Кабер ташыннан идән ясаганнар

Zakon.kz: Казахстанның Усть-Каменогорск шәһәрендә яшәүче Наталия Андреева 2014нче елда 15 ел элек үлгән әтисенең кабер ташын яңартырга булган. Кабер ташына ясалган фотоны төзекләндереп булмый, дигәннәр һәм яңа фото белән яңа таш куйганнар. Ә иске фотолы таш кисәген Наталия быел сәүдә үзәге идәнендә күреп алган. «2014нче елда иске кабер ташын алып киттеләр. Без аны кабат эшкәрткәннәр, ә фотолы өлешен утильләштергәннәр дип уйладык. Ә быел мин шушы коточкыч хәлне белдем. Әтиемнең кабер ташы – сәүдә үзәге идәнендә. Җитмәсә, фотосы миңа карап тора! Сатып алучылар аны таптап йөри. Бу хәлне болай гына калдырмыйм, фотолы таш кисәген миңа кайтаруны, ә плитканы саткан һәм шушы хәлдә идәнгә җәйгән кешеләрне җәзага тартуны сорап, гариза яздым», – дигән Наталия.

Хезмәт хакын арттыруга ирешкән

«Идел Реалии»: Чаллының 24нче мәктәбендә тарих фәнен укытучы, «Укытучылар альянсы» профсоюзы рәисе, оппозицион митинглар оештыручы буларак билгеле Раушан Вәлиуллин хезмәт хакы кәгазендә «Май указлары»на бәйле түләү» дигән графа булдыруга, ягъни хезмәт хакын арттыруга ирешкән. Сентябрь ае өчен хезмәт хакы язуында ул графада 4636 сум дип тора. Укытучы моның артыннан ярты ел йөргән. Хәтерегездә булса, Путин 2012нче елгы инаугурациясеннән соң «Май указлары»н имзалаган иде. Аның буенча, бюджетта эшләүчеләрнең хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хакыннан 200 процентка кадәр артырга тиеш иде. Тик «май указлары»ның үтәлмәвенә зарланучылар күп. Росстат хәбәр итүенчә, 2018нче елда Русиянең 16 төбәгендә генә «май указлары» үтәлгән. «Быел кыш теләгән бөтен кеше дә үз хезмәт хакын төбәктәге уртача хезмәт хакы белән чагыштырып карый ала торган сайт барлыкка килде. Минем хезмәт хакым 34 мең сум тирәсе булырга тиеш икән. Ә мин атнасына 18 сәгать эшләп, кулга 22 мең алам. Шуннан, «Май указлары» нигезендә хезмәт хакымны арттыруны сорап, төрле инстанцияләргә яздым», – дип сөйләде Раушан.

Кыйммәтлесе белән генә эшләп була

«Татарский феномен» телеграм-каналы: Лаеш районына яңа җитәкче килгәнгә күп тә үтмәде, Дәүләт сатып алулары сайтында смартфон сатып алуга заказ урнаштырылды. Гади генә дә түгел – Apple iPhone XS 256 Гб. Аның бәясе 91990 сумнан башлана. Смартфонның төсе дә күрсәтелгән – Space Gray. Судан саклау җайланмасы да булырга тиеш – смартфон 2 метр су астында 30 минутка кадәр тора алырга тиеш, дигән таләп куелган. Илдус Зарипов шундый смартфон белән генә яхшы эшли алачактыр, күрәсең. Әллә Лаеш районы чиновниклары яңа босска шундый бүләк ясарга теләгәнме? Алай дисәң, арзанрак бәяләгәннәр. 130 мең сумлык iPhone 11 Pro Max 512 Гб алып бирсәләр дә була иде инде!

Комментарии