ЛЬГОТАДАН МӘХРҮМ ИТКӘННӘР

ЛЬГОТАДАН МӘХРҮМ ИТКӘННӘР

«Вечерняя Казань»: Татарстанда авыл укытучыларын һәм тәрбиячеләрен коммуналь хезмәтләргә түләүдә льготалардан мәхрүм иткәннәр. «Мәгариф турында»гы Законның 47нче маддәсе нигезендә, авылда, бистәләрдә яшәүче педагоглар торак хакы (арендалап торганда), яктылык һәм җылылык өчен түләүдә компенсация алырга хокуклы. Аның күләмен Русия субъектлары үзләре билгели. Татарстанда законны үтәү муниципалитетлар җаваплылыгында иде. Кайдадыр безгә, кайдадыр прокуратурага да бу мәсьәләне хәл итүдә катнашырга туры килде, шулай да түләп баралар иде. 2020нче елның көзендә компенсация түләү функциясен Татарстанның социаль яклау министрлыгына тапшыргач, проблемалар башланды. Министрлык законны үзенчә аңлата! Янәсе йорт газ котелы ярдәмендә җылытыла икән, бу инде җылыту түгел, газ белән тәэмин итү була, димәк, аңа компенсация тиеш түгел икән. Шуның аркасында 15 меңнән күбрәк авыл укытучысы һәм тәрбиячесе компенсациясез калды. 200-700 сум булса да, авыл җире өчен анысы да ярап тора иде», – ди мәгариф хезмәткәрләре профсоюзы җитәкчесе Юрий Прохоров. Аның сүзләренчә, Идел буе федераль округында барлык төбәкләр дә компенсация мәсьәләсен хәл иткән, «ярлы» Татарстан гына шушындый «мөгез» китереп чыгарган.

ИКЕ АТНАГА – АЛТЫ ШЕЛТӘ

Инстаграм: Оппозиция сәясәтчесе Алексей Навальный Владимир өлкәсендәге «Покров» төзәтү колониясендә ике атна утыру дәвамында алты шелтә алган. Бу хакта ул социаль челтәрдә язып чыкты. «Ике шелтә аласың һәм ШИЗОга китәсең, ә бу рәхәт нәрсә түгел, анда шартлар газаплауларга якын. Тагын 20ләп рапорт каралу этабында. Алар арасында: «подъем» командасыннан 10 минутка алданрак торуым; зарядкага чыгудан баш тартуым, аның урынына отряд җитәкчесенә: «Иң яхшысы – әйдәгез, каһвә эчик», – дип әйтүем; юләрлек дип атап, видеолекция караудан баш тартуым; адвокатлар белән очрашуга футболкадан чыгуым бар (мин шаярмыйм). Хәзер «Көн тәртибе буенча газаплану вакыты булганда, киң елмаеп басып торды» дигән сәбәп белән шелтә белдерүләрен көтәм. Шелтәләрне 7 кешедән торган дисциплинар комиссия чыгара. Алар Путин портреты астында утырып мине ачуланганда, мәктәптә «педсовет»та ачуланган вакытларны искә төшерәм», – дип язган Навальный.

ПАНДЕМИЯ ТАШЛАМАЛАРЫ БЕТӘ

«Парламентская газета»: Коронавирус пандемиясенә бәйле рәвештә кертелгән кайбер ташламалар Русиядә 1 апрельдән юкка чыгарылачак.

Мисал өчен, гаиләдәге 8 яшькә кадәрге һәр бала өчен 5 мең сум күләмендә Яңа ел түләүләрен алу мөмкин иде. Күпчелек Русиялеләр бу түләүләрне узган декабрьдә Президент Владимир Путин боерыгыннан соңгы беренче атнада ук гариза язып тормыйча гына алдылар. Беренче апрельдән андый түләүләр бирү туктатыла.

Шулай ук, 1 апрельдән 65 яшьтән узган эшләүче гражданнарга үз-үзләрен изоляцияләү режимын үтәү өчен «больничный» бирү дә туктатыла. Пандемия сәбәпле узган елда Хөкүмәт ерактан торып эшләмәгән олы яшьтәге хезмәткәрләргә «больничный»га чыгарга һәм вакытлыча инвалидлык өчен түләүләр алырга рөхсәт биргән иде.

COVID-19 диагнозы куелган яки пандемия аркасында керемнәре сизелерлек кимегән гражданнар өчен кредитларны реструктуризацияләү буенча Үзәк Банк тәкъдимнәре дә 31нче марттан гамәлдән чыга. Шулай ук, Үзәк Банкның «бурычлы клиентларны яшәү урыннарыннан мәҗбүри куып чыгаруны тыю» турындагы чикләве дә март азагыннан бетерелә.

31нче марттан эшсез гражданнарны теркәүнең җиңеләйтелгән вакытлыча тәртибе дә туктатылачак. Ул дәүләт хезмәтләре һәм «Работа в России» порталлары аша эш белән тәэмин итү хезмәтләренә читтән торып мөрәҗәгать итү мөмкинлеге бирә иде.

Һәм… 1нче апрельдән шикәр комы, көнбагыш мае бәяләрен «авызлыклап» тору турындагы указ да гамәлдән чыгарыла.

«ГАРАЖ АМНИСТИЯСЕ»

ТАСС: Дәүләт Думасы икенче укылышта физик тәрбия һәм спорт өчен салымны киметү турындагы закон проектын кабул итте

Документ буенча, гражданин спортка тотылган акчаларның 13 прцентын кире кайтара алачак. Моны 120 мең сумнан артмаган чыгымнар өчен эшләп була. Ә кайтарып алып була торган сумманың максималь өлеше 15,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Физик культура һәм сәламәтлек саклау хезмәтләре тиешле оешма яки шәхси эшкуар тарафыннан күрсәтелергә тиеш. Фитнес үзәкләре клиентлары да ташламадан файдалана алачак.

Моннан тыш, Дәүләт Думасы «гараж амнистиясе» турындагы законны да өченче укылышта кабул итте. Аның нигезендә гаражларны һәм алар астындагы җир кишәрлекләрен шәхси милек буларак теркәү тәртибе гадиләштерелә.

Әлеге закон сенаторлар һәм президент тарафыннан расланганнан соң, 2021 елның 1нче сентябреннән үз көченә керәчәк һәм биш ел гамәлдә булачак. Димәк, 2026нчы елның 1нче сентябренә кадәр гадиләштерелгән тәртиптә гаражларны шәхси милек итеп теркәү мөмкин. «Гараж амнистиясе» 2004нче елның 31нче декабренә кадәр төзелгән, ягъни Русия шәһәр төзелеше кодексы көченә кергәнче салынган гараж объектларына кагыла. Монда нигезе һәм стеналары булган капитал корылмалар гына күздә тотыла. Корылмалар бер катлы булырга тиеш. Гараж урнашкан җирнең дәүләт карамагында булуы мәҗбүри.

Росреестрның Татарстан бүлеге идарәсе җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова әйткәнчә, Татарстанда «гараж» дип аталган 50 меңгә якын күчемсез милек объектында хокук ияләре турында мәгълүмат юк икән әле.

Комментарии