ИСКЕРГӘН АЗЫК-ТӨЛЕК САТА БАШЛЫЙЛАР

ИСКЕРГӘН АЗЫК-ТӨЛЕК САТА БАШЛЫЙЛАР

«Известия»: Русия кибетләре куллану вакыты чыккан продукцияләрне сата башларга җыена. Эре ретейлерлардан саналучы «Магнит» инде сатып алучыларны эзли дә башлаган. Андый продукция ашламалар һәм хайваннарга азык җитештерүчеләрне кызыксындыра икән. Искергән азык-төлекне сатып, сәүдә челтәре чүп полигонына озатыла торган калдыклар күләмен 2025нче елга ике тапкырга киметергә ниятли.

«Куллану вакыты чыккан продукцияләрне сатып алырга теләүчеләр белән хәзер актив рәвештә килешүләр төзибез. Әлеге проектка бәйле рәвештә, срогы чыккан ләкин файдалы кыйммәтен югалтмаган ашамлыкларны теркәү һәм хисаптан чыгару системасын булдырдык», – ди «Магнит» ретейлеры вәкиле.

Ваклап сату компанияләре ассоциациясе элегрәк куллану вакыты чыгу сәбәпле сәүдә челтәрендә югала торган азык-төлек күләмен 7 процент дип ачыклаган иде. Ассоциациягә кергән оешмаларда еллык азык-төлек калдыгы 700 мең тоннага чаклы җитәргә мөмкин икән. Аларның 25 процентын тортлар, сөт продуктлары, ит деликатеслары, колбасалар һәм бакалея тәшкил итә. Калдыкларның тагын 30 проценты иткә һәм балыкка, 45 проценты – җиләк-җимеш һәм яшелчәгә туры килә.

ЯПОНИЯДӘ ЭЧКЕЧЕЛЕКНЕ ҮСТЕРӘЛӘР

«РБК»: Япония хөкүмәте яшьләр арасында спиртлы эчемлекләр куллануны популярлаштырырга омтыла. Шул уңайдан әлеге илнең салым идарәсе яшьләрне күбрәк алкоголь куллануга этәрә торган конкурс та игълан иткән. Ярышны «Sake Viva» дип атаганнар. Анда 20-39 яшьлек гражданнар катнаша ала.

Чара кысаларында конкурсантларга өйдә спиртлы эчемлекләрне куллануны хуплау ысулларын уйлап табарга кирәк була. Шулай ук яңа спиртлы продуктлар һәм аларның дизайнын да тәкъдим итү шарты куела.

Япониянең Милли салым агентлыгы хәбәр иткәнчә, конкурсны үткәрү фикере коронавирус пандемиясе чорында һәм демографик үзгәрешләр нәтиҗәсендә туа. Ул шартларда илдә алкоголь продукцияләре сатудан керә торган салымнар күләме кимегән.

Ә Япониянең сәламәтлекне саклау министрлыгы конкурсны үткәрү мәсьәләсен Милли салым агентлыгы үзе генә, мөстәкыйль рәвештә хәл итте, дип белдерә. Шул ук вакытта, министрлык әлеге конкурста катнашу гражданнарның сәламәтлегендә тискәре чагылыш тапмас, дигән өметтә кала.

ТӨРКИЯ НЫГРАК ТАРТА

«АТОР»: Туристлык юлламаларының 67 проценты Төркиядә ял итү өчен алынган. Август ахырында Русиядә сатылган путевкалардан шундый нәтиҗә чыга. Хәзер Төркия курортларын сайлаучылар август башына караганда да арткан. Русия туристларын чагыштырмача җәлеп итә торган илләрдән тагын Берләшкән Гарәп Әмирлекләрен һәм Мисырны атарга мөмкин.

Ял вакытын үз илебез киңлекләрендә үткәрергә барлык туристларның 12 проценты гына теләк белдергән (майда 16% булган). Абхазиягә баручылар саны да, май ае белән чагыштырганда, 4,4 проценттан 2,7гә төшкән.

Туристлык юлламаларының бәяләренә килгәндә, август ахырында иң арзанлылары Калининград, Абхазия һәм Сочи дип табылган. Алардагы ял итү урыннарында ике кешегә ун көн яшәү 42,6 – 57,3 мең сум аралыгында чыга. Кунакханәдә иртәнге аш һәм самолет белән бару-кайту да шул хакка кергән.

Чит илләргә 100 мең сумга кадәрле ике кешелек юлламалар фәкать Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә генә бар. Төркиянең Анталья шәһәрендә һәм Мисырда 10 көн ял итү ике кешегә 150 мең сум тирәсенә төшә. Ә Катар, Сейшел һәм Шри-Ланкада ял кыйммәтлерәк – 150-200 мең сумлык була. Мальдив утраулары, Таиланд кебек башка популяр илләрдә хозурлану исә, аңлашылганча, кесәгә тагын да ныграк суга торган.

«ӘБИФОН»НАРГА КАЛМАГАЕК...

«Бизнес Онлайн»: Көнбатыш илләренең тискәре мөнәсәбәте чагылышы буларак, Русиядә смартфоннарның да сүндерелү мөмкинлеге бар дигән хәбәрдән чыгып, эксперт Игорь Ашманов үз киңәшләрен бирде.

– Мин, барыбер дә, саклану чараларын алданрак күрү ягында. Смартфоннар сүндерелә калса, андагы мәгълүматлар югалмасын һәм үзегез дә мобиль элемтәсез калмасын өчен, элеккеге төймәле телефонны сатып алып куярга чакырам, – ди Игорь Ашманов. Андый аппаратлар интернетсыз, фото-видео файллар алышу мөмкинлеге дә бик чикләнгән. Эксперт шаяртып ул телефонны «бабушкофон» дип атый һәм: «Ул аппаратны сатып алуга, куллана башларга кирәкми. Ләкин кул астында булуы яхшы. Әгәр чынлап та смартфоннарны сүндерсәләр, СИМ-картаны тиз генә «әбифон»га күчереп куясың», – дигән фикерен җиткерә.

Икенче яктан, эксперт үзенең дә смартфоннарны читтән сүндерүдән саклый торган кушымта эшләргә теләге булуын әйтә. Ул кушымта һәркемгә бушлай тәкъдим ителергә тиеш, дип тә ассызыклый. Төптән уйлаганда, Игорь Ашманов сүзләренчә, андый кушымтаны хәзер дәүләт югарылыгында эшләргә тиешләр. «Бәлки инде ясый башлаганнардыр да, ул турыда әлегә мин хәбәрдар түгел», – дип искәртә.

Болардан тыш, эксперт хәзер смартфоннарны кулланганда мобиль мәгълүматларны алышу режимын сүндерергә кирәклегенә басым ясый.

– Смартфонда бөтен тормышыңны сакларга ярамый. Җитмәсә күпләр «болыт»та туплап бара әле. Фото-видеоларны махсус дискларга күчерергә кирәк. Ә «болыт»та хәзер гомумән берни сакларга киңәш итмәс идем. Чөнки аларның күпчелегенең серверлары чит илләрдә. Шулай булгач, «болыт»тагы мәгълүматлар теләсә кайсы вакытта юкка чыгарылырга мөмкин», – дип кисәтә Игорь Ашманов.

КАЛАЙ КАПКАЧЛАР БЕТӘ?

«РБК»: Русиядә калайдан эшләнгән капкачларга кытлык туарга мөмкин икән. Ул хакта Русия ДәүДумасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча комитет әгъзасы Сергей Лисовский хәбәр иткән. Искәртелгәнчә, махсус банкаларга тутырылган балалар азыгы җитештерүдә агымдагы елга хәтле чит ил капкачлары файдаланылган. Ә санкцияләр нәтиҗәсендә ул капкачларны хәзер безгә сатмыйлар.

– Дөрестән дә, балалар азыгы банкаларын каплау өчен ак калай капкачлар кулланыла. Кызганычка каршы, алар бездә җитештерелми, – дип, матбугатта таралган хәбәрне раслый депутат һәм әлеге мәсьәлә турында мөрәҗәгатьне Русиянең вице-премьеры, сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка юллавы турында да әйтә.

ЗӘХМӘТ КӨЧӘЯ

«Татар-информ»: 29нчы августта Татарстанда 305 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган. Мондый күрсәткеч республикада марттан бирле теркәлмәгән.

Стопкоронавирус.рф порталы мәгълүматлары буенча, 99 кеше хастаханәгә китерелгән, бер пациент үлгән.

Шулай итеп, пандемия башланганнан алып, республикада Covid-19 инфекциясе белән 157 172 кеше авырган. 150 878 кеше бу чирдән терелгән, 2001 кеше үлгән.

Комментарии