КОЙМАК АШАП ҮЛГӘН

КОЙМАК АШАП ҮЛГӘН

«Baza» телеграм-каналы: Омск өлкәсендә коймак ашау конкурсында бер хатын-кыз үлгән. Өлкәнең «Коммунальник» санаториенда Май чабу бәйрәмен үзенчәлекле итеп билгеләп үтәргә булганнар – коймак ашау буенча конкурс оештырганнар. Ярыш вакытында 38 яшьлек Татьянаның тамагына коймак тыгыла, ләкин ул барыбер ашаудан туктамый, җиңәр өчен, тәлинкәдәге коймакларны һаман авызына тутыра. Бермәлне зәңгәрләнеп чыга, сулый алмый башлый, аңын югалтып егыла. Шундагы кешеләр хатынны үз көчләре белән аңына китермәкче булып карый. Кизү торучы табиб та килеп җитә, тик Татьянаны коткара алмый. Урынга килгән «ашыгыч ярдәм» хезмәткәрләренә үлем фактын әйтергә генә кала.

СЫЙФАТНЫ ТИКШЕРЕРГӘ КИРӘК

«Коммерсантъ»: Төркиядә җир тетрәүләрдән соң, Русия цементчылары сыйфат контролен кире кайтарырга кирәк дип белдергән. Русия сәнәгать хезмәткәрләре һәм эшмәкәрләр союзы (РСПП) һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы хөкүмәткә мөрәҗәгать әзерли башлаганнар инде. 2017-2020нче елларда цемент сыйфатын Росстандарт тикшерә иде, ләкин пандемия вакытында бу эш туктатылды, соңыннан ведомствоның әлеге вәкаләте бетерелде. «Союзцемент» бу мәсьәләдә дәүләт контроле булырга тиеш, дип белдерә. Газета сораштырган экспертлар проблема цемент һәм башка төзелеш чималлары сыйфатында гына түгел дип саный. Русиядә һаман да 90нчы елларда төзелгән сейсмик куркыныч (җир өсте тирбәлешләрен, җир тетрәүләрне билгеләп бара торган) карталары гамәлдә, ә күп кенә илләрдә аларны һәр 20-25 ел саен яңартып торалар. Русиядә дә сейсмик яктан Төркиягә охшаш районнар, җир кабыгының ярылган урыннары бар. Мәсәлән, Красноярск тирәләрендә.

АКШ ПРЕЗИДЕНТЫНА ПЕНЗАГА ЮЛ ЯБЫК

Lenta.ru: Пенза губернаторы Олег Мельниченко АКШ президенты Джо Байден һәм аның гаилә әгъзаларына Пензага керүне тыйган. АКШ 24нче февральдә 9 министрга һәм 45 губернаторга, шул исәптән Мельниченкога да санкцияләр керткән иде. Пенза губернаторы моның белән горурлануын әйткән, «димәк, без барысын да дөрес эшлибез» дигән. «АКШ президенты Джо Байденга һәм аның гаилә әгъзаларына Пенза өлкәсенә керүне тыю турында карар кабул иттем. Безнең төбәк Русияне һәм аның халкын мыскыл иткән, кулларында дистәләгән мең тыныч халык каны булган кешеләрне өнәми. Безгә андыйлар кирәк түгел. Пенза халкы һәрвакыт башкаларның кайгысын уртаклашу, яхшылык, гаделлек белән аерылып торды. Бу сыйфатлар Байден әфәндедә беркайчан булмады. Булмас та, дип шикләнәм – төзәлергә шанслар аз. Бу фикеремне якташлар да хуплар», – дип язган губернатор үзенең телеграм-каналында. Социаль челтәрләрдә «Байден һәм Пенза» темасына шаярулар пәйда булган.

КАЙСЫ РАЙОН АЛДА, КАЙСЫ АРТТА?

«Ватаным Татарстан»: Республика районнары һәм шәһәрләренең социаль-икътисади үсеш рейтингы чыкты. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, республиканың Икътисад министрлыгы әзерли. Исемлек 45 баскычтан тора. Рейтингка ышансаң, Татарстанда иң яхшы тормыш – Әлмәт районында. Нефть төбәге былтыргы исемлектә өченче булса, быел беренчелеккә чыккан. Узган ел беренчелекне алган Лаеш районы быел – икенче урында. Яшерен-батырын түгел, аны Казанга терәлеп торуы коткара. Казан узган ел икенче урында булса, быел – өченче. Беренче бишлеккә кергән Тукай һәм Түбән Кама районнарында (быел алар урыннары белән алмашынган. – Ред.) да вазгыять тотрыклы. Элекке елда рейтингның иң соңгы баскычында урнашкан Кайбыч районы бер ел эчендә 15нче урынга күтәрелгән. Моңа М12 югары тизлекле автомобиль трассасы сәбәпче. Билгеле булганча, республика аша уза торган яңа юлның озынлыгы 142 км булачак, шуның 60 км нәкъ менә Кайбыч районына туры килә. Кайбыч артыннан Лениногорск һәм Нурлат районнары да югары сикергән. 2022нче елны зур югалтулар белән тәмамлаучылар арасында беренчелек – Актаныш районында. Ул бер ел эчендә 20 баскычка түбән тәгәрәгән. Исемлекнең иң ахырында – Арча, Чүпрәле һәм Балтач районнары. Былтыргы рейтингта Чүпрәле – 33, Арча – 37, ә Балтач 38нче урында булган.

ХӘРБИ ӘЗЕРЛЕКНЕ МӘҖБҮРИ ИТМӘКЧЕ

«Известия»: Дәүләт Думасының иминлек буенча комитеты рәисе урынбасары Анатолий Выборный дәүләт хезмәткәрләренә хәрби әзерлек курслары узарга тәкъдим иткән. Бу аларга махсус хәрби операция шартларына җиңелрәк җайлашу һәм бигрәк тә чик буе территорияләрендә теләсә нинди хәлләргә әзер булып тору мөмкинлеге бирәчәк, дигән ул. «Дәүләт хезмәтендә эшләүчеләрнең барысы да хәрби әзерлек курсын узарга тиеш – кешеләр шундый фикердә. Мин моны хуплыйм. Хәрби әзерлек мәҗбүри булырга тиеш. Моны бөтен дәүләт хезмәткәрләре аппаратын, җирле хакимиятләрне көчәйтелгән әзерлек режимына мобилизацияләү дип тә атарга мөмкин. Тактик һәм физик әзерлекне ныгытырга, мәгълүмати иминлек өлкәсендәге белемнәрен яңартырга кирәк», – дип белдергән ул.

КОРАЛ АЛУ КАГЫЙДӘЛӘРЕ ҮЗГӘРӘ

«Российская газета»: «Корал турында»гы Федераль закон үзгәртелде. Документ рәсми газетада басылып чыкканнан соң 90 көн үткәч үз көченә керә.

Беренче тапкыр корал сатып алырга теләгән гражданнар башта тикшерү аша үтәргә тиеш булачак. «Сәламәт-авыру» дигән типтагы тикшерү генә түгел бу. «Гражданнарның хокукларына һәм ирегенә, дәүләт һәм җәмгыять иминлегенә куркыныч тудыра торган тайпылышлары» юкмы дип тикшерәчәкләр. Моны йә эчке эшләр органнары, йә ФСБ башкарыр дип көтелә. Әгәр кеше куркыныч була ала дип табылса, аңа корал сатып алуга лицензия бирелмәячәк. Тик бу тыю гомерлеккә түгел, ике генә елга. Искәрмә бар: хәрбиләр һәм аз санлы халык вәкилләре мондый тикшерү аша үтмәячәк. Шул ук вакытта кулында инде коралы булган гражданнарга да тикшерү билгеләргә мөмкиннәр.

Яңа закон буенча, тагын берничә категориягә корал алуга лицензия бирелмәячәк: белә торып җинаять кылган җинаятьчеләргә; суд карары буенча җинаять җаваплылыгыннан азат ителгән, тик белә торып кылган җинаяте өчен җәзасын үтәмәгәннәргә (ярлыкау алган яки җәзалау өчен каралган вакыт чыккан булырга мөмкин); исерек булу-булмауны күрсәтә торган медицина тикшеренүе узудан баш тарткан өчен җәзага тартылганнарга. Бу кешеләргә дә тыю гомерлеккә түгел.

Комментарии