ПОВЕСТКА АЛЫП ТА КОМИССАРИАТКА КИЛМӘСӘҢ НӘРСӘ КӨТӘ?

ПОВЕСТКА АЛЫП ТА КОМИССАРИАТКА КИЛМӘСӘҢ НӘРСӘ КӨТӘ?

 

«Baza» телеграм-каналы: Соңгы көннәрдә каналыбыз язылучыларыннан килгән иң популяр сорау: «Повестка» килсә, ә син өйдә булмасаң нишләргә?» Бу сорауны Оборона министрлыгы ачкан туры элемтә номерына юлладык. Менә нинди җавап килде:

«Хәзерге вакытта хәрби комиссариатка килмәгән өчен җаваплылык Административ хокук бозулар Кодексының 21.5нче «Гражданнарның хәрби исәп буенча бурычларын үтәмәве» маддәсе нигезендә билгеләнә. Җәзасы – 500 сумнан 3 мең сумга кадәр штраф. Повестка алып та комиссариатка килмәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралмаган. Гражданин хәрби комиссариатка килеп, медицина тикшеренүе узып, мобилизация комиссиясе карар кабул иткәч һәм хәрби комиссариат тиешле боерыкны чыгаргач кына мобилизацияләнгән булып санала. Менә шуннан соң килми йөрсәң, Җинаять Кодексының яңа гына кабул ителгән 337нче маддәсе нигезендә җаваплылыкка тартулары мөмкин».

«СПОРТ ЯРЫШЛАРЫН ТУКТАТЫРГА, АРТИСТЛАРНЫ – АГИТБРИГАДАГА»

«ВКонтакте»: «Болгар радиосы»ның элекке баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов шәхси сәхифәсендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановка ачык мөрәҗәгать белән чыккан. «Илдә «өлешчә мобилизация» бара. Утызны узган, инде кырык-илле яшьләре тулган ирләрне, дистәләгән авырулары була торып та, медицина тикшеренүе уздырмый гына хәрби полигоннарга алып китәләр. Ә шушы вакытта типсә тимер өзәрдәй спортчылар туп, шайба куа, чаңгы-роллерларда чаба. Үзәк каналлар комментаторлары алар йөгергәнгә көчәнә-көчәнә кычкырып тора. Улы, ире авыру килеш салкын кыр казармаларында, окопларда булган хатын-кызларны, «әти кайтсын гына, һәр сүзен тыңлар идем» дип көткән сабыйларны шушы рәвешле хөрмәтлибез, юатабызмы без?! Русия төбәкләренең федераль үзәккә үз инициативалары белән мөрәҗәгать итү хокукы бар. Шуны күздә тотып, Сездән үтенеп сорыйм:

Хәрби болганышлар тәмамланганчы, Русиядә һәртөрле спорт ярышларын тыярга!

Илгә куркыныч яный икән, спортчылар да Ватан сакчылары сафында окопларда, казармаларда булырга тиеш.

Илнең ирләре бәрелеш урыннарында булганда, телевизордан «әтәч сугышлары»н (ММА, бокс) күрсәтү – мәгънәсезлек.

Мин мәдәни өлкәдә озак еллар хезмәт иткән кеше. Бүген мәдәни агарту бригадалары халыкның рухын күтәрергә тиеш. Һәм төбәкләрдә, һәм фронт сызыгында. Шәхсән үземнең сәламәтлегем аркасында корал тотып (хәрбиме ул, хезмәт коралымы) илгә файда китерү мөмкинлегем юк. Агитбригада чыгышларында берсүзсез катнашыр идем. Ә бригадаларны мактаулы исемнәр алган җырчы-артистлардан җыю кирәк. Чөнки алар – Дәүләт ышанычлылары. Алар Дәүләт сәясәтен үткәрергә бурычлы», – дип язган ул.

«АЮ ТАБАНЫ» КОМАЧАУЛАМЫЙ...

«РИА Новости»: Кырымнан билгеләнгән сенатор Ольга Ковитиди хәрби хезмәтне үтәүне кичектерүгә нигез булып торган кайбер чирләрне исемлектән сызып атарга кирәк, дип белдергән. «Хәрби хезмәткә яраклылык критерийларын яңартырга кирәк. Хәзерге вакытта, әйтик, «аю табаны» һәм билгеле бер дәрәҗәдә сколиоз булган егетләр хәрби хезмәткә һәм җыеннарга чакырылудан азат ителә. Кайбер чирләрне хезмәт итүгә киртә булып тормый дип танырга мөмкин. Хәзер Русиягә ихтыяри профессиональ армия генә түгел, хәрби хезмәткә яраклы егетләр резервын арттыру да кирәк», – дигән ул.

ДМИТРИЙ ПЕСКОВНЫҢ УЛЫН ХӘРБИ КОМИССАРИАТКА ЧАКЫРГАННАР

«Подъем» телеграм-каналы: Өлешчә мобилизация игълан ителгәннең икенче көнендә үк телефон аша шаяртучылар Русия президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песковның улы Николайга шалтыратып, үзләрен хәрби комиссариаттан дип таныштырып, иртәгә үк комиссариатка килергә кушкан. Николай Песковның аудио җавабы социаль челтәрләрдә таралды. «Иртәгә иртәнге 10да, әлбәттә инде, мин килмим. Әгәр сез минем Песков әфәнде икәнемне беләсез икән, аңларга тиешсез: минем анда булуым бик үк дөрес түгел. Мин моны башка дәрәҗәдә хәл итәчәкмен. Миңа нәрсәнең нәрсә икәнен, нинди хокукларым булуын аңларга кирәк әле. Иртәгә үк мине алып китү – аңлагыз, бу сезгә дә, миңа да кирәкми. Минем Ватанны саклау проблемам юк, тик миңа анда булуның ни дәрәҗәдә дөрес икәнен аңларга кирәк, мин сезгә билгеле бер сәяси нюанслар турында әйтәм», – дигән ул. Дмитрий Песков әлеге сөйләшүдән әһәмиятле өлеше кисеп алынган дип шәрехләгән. «Башта сөйләшүне тулысынча кертүләрен сорагыз», – дип белдергән.

ДЕПУТАТ ФРОНТКА КИТҮНЕ ИҢ ҖИҢЕЛЕ ДИГӘН

«Коммерсантъ»: Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, берничә депутат фронтка китәргә теләкләре булуын белдерде, берничәсе инде әзерләнә дә башладык, дип мактанды. Тик аларның берсе дә мандатларыннан баш тартырга җыенмый. Шуңа күрә Думада бу мәсьәләне яхшылап уйлап бетерергә кирәк: бәлки, законга үзгәреш кертеп, депутатларның да эш урыннары саклана торган итеп эшләрләр. «Коммерсантъ» аралашкан белгечләр сүзенә караганда, махсус хәрби операция зонасына китәргә теләк белдергән депутатлар моны отпуск яки командировка кысаларында эшләрләр, мөгаен, өлешчә мобилизация игълан ителгәнче үк шулай иде. Закон нигезендә, сенаторлар һәм ДәүДума депутатлары гына мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылудан азат итеп торыла.

Дәүләт Думасы депутаты, күптән түгел Җинаять Кодексына «мобилизация» һәм «хәрби хәл» төшенчәләрен керткән кешеләрнең берсе Дмитрий Вяткин фронтка бармый калу карарын кабул итү «бик авыр булды» дип белдергән иде. «Гариза язып фронтка китеп бару – иң җиңел карардыр, мөгаен. Тик депутатларга хәзер халыкка вазгыятьнең җитдилеген аңлату эшләре алып бару мөһимрәк», – дигән иде ул.

Комментарии