Конгоны узганбыз!

Конгоны узганбыз!

Lenta.ru: Демократия дәрәҗәсе рейтингында Русия Конгоны куып җиткән. Без хәзер 134нче урында. Төрле дәүләтләрдә демократиянең ни дәрәҗәдә булуын Британиянең Economist Intelligence Unit компаниясе өйрәнгән. Исемлектә барлыгы 165 дәүләт. Беренче урында – Норвегия, аннан соң Исландия, Швеция, Яңа Зеландия, Финляндия. Ә иң азакта Чад, Сүрия, Үзәк Африка республикасы, Конго Демократик Республикасы һәм Төньяк Корея.

Дөрес «утырмаган»

«Baza»: Бу арада Хөкүмәттә яңа министрлар кабинеты төзеп мәш килсәләр, элеккеге икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев төрмәдә караватта утырган өчен шелтә алган. 2 млн доллар ришвәт алуда гаепле дип табылган экс-министр 2018нче елдан бирле Тверь өлкәсендәге 1нче төзәтү колониясендә утыра. Ул китапханәдә эшли, иске китапларны төпли, шулай ук икътисади түгәрәк алып бара икән. Анда берничә дистә тоткын йөри, ди. Тик күптән түгел Улюкаевны прокурор тикшерүе барышында, ягъни тиешсез вакытта караватында утырып торган хәлдә «тотканнар». Экс-министр аңлатма язып котылган.

Вәсиләне югалтканга 4 ел

«Шәһри Казан»: Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафатына 26нчы гыйнварда 4 ел булды. Кызы Камиләне тапканнан соң, хәле начараеп, 36 яшендә дөньядан китеп барды ул. «Улыбыз Кәрим мәктәптә укып йөри, 8нче февраль көнне аңа 8 яшь тула. Вакытыннан алда туганга, Камилә кызыбыз авырый, ятып кына тора, утырмый да, йөрми дә. Бераз сөйләшә. Казанда, Мәскәүдә дәвалану курсы үтте, быел Кытайга да барырга планлаштырабыз», – дип сөйләгән Вәсилә Фәттахованың ире Илгиз Әбдрәкыйпов.

90нчы еллар кайтавазы

«Бизнес Онлайн»: Соңгы вакытта Татарстанда «закондагы караклар», оешкан җинаятьчел төркемнәр активлаша башлаган. «90нчы елларны искә төшерегез: криминаль хәбәрләр сугыш кыры вакыйгаларын хәтерләтә иде бит. Бертуктаусыз сугышлар, атышлар, аларда бандитларның гына түгел, бер гаепсез гражданнарның да үлүе… Бу 90нчы елларның кабатлануына юл куймаячакбыз. Башын күтәрергә маташкан группировкалар булса, аларның «башын чабып атачакбыз», – диде Татарстанның Эчке эшләр министры Артем Хохорин үзләренең йомгаклау коллегиясендә.

Комментарии