УКЫТУЧЫЛАРНЫ ДОНБАССКА ҖИБӘРӘЛӘР

УКЫТУЧЫЛАРНЫ ДОНБАССКА ҖИБӘРӘЛӘР

«Коммерсантъ»: Русия педагогларын Донбасс мәктәпләренә командировкага җибәрергә җыеналар. Анда барырга әзер булган укытучыларны Бурятиядә һәм Новосибирск өлкәсендә туплый башлаганнар инде. Аларга ике тапкыр күбрәк хезмәт хакы һәм, өстәп, командировка акчасы түләргә вәгъдә итәләр. Элегрәк Русия Мәгариф министры Сергей Кравцов, Донецк һәм Луганск мәктәпләре 1нче сентябрьдән Русия белем бирү стандартларына күчәчәк, дип хәбәр иткән иде. Газета журналисты Новосибирск өлкәсе мәгариф министрлыгы белән элемтәгә кергән, анда Донбасска җибәрү өчен укытучыларны ихтыяри нигездә генә җыюларын әйткәннәр. Ничә педагогны җибәрү ниятләнә, алар анда күпме калачак – анысы турында әлегә мәгълүмат юк. Җирле мәктәпләрдә эшләүче укытучылар мондый тәкъдим турында ишеткәннәре булмавын әйткән. Донбасска укытучыларны гына түгел, медикларны һәм төзүчеләрне дә җибәрергә мөмкиннәр. Мәсәлән, Омск өлкәсе Луганскига биш хирургны җибәргән инде. Сәламәтлек саклау министрлыгы «табиблар Донбасска фәкать үз теләкләре булса гына җибәрелә» дип шәрехләмә биргән.

«БЕЗНЕ КАП БЕЛӘН КУРКЫТЫП БУЛМЫЙ»

«Российская газета»: Россельхознадзор башлыгы Сергей Данкверт Европадан кертелә торган яшелчә һәм җиләк-җимешләрне башка илләрдән кертә башладык, санкцияләр аркасында импорт кимемәде, дип интервью биргән. «Хәзер бәрәңге, кишер, чөгендер, кәбестә, алма, виноградны Ираннан алабыз. Азербайҗаннан кертә торган әйберләр дә күбәйде. 600 тонна итне чит илләргә чыгарабыз, үзебез 500 тонна ит сатып алабыз – төрле итләр. Барысы да бик борчылса да, Эквадордан банан кертү дә кимемәде, киресенчә, бу елның биш аен карасак, 3 процентка артты да әле. Хәзер менә каплар белән проблемалар бар. Тик безне сөт салына торган ак каплар белән генә куркытып булмый. Бәлки, TetraPak кабыннан башка яхшырак та булыр әле: сөт киштәләрдә бер ел түгел, берничә ай сакланыр, табигатьне дә сакларбыз – андый пластик каплар бик озак таркала бит», – дигән ул.

ҮЗЕБЕЗНЕКЕН АЛСАҢ...

RT: Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов Русиядә җитештерелгән автомобиль сатып алучыларны 2-3 елга транспорт салымыннан азат итәргә дигән тәкъдим белән чыккан. Ул бу мөрәҗәгатен Русия Сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуровка юллаган. Депутат фикеренчә, чит ил җитештерүчеләре Русиядән киткәннән соң, үзебезнең автозаводларның җитештерү күләмен торгызу мөмкинлеге барлыкка килде. Русиялеләрне берничә елга транспорт салымыннан азат итеп торып булса, алар үзебезнең машиналарны күбрәк сатып ала башлар иде, дип уртаклашкан ул. Шулай ук Милонов иске машиналарны утильләштерү программасын яңадан башлап җибәрү, Русиядә җитештерелгән яңа автомобиль сатып алучыларга субсидияләр бирү турында да уйлап карарга кирәк дип саный.

ИКЕ ЕЛ САКЛАНГАН СЕР АЧЫЛГАН

«Baza» телеграм-каналы: Курган өлкәсендә полиция майоры эш машинасында барганда бер ирне бәрдергән һәм ул шикаять итмәсен өчен, аның дәшмәвен азык-төлек белән «сатып алган». Серле һәлакәт 2020нче елда ук булган икән инде. Бәлки, шулай йомылып та калыр иде, ләкин вакыйганың шаһитләре табылып, тиешле җиргә җиткергәннәр. Өлкән участковый, полиция майоры Марина Иванова эш урыныннан бирелгән «Нива» машинасында рульдә барганда, йокымсырап китеп, бер авыл кешесен бәрдергән. Ирнең аягы сынган, шулай да гомеренә куркыныч янамаган. Иванованың гаепле булып каласы килмәгән һәм ул иргә килешү тәкъдим иткән: һәлакәт турында сөйләмәсә, майор аңа азык-төлек алып килеп бирәчәк, биш мең сум акча да өстәячәк. Һәлакәткә тарган ир ризалашкан. Больницага баргач, кулымны егылып имгәттем дип аңлаткан. Полиция майоры да килешүнең үзенә төшкән өлешен үтәгән: ирнең өенә азык-төлек һәм биш мең сум илтеп биргән. Дөрес, ничә сумлык һәм ничә сумка әйбер икәнлеге әйтелми. Ике ел үткәч, быел июньдә Курган өлкәсе полиция бүлегенә исемен әйтергә теләмәгән берәү шалтыратып, бу һәлакәт турында барысын да сөйләп биргән. Полиция хезмәткәрләре теге аягы сынган ирне эзләп тапкан, сораштырган, ул барысын да бәйнә-бәйнә аңлаткан. Хәзер Курган өлкәсенең Куртамыш районы бердәнбер хатын-кыз участковыеннан мәхрүм калырга мөмкин: Ивановага, вазифасын үз файдасына кулланган өчен, җинаять эше ачулары ихтимал.

ПЕСИ ТАБИБКА КОВИД ЙОКТЫРГАН

«Реальное время»: Ковид бетте, дигән сүз торган саен ешрак яңгыраса да, бик үк бетеп җитмәгән икән әле. Франциядә әнә җәмәгать урынында кабат медицина битлеге кия башлау турында сүз чыккан. Илнең сәламәтлек саклау министры Брижит Бургиньон, коронавирусның яңа төрләре бик йогышлы, битлек киеп, үзебезне генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләрне дә саклыйбыз, дип чыгыш ясаган. Сингапурда ковидтан беренче тапкыр бала үлеме теркәлгән. Ул 12 яшьтән кечерәк булган, диелә. Ә 18 айлык сабыйның баш миендә шул вирус аркасында ялкынсыну башланган. Таиландның шаһзадә Сонгкл Университеты галимнәре COVID-19 вирусының мәчедән кешегә күчү фактын раслаган. Моңа кадәр чирнең хайваннан кешегә йогуының исбатланган очрагы юк иде әле. Бангкокта ата белән улны ковид билгеләре булу сәбәпле больницага салганнар. Аларның мәчесен дә ветеринарга тикшертергә җибәргәннәр. Танавыннан мазок алганда, йорт хайваны табибка төчкереп җибәргән. Мәчедә ковид расланган, ә берничә көннән аннан анализ алган табиб та коронавирус белән чирләп киткән.

Комментарии