НАМУСЛЫ КАРАК

«Өмет»:. 17нче август кичендә Мәскәү өлкәсендә яшәүче ир 29 яшьлек Әмин Wildberries складыннан 300 смарт-сәгать урлап алып чыккан. Баедым, ахры, дип, бәхетле егет үзе яшәгән Люберцы шәһәренә кайтып киткән. Бер атна дәвамында ул аларны сатарга теләгән, хәтта тагып та йөргән. Әмма сата да алмаган, тагып йөрү дә әллә ни канәгатьлек хисе китермәгән. Җитмәсә, Әминне вөҗдан газаплары җәфалаган. Ахырдан ул полициягә килеп, барын да ачыктан-ачык сөйләп биргән, 300 смарт-сәгатьнең барысын да хокук саклау органнарына тапшырган. 
Тик шулай да бу гына егетне коткармаячак: Әмингә каршы «Караклык» маддәсе буенча җинаять эше ачканнар. Аңа алты елга кадәр төрмә яный.
ЯҢА ТАРИХ – ЯҢА КИТАП
«Известия»: Русия мәктәпләрендә 1нче сентябрьдән югары класс укучылары тарихны яңа дәреслекләр буенча өйрәнә башлаячак. Дәреслекне Русиянең тарихи мәгариф буенча ведомствоара комиссиясе рәисе Владимир Мединский һәм академик Александр Чубарьян әзерләгән. 
«Без максатыбызга ирештек. Хәзер дәреслектә Кытай, Һиндстан, Япония турында да күп сөйләнелә. Хәтта беренче тапкыр Африка континентына да кагылдык. Бу 11нче класс укучылары өчен кызыклы мәгълүмат булачак. Латин Америкасы турында бүлекләр барлыкка килде. Дөньяда мәдәният һәм фән бүлекләре шактый камилләштерелгән», – дип уртаклашкан китап авторы Александр Чубарьян. Авторлар сүзләренчә, яңа дәреслек, элеккегеләреннән сәясәтләшмәве һәм тарихи хрониканы объектив бәян итүе белән аерылып тора.
Бердәм тарих дәреслеге 4 томнан тора: «Русия тарихы» һәм 10 һәм 11нче класслар өчен «Гомуми тарих». Киләсе уку елы башына 5-9нчы класс укучылары өчен дә тарих дәреслекләре әзер булачак.
«СӨЙЛӘГӘН КЕШЕ ЮК»
«РИА Новости»: Русия Президенты Владимир Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков сүзләренчә, Кремльдә мобилизациянең икенче дулкыны турында сүз алып баручы кеше юк. Димәк, илдә мобилизация турында сүз дә булырга мөмкин түгел.
Исегезгә төшерәбез: Русиядә 2022нче елның 21нче сентябрендә өлешчә мобилизация игълан ителде. Президент указы буенча, 300 мең кеше мобилизацияләнеп, илнең Кораллы көчләре сафларына кушылды.
ЭШЛӘП ҮСӘРГӘ ТИЕШ!
«Казанферст»: Чаллы мэры Наил Мәһдиев аппарат киңәшмәсендә мәктәпләрдә әти-әниләрнең балаларны эшкә җәлеп итүгә ризалыгы таләп ителми, дип аңлатма бирде. 
«Гаиләдә әнинең идән юуын күрмәдек: бер көн – абый, икенчесендә мин идән юа идек. Аннары балаларның ни өчен берни эшли белмәвенә гаҗәпләнәбез. Әти-әни баласын такта юарга мәҗбүр итүләренә дәгьва белдереп йөри. Күрәсең, бу алар өчен шундый авыр эш булып күренәдер. Шуңа күрә дәүләт һәм җәмгыять безнең дөрес юлдан бармавыбызны аңлады һәм закон нормалары балаларны мәктәптә эшкә җәлеп итү ягына үзгәрде. Бу яктан бернинди дә куркыныч юк. Канун тарафыннан каралган, шуңа күрә теге яки бу уку йорты территориясендә нормалар үтәлергә тиеш», – дигән ул. 
АЕК СӘЯХӘТ
«Реальное время»: Русия туроператорлары Төркиягә хәмерсез «все включено» турлары сата башлаганнар. Мондый ялга юллама бәясе 7-9 процентка арзанрак. Сәбәбе – русиялеләрнең чит илгә сәяхәткә ашыкмаулары. Бу хакта Русия Туроператорлары ассоциациясе (АТОР) хәбәр иткән.
АТОР мәгълүматлары буенча, «Anex» туроператоры хәмерсез 7 кунакханә тәкъдим итә. Алар арасында хәләлләре дә, хәмерсез «все включено» кунакханәләре дә бар.
– Соңгы арада чит ил сәяхәтләренә бәяләр артты. Туристлар санын югалтмас өчен, бәяләрне төшерү шарты белән алкогольсез юлламалар тәкъдим итәбез. Кайбер туристлар тыныч шартларда ял итәргә тели. Мәсәлән, кайбер гаиләләр үзләренең янәшәсендәге шау-шулы компанияләрне, кичәләрне өнәми. Әлбәттә, хәмерсез ялны сайлаучылар күп булмаячак, хәзергә асылда – ассортимент өчен генә ул, – дип аңлаткан «Anex» белгече.
ХУШ, ПРИГОЖИН?..
«ТАСС»: 23нче август көнне Тверь өлкәсендә Мәскәү-Петербург рейсы белән очкан Embraer Legacy шәхси самолеты һәлакәткә юлыкты. Борттагы ун кешенең барысы да һәлак булды. Шуларның берсе – «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин дип билгеләнде.
Пригожинны җирләү турында бизнесменның туганнары тиешле карар кабул иткәннән соң гына хәбәр ителәчәк. 
– Җирләү турында әлегә бернинди дә мәгълүмат юк, шуңа күрә бу хакта берни әйтә алмыйм. Президент аны җирләүдә катнашмаячак, – дигән Русия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков.
Моннан тыш, Кремльнең рәсми вәкиле белдергәнчә, Владимир Путин Пригожинның гаиләсенә кайгы уртаклашу телеграммасы юлламады һәм юлламаячак та, чөнки ул Донецк халык республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Денис Пушилин белән очрашуда кайгы уртаклашкан инде. 
СУ БАСА
«Лента.ру»: Приморье крае территориясендә яңгырлар аркасында оешмаларга хезмәткәрләренең эш көнен кыскартырга һәм аларны иртәрәк өйләренә кайтарып җибәрергә киңәш ителә. Үзенең «Телеграм»-каналында төбәк башлыгы Олег Кожемяко шундый тәкъдим белән чыккан.
«Бу юлы Владивостк, Артём, Хасан округына бик көчле яңгырлар килде. Уссурийск, Дальнереченск, Киров, Надежда һәм Кызыл армия округларына да көчле яңгырлар якынлаша», – дип язган губернатор.
Ул юллардагы хәлне катлаулы дип бәяләгән. Белгечләр көчле яңгырлар сәбәпле, суның юл һәм күперләр аша агып чыккан урыннарын теркәгән. Олег Кожемяко җирле халыкны шәхси автомобиль транспортында юлга чыкмаска чакырган. 
Август урталарында Приморьега «Ханун» тайфуны килде: 65 торак пункт каза күрде, 729 шәхси һәм 7 күп фатирлы йорт, ике меңгә якын ихата су астында калды. Соңгы ун ел эчендә бу яңгырлар төбәк өчен иң көчлеләреннән санала – 35-40 процент территория каза күргән.

ТАШКАБАК ЗАКОНЫ
«Интертат»: Ташкабак сезоны башлану белән, аларны урнаштыру турындагы төрле мәзәк хәлләр, мемнар да калкып чыга. Соңгы вакытта, ташкабакны башкаларга бирүгә кагылышлы закон проекты кабул ителде, дигән хәбәрләр ишетелә башлады. Имеш, бу тема Федерация Советында күтәрелгән. Әлбәттә, бу – ялган. 
Имеш, бу турыда Русия Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Ә мәзәктәге хәбәрнең цитатасы түбәндәгечә:
«Бу – катгый мәсьәлә. Ел саен гражданнар дуслары яки танышлары аша ташкабактан котылырга тырыша. Утырткан вакытта, сез нәрсә уйлыйсыз соң? Ниндидер закон булырга тиеш, кемгә һәм күпме ташкабак бирергә яраганны билгеләргә кирәк. Мәсәлән, туганнарга – ике зурны, ә танышлар һәм хезмәттәшләргә – бер уртачаны. Сиңа 5не тоттырып җибәрергә телиләр икән – судка бар, закон синең якта. Әле шулай да була: ташкабакны ишек төбендә калдырып китәләр. Бу хәлләргә нокта куярга кирәк». 
Калдырып китәләр, дигәннән, күптән түгел Новосибирскида шундый хәл булган. Бер хатын төнлә 2 машинаның капотына ташкабак куеп калдырган. Бер машинаның сигнализациясе дә эшли башлаган. Хуҗасы йөгереп чыккач, капотта ташкабак ятуын күргән.
«Бервакытта да, беркемнән дә ташкабак яки алма сорамагыз. Үзләре тәкъдим итәр һәм бирер», – дигән язу белән мемнар да йөри социаль челтәрләдә.

Комментарии