратны бу елның язында теркәделәр. Мәскәү, Рязань, Брянск, Чиләбе өлкәләрендә, Кырым һәм Санкт-Петербургта шәхси һәм дәүләт клиникаларында хайваннарга прививка кадый башлаганнар. Ул түләүле, ике доза өчен 500 сум.

«РЕЗИН ФАТИРЛАР»

inkazan.ru: Татарстан мәгариф һәм фән министры урынбасары Рәмис Мөҗипов белдергәнчә, Казанда укучы балалар «прописка»га кертелгән «резин фатирлар» тапканнар. Ата-аналар балаларын яхшырак, аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган гимназияләргә бирү өчен, үзләре башка җирдә яшәсәләр дә, шул гимназия булган җирлеккә вакытлыча «прописка»га кертәләр икән. Шунда теркәлгән булгач, уку йортының аларны алмый хәле юк, ә бу арада чынлап та шул җирлектә яшәүчеләр мәктәпкә эләгә алмый интегә, чөнки аларга урын җитми. Мөҗипов әйтүенчә, тагын да сәеррәк фактлар ачыкланган. Кайбер мәктәпләрдә төрле классларда укучы балалар бер үк фатирда теркәлгән булып чыккан, әмма алар туганнар да, танышлар да түгел, хәтта әлеге фатирда «прописка»да торуларын да белмиләр. Мәсәлән, 182, 186, 187, 185нче лицейларда, шулай ук 179нчы гимназиядә шундый очраклар табылган. Интернетта вакытлыча «прописка» тәкъдим итә торган игъланнар күп, 3 айга керү – 3 мең, 5 елга керү 14 мең сумнан башлана. Министр урынбасары әйтүенчә, мондый белдерү авторларын полиция тикшерәчәк.

АФРИКАДА УРЫС ТЕЛЕН ӨЙРӘНӘЛӘР

РБК: Киләсе елдан Үзәк Африка вузларында урыс теле мәҗбүри фән буларак укытыла башлый. Бу хакта Үзәк Африка Республикасы президенты Фостен-Арканжа Туадера белдергән. Элек Жан Бедель Бокасса президент булганда (1966-1976 еллар), югары уку йортларында урыс теле өйрәнелгән, аннары бетерелгән. 2019нчы елда урта мәктәп программасына урыс теле дәресләрен кайтарырга булганнар.

МӘКТӘПТӘ – ТӘМӘКЕ ТАРТУ УРЫНЫ

«Интертат»: Урыс эстрадасы җырчысы Глюкоза блогер Эльдар Джараховка биргән интервьюда мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән. Бу турыда «Дневники звезд» инстаграм сәхифәсендә язганнар. Җырчының 14 яшьлек кызы Лиданы, тәмәке тарткан өчен, инде икенче мәктәптән куып чыгарганнар. «Югыйсә, зур акчалар түли идек. Лиданы дуслары белән вейп (электрон тәмәке) тартканда тотканнар. Мин директорга барачакмын. Әмма башка яктан уйлап карасаң, балаларга кайда тартырга? Алар мәктәпкә машинада әти-әниләре белән бара — тарта алмыйлар. Мәктәптән чыгармыйлар. Балаларга тәмәке тарту урыннары булдырыгыз инде, ниһаять», – дигән ул. «Булгач, булсын: әйдәгез, мәктәп буфетларында эчәргә дә рөхсәт итик алайса»; «Наркотиклар турында да онытмагыз»; «Мәктәпкә килгәндә машинада тартсын соң. Әти-әнисе каршы түгел бит», – дигән иронияле комментарийлар язганнар инстаграмда.

Комментарии