Казан – урыс шәһәре?

Казан – урыс шәһәре?

«Эхо Москвы»: «Минем Мәскәүдәге патриот дусларым, урыс милләтчеләре, империячеләр – теләсә кем әйтә, кем инде ул Губайдулла Тукай (бу сүзләрне әйткән кешенең белемсезлеген күрсәтү өчен, бөек шагыйрьнең исемен ул әйткәнчә калдырдык – Тукай гафу итсен! – Ред.) Казанда, ди. Бернинди дә Тукай юк. Әйдәгез, аэропортка Лобачевский исемен бирик. Казан барыбер дә күпчелек дәрәҗәдә урыс шәһәре, һәм бу шәһәр өчен Тукайга караганда Лобачевский зуррак мәгънәгә ия» (бүген Лондонда яшәүче журналист Олег Кашин «Персонально ваш» тапшыруында эфир вакытында).

Татар теленнән репетиторга калмагаек

«Азатлык»: «Мин Русия Президентының телләр турындагы боерыгы абсурд дигән позициядә торам. Бернинди урыс телен татар теле сәгатьләре белән алмаштыру булмады. Хәзерге вакытта ике бала атасы буларак безнең республикада татар теле сәгатьләре җитмәүне әйтә алам. Һәм якын киләчәктә улым көндәлек дәрәҗәдә генә булса да татар телен белсен өчен, репетитор ялларга туры киләчәк (Чаллы шәһәр шурасы депутаты Рузил Мингалимов).

Комментарии