САЛЫМНЫ АРТТЫРМАКЧЫЛАР

САЛЫМНЫ АРТТЫРМАКЧЫЛАР

«Интерфакс»: Русиядән читкә киткән үзмәшгульләргә һәм шәхси эшмәкәрләргә салымны арттырырга тәкъдим итәләр. «Безнең илдә үзмәшгульләргә, шәхси эшмәкәрләргә льготалы салым режимы булдырылды. Үзмәшгульләр кеременнән 4-6 процент салым түли. Чит илгә китеп барган кешеләр моннан явызларча файдаланмасын дип, Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин алар өчен бу льготалы режимны гамәлдә чыгарырга тәкъдим итте», – дип белдергән «Бердәм Русия» партиясе башлыгы урынбасары Андрей Исаев. Салым түләүдә үзгәреш Русиядән алты айдан озаккарак киткәннәргә кагылсын, диләр. Әлегә тәкъдим закон проекты итеп әзерләнмәгән. Финанслар министры Антон Силуанов журналистларга белдергәнчә, хөкүмәттә депутатларның бу тәкъдиме турында беләләр, тик нинди дә булса карарга килмәгәннәр әле. «Барысын да үлчәп, зыян салмый торган итеп эшләргә кирәк. Компанияләрен чит илдә теркәп, хезмәтләрен Русиядә күрсәтеп ятарлар, нәтиҗәдә, Русия бюджетына НДФЛ да, иминият кертеме дә түләмәсләр», – дип кисәткән Силуанов.

«СӘНГАТЬНЕ ДӘ БЕРЕНЧЕ, ИКЕНЧЕ ЛИГАГА БҮЛЕР ИДЕМ»

«Ватаным Татарстан»: «Милләтнең үз йөзе, ниндидер бер калыбы булырга тиеш. Мөмкинлегем булса, мин әле сәнгатьне дә хоккейдагыча югары лига, беренче лига, икенче лига, дип бүлеп җыяр идем. Кайбер кагыйдәләргә искелек калдыгы дип карарга ярамый. Шул ук цензурага. Әгәр цензура булса, мәгънәсез җырлар чыкмас иде, кем нәрсә тели – шуны сөйләп тә йөрмәсләр иде. Цензура булмаса да, калып булырга тиеш. Киңәшләшеп эшләү булсын. Менә бу җырыңны алмаштырсак, ничек булыр иде, дип, мәсәлән. Түзеп торырга ярамый бит инде. Сәнгать бер калыпка керсә, тамашачы да калыпка керер иде. Сертификат, лицензия, маршрут кәгазе – тәртипкә салуның ысуллары. Сәхнә тотучы кайберәүләрнең халыкны мишәрләргә, типтәрләргә бүлүенә дә мин каршы. Без – татарлар! Без – бөек халык! Менә шуны һичкайчан хәтердән чыгарырга ярамый, бүлгәләнү, бүлгәләргә тырышу беркайчан да юньлегә илтми. Халык артистның һәр сүзен чынга ала. Шуңа күрә калып кирәк. Программаны да раслату кирәк» (Русиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов).

МЕТОДИКА ТҮГЕЛ, МОХИТ БУЛМАВЫ ГАЕПЛЕ

«Татарстан 24» телеканалы: Татарстанда чыгарылыш класс укучыларының татар телен белмәвендә күбесенчә мохит гаепле, чөнки балаларда телне өйрәнүгә ихтыяҗ юк, дип саный ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин. Аның сүзләренчә, хәзер мәктәпләрдә телне өйрәтү методикасы үзгәрә, әмма бу гына җитми, алга китеш булсын өчен, телгә чынлап та ихтыяҗ булырга тиеш. «Безгә бу телдә барлык урында да сөйләшергә кирәк. Ихтыяҗ булганда гына ул сөйләм теленә әйләнә. Билгеле, төрле аудитория бар. Кемдер татар телен белмәскә мөмкин. Без бу аудиторияне дә хөрмәт итәргә тиеш. Әгәр без татар телендә сөйләшәбез икән, әлеге аудиторияне тәрҗемә әсбаплары белән тәэмин итәргә кирәк. Бу да проблема булып тора», – дип белдерде ул.

МАХСУС ОПЕРАЦИЯ БАРГАНДА ЯЛ ИТЕП ЯТМАСКА!

«Российская газета»: «Русия коммунистлары» партиясе Яңа ел ялларын кыскартуны сорап, Дәүләт Думасына мөрәҗәгать юллаган. «Тик бу махсус хәрби операция барганда гына. Ул тәмамлангач, әлбәттә, каникулларны кире кайтарырга кирәк булыр. Гомумән, махсус хәрби операция барган чорда гадәти ялларны да киметергә, атнасына 6 көнлек эш режимына күчәргә кирәк. Һәрхәлдә ирләргә», – дигән партия җитәкчесе Сергей Малинкович.

Комментарии