АГУЛЫ БАЛТЫРГАННЫҢ ДА КИРӘГЕ ЧЫГА

АГУЛЫ БАЛТЫРГАННЫҢ ДА КИРӘГЕ ЧЫГА

«Российская газета»: Мәскәү өлкәсе, Черноголовка шәһәре галимнәре офис кәгазен агарту ысулын уйлап тапкан: моның өчен кирәкле целлюлозаны агулы балтырганнан (борщевик) алырга мөмкин, ди. Соңгы арада А4 форматындагы офис кәгазенең бәясе кисәк артып китте, чөнки аны агарту өчен кирәкле химикатлар чит илдән кертелә иде, санкцияләр аркасында бу эш тукталып калды, тоткарлыклар барлыкка килде. Шуңа күрә галимнәрнең әлеге ачышы бик вакытлы. Коры үлән массасыннан 35 процентка кадәр чимал алып була икән. Агулы балтырганның бик тиз һәм мул үрчүен исәпкә алганда (бер гектардан 70 тоннага якын уңыш алырга мөмкин), бу алым шактый перспективалы күренә. Хәзер җәйне көтәргә кала инде. Моңарчы агулы балтырганга каршы көрәш алып барган булсак, быелдан файдасын күрә башламагаек.

КАНДА ПЛАСТИК ТАПКАННАР

The Guardian: Галимнәр кеше канында беренче тапкыр микропластикка тап булган. Ачышны Амстердам ирекле университеты белгечләре ясаган. 22 аноним донорның кан үрнәкләрен анализлаганнар һәм 17сендә 0,0007 миллиметрга кадәр пластик кисәкчекләр тапканнар. Аларның яртысы – ПЭТ-пластик (эчемлек шешәләре ясау өчен кулланыла), өчтән бере – полистирол (ризык каплары савыты), тагын бер өлеше полиэтилен (пластик пакетлар шуннан әзерләнә) булып чыккан. Кайбер кан үрнәкләрендә берьюлы берничә төр пластик табылган. Моңарчы микропластикның организмга эләгү ихтималлыгы фаразлана иде, ләкин болай итеп кан үрнәкләрен тикшергән һәм анда чыннан да пластик булуын ачыклаган тикшерүләр үк булмады. Хәзер Амстердам галимнәре тагын да күбрәк кан үрнәген тикшерергә ниятли. Организмда тупланып барган микропластик органнарга зыян сала аламы – шуны ачыкларга телиләр. 2019нчы елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы, пластик эчә торган суда да бар, ләкин ул кеше сәламәтлеге өчен куркыныч түгел, шулай да бу мәсьәләне күбрәк өйрәнергә кирәк, дип белдергән иде.

ЧИТ ИЛГӘ – БАНК КАРТАСЫ ЯСАТЫРГА

«Коммерсантъ»: Әле кайчан гына вакцина туризмы башланды, туристларны чит илдә прививка ясату мөмкинлеге белән кызыктыралар, дип хәбәр иткән идек. Хәзер туроператорлар чит илгә банк карталары ясату өчен сәфәрләр тәкъдим итә. Билгеле булганча, Visa һәм MasterCard карталары Русия банкларында бүтән әзерләнми, ә читтә эшләнгәннәре безнең илдә эшләми. Русиянең «МИР» картасы белән дә күп илдә түләп булмый. Күп сәяхәт итүчеләр, чит ил онлайн-кибетләреннән әйберләр сатып алучылар өчен бу чын-чынлап проблемага әйләнде. Туристик фирмалар шушы вазгыятьтән файдалана да инде. Мәсәлән, Үзбәкстанга шундый сәфәрләр оештыра башлаганнар. Программада җирле банкка барып, халыкара түләү системасында эшли торган карта ачтыруда ярдәм күрсәтү дә бар. Русия туроператорлар берлеге (АТОР) белдергәнчә, якын арада моңа охшаш турларны Әрмәнстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Төркиягә дә оештыра башларга уйлыйлар.

ҮЛЕМ ҖӘЗАСЫН КАЙТАРУНЫ СОРЫЙ

Russia Today: Русия Европа Советыннан чыккач, илдә үлем җәзасын кайтару ихтималлыгы барлыкка килә, дип «Безнең гәҗит»тә язган идек инде. Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец та шундый тәкъдим белән чыккан менә. Педофилларга карата үлем җәзасы куллануга мораторийны гамәлдән чыгарырга кирәк, дигән фикерен республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга җиткергән, шундый ук мөрәҗәгатьне Дәүләт Думасына да җибәрәчәген әйткән.

КОВИД БЕРКАЯ КИТМӘДЕ

Sputnik: Иммунолог, медицина фәннәре кандидаты Николай Крючков әйтүенчә, бу язда коронавирус белән авыручылар саны кимесә дә, пандемиянең бетүе турында сөйләргә иртәрәк әле. Яз һәм җәй көне авыручылар турындагы мәгълүматка нигезләнеп, чирнең киләчәктәге динамикасына нәтиҗә чыгару дөрес түгел, дип аңлаткан белгеч. Пандемия бетә, ковид сезонлы инфекция генә булып кала дигән карарга килү өчен кимендә бер ел күзәтергә кирәк, дигән ул. Сүз уңаеннан, шушы көннәрдә Кытайның Шанхай шәһәрендә, стелс-омикрон белән чирләүчеләр арту сәбәпле, соңгы ике елда иң катгый локдаун кертелде. Вирусолог Виктор Ларичев «Говорит Москва» радиосына биргән интервьюсында, бу штамм Кытайга Русиядән кергән булырга мөмкин, дип белдергән иде.

Комментарии