Президент – фокусчы?

Президент – фокусчы?

«Бизнес Онлайн»: Украина Президентына сайланган Владимир Зеленский Русиянең НТВ телеканалында «Магия» дигән шоу алып бара башлаячак. Бу хакта телеканал сайтында анонс чыккан. «Зеленский һәрвакыт фокусларның рәтен белә иде. Яңа шоу һәм аның алып баручысы – халык тарафыннан Украина президенты булып танылган Владимир Зеленский», – диелгән анонста.

Русия казнасы тирән бит ул, киң бит ул

«Азатлык»: The Bell журналистлары «ДНР» һәм «ЛНР» дип аталучы Украина төбәкләре Русия паспортын, ә соңрак Русия пенсияләрен алырга теләсә, казнадан күпме акча чыгачагын исәпләгән. Русия тарафлы фетнәчеләр контролендәге Донбасс төбәге кешеләренә Русия паспорты бирү Пенсия фонды бюджетына 100-175 млрд сумга төшәргә мөмкин.

5 меңлек бирсәң, фотога төшерәләр

«Шәһри Казан»: «Билет алганда 5 мең сумлык акча белән түлисез икән, сезне фотога төшерәчәкбез». Пермь автобусларында әнә шундый игъланнар пәйда булган. «Ялган 5 меңлекләр күбәеп китте, шуннан сакланабыз, зыянны үз кесәбездән түлисе килми. Шуңа күрә җитәкчелек 5 меңлек сузучыларны фотога төшереп барырга тәкъдим итте», – дип аклана кондукторлар.

Туйганчы йокларга кирәк

«Татар-информ». Эштә стресс алу һәм йокы туймау йөрәк-кан тамырлары авырулары үсеше куркынычы белән бәйле. Хезмәтләре Европа кардиология җәмгыятенең European Journal of Preventive Cardiology журналында дөнья күргән медицина хезмәткәрләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Галимнәр 18 ел эчендә 25 – 60 яшьтәге эшкә сәләтле 1959 кешене өйрәнгән. Ул кешеләр диабеттан яки югары кан басымыннан интеккән. Галимнәр, стресс – 1,6 тапкырга, ә йокы җитмәү 1,8 тапкырга йөрәк авырулары куркынычын арттыруын ачыклаган. Тикшеренү авторларының берсе – Мюнхен техник университетының медицина факультеты профессоры Карл-Хайнц Ладвига фикеренчә, йокы туймау, ягъни нормаль йокы булмау мондый очраклар белән турыдан-туры бәйле.

Моннан тыш, галимнәр берничә тәкъдим җиткерә. Алар эшләрне биш-ун минутка калдырырга, буш вакытта спорт белән шөгыльләнергә, гәүдә авырлыгын күзәтеп торырга һәм социаль элемтәләрне җайга салырга киңәш итә.

Комментарии