- 30.07.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №30 (31 июль)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Бизнес Онлайн»: «Урман территориясе ике категориягә бүленә: контроль зонасы – анда янгыннарны сүндермиләр, саклау зонасы – анысында сүндерәләр. Төньякта яна торган урманнар әнә шул контроль зонасына керә дә инде, анда янгыннар даими рәвештә чыгып тора. Күпчелек очракта яшен сугу аркасында. Йөз ел элек тә, ике йөз, өч йөз, биш йөз ел элек тә шулай булган. Кыш көне буран вакытында берәүнең дә башына, айсбергларны батырып, климатны җылыту уе килми бит. Урман янгыннары да шундый ук табигый хәл инде ул. Аның белән көрәшү, аларны сүндерергә тырышу – мәгънәсезлек, хәтта зыянга да булырга мөмкин. Яна торган зонага парашютлы десант төшерергә була, ләкин андый күләмдә төтен булганда, бу – кешеләрне куркыныч астына кую» (Красноярск крае губернаторы Александр Усс «Бирюса» халыкара форумында. Бүгенгә Себер урманнарындагы янгын, рәсми хәбәрләр буенча – 2,7 млн гектарны, рәсми булмаган хәбәрләр буенча 3 млн гектардан артык җирне ялмап алган. Бу 30 000 км дигән сүз – Русия мәйданында караганда, әллә ни күп тә түгел кебек. Ләкин дөнья картасында чагыштырып карасаң, янган җир – 1,5 Израиль территориясенә тигез. Һәм бу янгыннар әле дәвам итә, сүндерергә ашыкмыйлар. Илнең 5 төбәгендә гадәттән тыш хәл игълан ителгән. Себердәге янгынның төтене узган атнада Татарстан күген дә каплап алган иде).
Сөйләшергә өйрәтмиләр
«Ватаным Татарстан»: «Без кечкенә чакта авылга кайтучы малайлар һәм кызлар татарчага бик тиз өйрәнә иде. Шәһәргә китеп, адәм булучыларның «мин татарча белмес» балалары гына түгел, ә чын урыс малайлары да бер җәй эчендә безнең белән ярыйсы гына сөйләшә башлый иде. Моңа инде әбиләренең «чит балага кәнфит бирмим мин»е дә, бабаларының, каешын салып, аелын чистарта башлавы да, урам буенда тырай тибеп йөргән безнең ише малайларның ирләрчә тәрбиясе дә булышлык иткәндер.
Шуңа күрә, балаларның мәктәптә тәҗрибәле укытучылар кул астында ун ел буе укып та ун җөмлә төзи белмәвен мин беркайчан да аңлый алмадым. Бактың исә, чикләвек юкәдә икән! И, бахыр балакайлар… Аларны бит мәктәпләрдә татарча сөйләшергә түгел, ә җөмлә төзелешен, сүз төркемнәрен, тагын әллә нәрсәләрне тикшерергә өйрәтәләр икән. Татарча бер сүз дә белмәгән балалардан татар филологлары әзерлиләр. Яңа фән туа – күп милләтле татар филологиясе…» (язучы Марат КӘБИРОВ).

Комментарии