ДИЗАЙНЕР – ЯРЫЙ, ХАТ ТАШУЧЫ – ЯРАМЫЙ

ДИЗАЙНЕР – ЯРЫЙ, ХАТ ТАШУЧЫ – ЯРАМЫЙ

РБК: Русия Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы альтернатив хезмәт узу өчен яраклы һөнәрләр исемлеген раслады. Анда 149 һөнәр кергән. Армия урынына альтернатив хезмәткә барырга теләүчеләр, мәсәлән, сыер савучы, терлек караучы, юл хезмәткәре, пешерүче, няня, тегүче, курчак театры һәм балет артисты, кондуктор, лифтер, болан караучы, каравылчы, тракторчы, яр буенда балык тотучы, контроль-исәпләү приборлары буенча инженер, химик, инвалидларны тернәкләндерү буенча белгеч, медицина психологы, суд-медицина эксперты, хореограф, дизайнер, мәгълүматны саклау буенча белгеч булып хезмәт итә ала. Февраль башында Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы исемлекнең яңартылуын хәбәр иткән иде. 22 һөнәрне алып атканнар, алар арасында курьер, хат ташучы, гардероб хезмәткәре, артист, табиб-лаборант, концертмейстер, микробиолог, аяк киеме ремонтлаучы, экспедитор кебекләр бар. Исемлек ел саен яңартыла.

ШӘҖӘРӘ ТӨЗҮГӘ ЮЛ АЧЫЛА?

«Известия»: Русиядә шәҗәрәне ачыклау өчен кирәкле архив документларын – метрика һәм ревизия кенәгәләрен, чиркәүләрдә алып барылган тәүбә итү кәгазьләрен цифрлаштырырга һәм интернетта халыкка ачарга телиләр. Шул хактагы закон проекты хәзер Думаның түбән палатасында карала. ДәүДума мәгълүматы буенча, мондый документларга ихтыяҗ зур. Алар ярдәмендә 10-12нче буынга кадәр ачыкларга мөмкин. Әлеге документларның күбесе цифрлаштырылмаган, гомумән, күпчелек төбәк архивларында һаман да электрон уку заллары юк, ягъни интернетта документларны алып булмый. Шул сәбәпле тарихны, аерым нәсел тарихын, шәҗәрәләрне өйрәнү тоткарлана, дигән фикергә килгән закон проекты авторлары. Хәзер электрон документларны халыкка бушлай бирергәме, әллә түләп ала торган итеп эшләргәме дигән темага сөйләшүләр бара. Генеалогия җәмәгатьчелегенең, әлбәттә инде, табыш ала торган итеп эшлисе килә. Белгечләрне борчыган тагын бер мәсьәлә бар: тәүбә итү кәгазьләрен халыкка ачу кайбер нәселләргә тап төшерергә мөмкин, дип саныйлар.

ЭШСЕЗЛЕК ТҮБӘН, ДИП СӨЕНМӘГЕЗ

«Говорит Москва»: Дәүләт Думасы депутаты Михаил Делягин сүзләренчә, Русиядә эшсезлекнең түбән булуы белән горурланырга кирәкми. «Өченче ел бездә табигый кимү, ягъни үлемнәр миллион кешедән артып китте, һәм моның өчен берәү дә җәза алмады. Узган ел үлүчеләр 600 мең тирәсе булды. Тагын күпмедер, һәрхәлдә 200 меңнән күбрәк, илдән качып китте. Дөрес, киткәннәрнең яртысы кайтты, шулай да минус 700 мең кеше дигән сүз. Бөтен кеше безнең илдә эшсезлекнең түбән булуы белән горурлана. Егетләр, тагын 300 мең кешене мобилизацияләгез, һәм эшсезлек тагын да түбән булачак. Тагын бер миллионны сәламәтлек саклау тармагын үзегезнең искиткеч оптимизацияләү аркасында үтереп бетерегез, һәм эшсезлек тагын да кимиячәк», – дип белдергән ул эфирда. Росстат мәгълүматы буенча, 2023нче елның гыйнварында илдә эшсезлек 3,8 процентка кадәр төшкән. Эшсезләрнең рәсми саны – 2,7 млн.

ЮЛДА ЯМАУ ӨСТЕНӘ ЯМАУ

Социаль челтәрләр: Танылган алып баручы Әбри Хәбриев социаль челтәрләргә видео урнаштырган. «Җан әрнүе» дип аталган әлеге видеода артист үзе яши торган «Салават күпере» торак комплексындагы юллар проблемасын күтәрә. «Залесный бистәсеннән ТЭЦ урамына кадәр юлларны киңәйтеп, 4 полосалы итеп ясадылар. Искиткеч шәп юл, чыгуы-керүе җан рәхәте, тик, урыслар әйтмешли, бер «но» бар: бу бәхетле хәрәкәт ТЭЦ урамына кадәр генә бара. Аннары ул 4 полоса 3кә, әТЭЦ урамында 1гә кала. Кичке 6-7ләр тирәсендә шушы 3 полосадан машиналар киләләр дә менә шулай бер юлга кереп кысылалар. Мондагы бөкене күрсәгез, мондагы бөкене күрсәгез! Хәерчегә якты йөз күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр бит. Безне инде автомат рәвештә хәерчегә кертеп, 2018нче елдан бирле шушы юлга ямаулык өстенә ямаулык салып тик торалар. 5 ел була түгелме соң инде быел?! Бу юлның начарлыгын күрсәгез... Ун минутлык араны ярты сәгать кайтабыз. Шәһәребез җитәкчесе Илсур Метшин сүзләренчә, Нурихан Фәттах урамын киңәйтү проекты әзер, тик аңа акча юк икән. Кая китте икән алар? Кайчан булыр икән алар? ТЭЦ урамына кадәр ясадык, калганын үзегез карарсыз, дигәннәрдер инде безгә», – дип сөйли Әбри Хәбриев видеода.

СӨЙЛӘШЕП УТЫРЫР ИДЕК...

«РИА Новости»: Русиялеләр Петр I, Сталин һәм Пушкин белән аралашырга тели. Бөтенрусия халык фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәсе шуны күрсәтә. Петр I – 17, Сталин – 15, Пушкин 7 процент тавыш җыйган. Сораштырылган кешеләр тагын Ленин, Екатерина II, Ломоносов, Столыпин, Николай II, Суворов, Брежнев, Явыз Иван, Жуков, Лермонтов, Александр II белән аралашырга теләүләрен белдергән.

УРМАННАР ЯНА БАШЛАГАН

«Коммерсантъ»: Әле кар да эреп бетмәде, ә МЧС белән Рослесхоз янгын куркынычы зур булган сезонның башлануын хәбәр итте инде. Якутия Республикасында, Хабаровск һәм Красноярск крайларында, Иркутск һәм Амур өлкәләрендә быел да көчле урман янгыннары булыр дип фаразлана. Хөкүмәттә исәпләп тә биргәннәр: былтыр 3,3 млн гектар урман янган булса, быел 5,5 млн гектар януы ихтимал. Гомумән, 18 төбәктә янгын куркынычы сезоны ачылган инде. Байкал аръягы, Бурятия һәм Приморьеда яна башлаган. 2023нче ел башыннан Русия урманнарында 40 зур янгын теркәлгән.

Комментарии