- 29.04.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №17 (29 апрель)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Ватаным Татарстан»: «Безнең брат үзенең ботын тешләмәгән ата казга бик игътибар итеп тормый бит инде. Теге талый башлагач кына кая керергә тишек тапмый этләнә. Шуңа күрә барыгызны берьюлы һәм һәркайсыгызны аерым-аерым кисәтәм: җанисәптә катнашу кирәк безгә. Һәм анда катнашу илнең һәр кешесе өчен мәҗбүри. Дөрес, әлегә андый закон юк, җанисәпне санламады дип кенә сезгә төрмә камерасы тәкъдим итмиләр, штраф та чәпәмиләр, хәтта кырын да карамыйлар. Әмма киләчәктә мәҗбүриләү булыр, дип уйлыйм. Чөнки катнашырга теләмәүчеләр күбәйгән саен, исәп алуның мәгънәсе югала. Син дә катнашмыйсың, мин дә баш тартам икән, кемне генә саныйлар соң?! Җанисәп ни өчен кирәкме? Бөтен ил буйлап кешеләрне санаган вакытта син дә адәм санына керергә тиешсең» (язучы Марат Кәбиров).
ХӘЕРЧЕ ХӘЕР БИРӘ АЛМЫЙ
«Шәһри Казан»: «Без хәзер кайсы катлам кешеләренә күбрәк ярдәм таләп ителүен һәм аларга ничек булышырга мөмкин икәнен карадык. Безнең үзебезнең дә быел казна 12 млрд сумга кимеде. Хәерче хәер бирә алмый. Безгә оешмаларны саклап калырга кирәк. Федераль Хөкүмәт карары буенча, шәхси эшмәкәрләр, үзмәшгульләр дәүләт ярдәменә дәгъва кыла алмый. Без бу юнәлештә дә эшлибез» (Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Дәүләт Советының чираттагы утырышында. Татарстан Министрлар Кабинеты бизнеска ярдәмгә 1,3 млрд сум бүлеп бирә, диелде).
ИРЛӘР ҺӘМ ХАТЫН-КЫЗЛАР УРАМГА АЕРЫМ ЧЫГА
«Газета.Ru»: Коронавирус пандемиясенә каршы һәр дәүләт үз чараларын кертә. Араларында шактый сәерләре дә очрый. Мәсәлән, Латин Америкасындагы Панамада 1нче апрельдән бирле мәҗбүри изоляция катгыйлашкан: ирләргә һәм хатын-кызларга урамга аерым билгеләнгән көннәрдә генә чыгарга ярый башлаган. Ирләргә кибеткә яки аптекага сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә; хатын-кызларга дүшәмбе, чәршәмбе һәм җомга гына чыгарга ярый. Ә якшәмбе берәүгә дә урамга чыгарга ярамый. Җенесләрен алыштыручылар бу карарны бик куркып кабул иткән: паспортыңда бер җенес язылган булып, үзең башка җенестә булсаң, урамга кайсы көнне чыгарга ярый, дип хафага калганнар.
МЕНӘ ШУЛАЙ ДӘВАЛЫЙЛАР
«РИА Новости»: Владимир өлкәсе тикшерүчеләре шәһәр больницасына искергән ИВЛ (үпкәне ясалма җилләндерү) аппаратлары кайтарту эше буенча тикшерү башлаган. Апрель башында Владимир шәһәренең 6нчы больницасының йогышлы авырулар бүлегенә 50 ИВЛ аппараты кайтарылган. Аларның кулланылыш вакыты 15 ел элек үк чыккан булуы ачыкланган, документлары да булмаган. Тикшерү барышында шул ачыкланган: шәһәр больницасы ярдәм сорап иганәчеләргә мөрәҗәгать иткән булган, бер коммерцияле оешма шушы искергән аппаратларны сатып алып биргән. Алар 6 млн сумга төшкән.
Комментарии