- 28.05.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №21 (29 май)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Интертат»: «Татар телен белү барыбер гаиләдән тора. Әлбәттә, мәктәпнең дә роле зур. Балалар бакчасының да. Ләкин телне белмәү, туган телне оныттыру – ул гаилә проблемасы. Мин министр чагымда алай дип әйтә алмый идем. Хәзер, киткәч, курыкмыйча әйтә алам. Гаиләдә ничек куясың – ул шулай була да» (Актаныш районы башлыгы Энгель ФӘТТАХОВ).
Бу әле суверенитет түгел иде…
«Ватаным Татарстан»: «Үзгәртеп кору еллары иреккә чыгарга капкаларны киң итеп ачып кую булды. Әмма капкадан чыккач, ирегеңне ничек файдаланырга белмисең яки бу иректән файдаланырга теләмисең икән, ирек бирүчене гаепләүнең мәгънәсе юк. Без әле дә шуларны гаеплибез. Имеш, Горбачев, Ельцин илне бетерде. Алар илне бетермәде, ирек капкасын ачты. Иректән әрсезләр файдаланды. Күпчелек халык иреккә чыккач та, безне ашатып, йоклатып торырлар әле дип, тынычланып калды. Төрмәдә ачтан үлмисең бит, ни дә булса ашаталар. Йоклар урын бар. Безнең халыкта менә шул булган иректән файдалану теләге булмады. Бәйсезлек турында Декларацияне урамнарга чыккан дистә меңнәрчә кешеләр басымында кабул иттек. Шушы сәяси нигезне салып куйгач, иреккә чыккан халык сүрелде дә китте. Алай булмый! Бәйсезлекне игълан итү – әле ул ниятеңне, ихтыярыңны гына белдерү. Әле бу суверенитет дигән сүз түгел, аңа ирешү өчен озак еллар тырышырга, көрәшергә кирәк (дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс САФИУЛЛИН).
Мәктәп укучысыннан чираттагы һөҗүм
«Бизнес Онлайн»: Саратовның Вольск шәһәрендә 15 яшьлек үсмер мәктәпкә бозваткыч һәм «Молотов коктейле» алып килгән. Шартлаткыч матдә тутырылган шешәне класс ишек төбенә ыргыткан, бозваткыч белән бер кызга суккан. Хәзерге вакытта ул реанимациядә. Һөҗүм ясар алдыннан, малай видео яздырып калдырган: «Мин бик куркам. Ләкин моны эшләргә кирәк, минем турыда нәрсә генә уйласалар да, ничек кенә булып чыкса да. Барыгызга да уңышлар. Дмитрий исән калыр дип ышанам – ул минем дустым. Барысы да әйбәт булыр дип ышанам», – ди ул анда. Ә «ВКонтакте» сәхифәсендә: «Берничә кешене генә үтерә алсам да, бик шат булачакмын. Мин киләчәгемә битараф, аның мәгънәсен күрмим, ләкин нинди дә булса файда эшләп калырга телим – ул файда үтерү булса да», – дип язып куйган булган.

Комментарии