- 27.08.2019
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2019, №34 (28 август)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Татар-информ»: Татарстан Дәүләт Советы депутатлары 11нче ноябрьне Угра елгасында каршы тору тәмамланган һәм монгол-татар изүеннән котылган көн итеп билгеләү турындагы федераль закон проектын тәнкыйтьләп чыкты. Депутат Разил Вәлиев әлеге законда экстремизм элементлары булу мөмкин дип саный. «Минемчә, бу законны кабул итсәк, Русиядәге сәяси вазгыятькә тагын бер проблема өстәлә. Әлеге закон проектын экспертизага бирергә кирәк. Моңа кадәр закон проектларын парламент тикшерүләре аша үткәрә идек, безне чакыралар иде. Ә монда үзләре генә кабул иткәннәр. Һәрвакытта да шушындый каршылыклы закон проектлары безгә июль яисә август аенда җибәрелә. Мәсәлән, шул ук телләр буенча закон проекты июль-август айларында килде. Алар шул хәтле акыллы һәм хәйләкәр кешеләр, кайчан август җитәр икән, дип көтеп кенә торалар», – дип чыгыш ясады ул. Утырышта әлеге закон проектын берничек тә хупларга ярамый, дигән нәтиҗәгә килделәр.
Яшәп тә күрсәтә…
«Baza»: ВТБ дәүләт банкы башлыгы Андрей Костин төрле дизайнер эшләнмәләрен бик ярата икән. Соңгы дүрт ел эчендә генә дә ул чит илләрдән йортын бизәү өчен 140 млн сумлык әйберләр кайтарткан. Import Genius порталы мәгълүматларыннан күренгәнчә, банкирның коллекциясендә 2 млн 87 мең сумлык мендәр, берсе-берсе 59 мең сум торган җитен салфеткалар, 521 мең сумлык көзге, 1 млн 390 мең сумлык шәм кую савыты, 737 126 сумлык уенчык көймә макеты, 318 491 мең сумлык керамик ваза, 525 921 мең сумлык ефәк келәм, 84 848 мең сумлык абажур, 46 501 мең сумлык диңгез кабырчыкларыннан үрелгән такыя һәм башка әйберләр бар.
Иң кыйммәт өчпочмак
«Российская газета»: Татарстанда тарихта иң кыйммәтле өчпочмак әзерләнә. «Өчпочмак көне яки иң яхшы әти» дигән фильм төшерү өчен Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 10 млн сум акча биргән. Калган акчаны иганәчеләр бирәсе, ди. Сценарий авторы Юрий Юзеев әйтүенчә, фильм татар телендә булачак, урысчага дубляж ясалачак. Фильмга танылган Русия актерларын чакыру ниятләнә.

Комментарии