ЧИТ ТЕЛНЕ ТЫЙГАННАР

ЧИТ ТЕЛНЕ ТЫЙГАННАР

«Краснодар. Онлайн»: Краснодар шәһәр думасы элмә такталарда чит телне куллануны һәм урыс сүзләрен чит ил хәрефләре белән бирүне тыйган. Яңа кагыйдә 1нче сентябрьдән гамәлгә керәчәк, эшмәкәрләр бер ел эчендә элмә такталарны алыштырып бетерергә тиеш була. Магистраль урамнарда һәм шәһәрнең тарихи үзәгендә язуларны 2024нче елның 1нче мартына кадәр урыслаштырып бетерү күздә тотыла. «Чит тел – Русия Федерациясе халыклары телләренә карамаган һәм анда сөйләшүчеләр Русиядән читтә яшәгән тел», – дип аңлатылган кабул ителгән документта. Сүзләрне һәм символларны товар билгесе буларак теркәгән компанияләргә чит телдәге атама һәм логотипларын калдырырга рөхсәт иткәннәр. Февральдә Краснодар башлыгы Евгений Наумов шәһәр буйлап йөреп чыккан чит телдәге элмә такталар «ничектер патриотларча түгел» дип белдергән иде. «Лондон, Вашингтонда элмә такталарның 90 проценты рус телендә түгелдер, мөгаен. Бу мәсьәләне карагыз әле», – дигән иде ул вакытта башлык.

ЮГАРЫ БАЛЛГА – ПРЕМИЯ

ДТРК «Саха»: Якутиядә бердәм дәүләт имтиханында 100 балл җыйган чыгарылыш укучыларына 100әр мең сум премия түләү традициясе дәвам итәчәк. Былтыр республиканың йөз еллыгы уңаеннан шушындый премия кертелде, имтиханда иң югары балл җыйган 22 укучыга 100әр мең сум акча түләнде. Әгәр укучы ике фәннән 100 балл җыйса, ул 200 мең сум алды. Республика башлыгы Айсен Николаев бу бүләкне даими итү турында карар чыгарган. Быелдан башлап, укучыларга гына түгел, аларны әзерләгән укытучыларга да премия биреләчәк. Якутск шәһәре укытучылары өчен ул шулай ук – 100 мең сум, ә калган муниципалитет һәм шәһәр хакимиятләре премия күләмен үзләре билгеләячәк.

КУРКЫНЫЧ САМОКАТ

«Комсомольская правда»: Санкт-Петербургта бер ир-ат хәрәкәт иткән электр самокаты шартлаган. Ул аның үз самокаты булган. Шартлау булгач, ир-ат кырыйга сикергән, аннары үзе «ашыгыч ярдәм» чакырткан. Аның тәне 20 процентка пешкән: ботлары һәм биле зыян күргән. Хәзер ул реанимациядә. Полиция самокатның ни сәбәпле шартлаганын тикшерә.

БЕЛМӘСӘҢ – ЙӨРТМӘ

«Известия»: Илкүләм автомобиль берлеге (НАС) яңарак кына машина йөртә башлаган, ягъни стажы өч елдан артмаган кешеләргә егәрлеге 150 ат көченнән зуррак булган автомобильләр белән идарә итүне тыярга дигән тәкъдим керткән. Шундый сорау белән Русия эчке эшләр министры Владимир Колокольцевка мөрәҗәгать иткәннәр. Берлек президенты Антон Шапарин сүзләренчә, нәкъ менә яңа гына рульгә утырганнар агрессив йөри, санкцияләр булмау сәбәпле, куркыныч йөртү еш кына җәзасыз кала. Җитәкче статистика да китергән: юлларда авария очракларының өчтән бере «чәйнек»ләргә туры килә. Автомәктәп тәмамлаучыларның 35 проценты гына теория буенча имтиханны беренче тапкырдан бирә ала. Илкүләм автомобиль берлеге тәкъдиме буенча, тәҗрибәсез йөртүченең егәрлеге 150 ат көченнән зуррак булган машина белән идарә итүе «права»сыз йөрүгә тиңләштерелергә тиеш.

ЯЛНЫ АРТТЫРМАКЧЫЛАР

«Бизнес Онлайн»: Эшләүче пенсионерларга һәм пенсия алды яшендә булган гражданнарга өстәмә җиде көн отпуск бирергә тәкъдим итәләр. Закон буларак кабул ителә калса, аларның түләүле ялы хәзерге кебек 28 көн түгел, 35 көн булачак. Проектның авторы – депутат Сергей Леонов. Аның сүзләренчә, отпускны арттырсаң, санап кителгән категория гражданнарның ял итәргә һәм сәламәтлекләрен торгызырга вакытлары күбрәк булачак. Пенсия алды яше дигәне хатын-кызлар өчен – 55, ир-атлар өчен – 60 яшьтән соң.

 

ЯҢА ОРДЕН

«Российская газета»: Владимир Путин өр-яңа орден булдыру турында указны имзалады. Гагарин ордены галәмдә күрсәткән уңышлар, шушы тармакта дәүләт сәясәтен тормышка ашырудагы, шулай ук ракета-космос өлкәсендә яңа технологияләр уйлап тапкан һәм керткәндәге казанышлар өчен биреләчәк. Бүләкне Русия белән хезмәттәшлек иткән чит ил белгечләре дә ала алачак, диелгән. Орденның бер ягында – Юрий Гагарин сурәте, икенче ягында исеме язылган.

ТЕЛЕФОН «БӘҺАСЕ»

«Лента.ру»: Һиндстанның Чхаттисгарх шәһәрендә туклану продуктлары буенча дәүләт инспекторы Раджеш Вишвас дуслары белән пикникта вакытта Samsung Galaxy S23 Ultra смартфонын суга төшереп җибәргән. Телефоны белән мәңгегә хушлашасы урында, 32 яшьлек чиновник аны төптән алу буенча тулы бер кампания башлатып җибәргән. Башта якын-тирәдәге авыллардан берничә кеше, сусаклагыч төбенә чума-чума, баткан телефонны эзләгәннәр. Аларның берни дә барып чыкмаган. Шуннан Вишвас арендага дизель насосы алып, 2 млн литрдан күбрәк суны суырткан. Бу карарын «су ресурслары департаментында эшләүче икенче бер чиновниктан телдән рөхсәт алдым» дип аңлаткан. Вишвас телефонын тапкан, тик эшеннән колак каккан. «Телефонны коткару операциясе» җирле матбугатта тәнкыйть утына тотылган, чөнки Һиндстан төбәкләре еш кына корылыктан һәм су җитмәүдән интегә.

Комментарии