«КЫШКЫ ЧИЯ» БУЕНЧА КАРАР ЧЫКТЫ

«КЫШКЫ ЧИЯ» БУЕНЧА КАРАР ЧЫКТЫ

«Коммерсантъ»: Кемерово өлкәсенең элеккеге МЧС идарәсе башлыгы Александр Мамонтовның 2018нче елның 25нче мартында «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында гаебе бар дип таптылар һәм 10 ел 6 айга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем иттеләр. Ул шулай ук 900 мең сум штраф түләргә тиеш булачак. Ә МЧСның янгын куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы булып эшләгән Григорий Терентьев 8 ел 6 ай колония җәзасы алды. Сәүдә үзәгендәге янгында 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булган иде. Запас ишекләр бикле булу сәбәпле, алар кинотеатр залыннан чыга алмады.

БАЛАЛАРНЫ САТЫП АЛЫРГА...

«Газета.ру»: Узган ялларда көн тәртибендә булган вакыйгалар аркасында күмелеп кала язган бер тема бар: ЛДПР фракциясенең Пермь бүлекчәсе башлыгы Олег Постников аборт ясатырга җыенган хатын-кызларга балаларын тапсыннар өчен акча түләргә, ә аннары ул балаларны дәүләт карамагына алырга тәкъдим итте. Сабыйларны аналарыннан сатып алу була инде. Депутат үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә язганча, Пермь краенда туган 23 мең сабыйга 10 мең аборт туры килә, ә Русия күләмендә барлык йөклелек очракларының өчтән бере өзелә. «Бу – федераль масштабтагы проблема. Ләкин абортларны тыю аны хәл итмәячәк, йөклелекне өзү «идән асты»на гына күчәчәк. Без хатын-кызлардан балаларын алып, матди ярдәм тәкъдим итә алабыз. Соңыннан, бәлки, ул хатын-кызларга акыл керер һәм алар үз балаларына ана булыр. Демографик чокырдан чыгу өчен тагын нәрсә эшләп була соң инде?» – дип язган Постников. ДәүДуманың гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре буенча комитеты рәисе Нина Останина «Подъем» электрон басмасына интервьюда, Пермь депутатының идеясе җинаять җаваплылыгы буенча карала торган, дип белдергән. Чөнки Русия Җинаять Кодексы нигезендә, кешеләр белән сәүдә итү тыелган.

«КЫШКЫ ЧИЯ» БУЕНЧА КАРАР ЧЫКТЫ

«Коммерсантъ»: Кемерово өлкәсенең элеккеге МЧС идарәсе башлыгы Александр Мамонтовның 2018нче елның 25нче мартында «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә чыккан янгында гаебе бар дип таптылар һәм 10 ел 6 айга гомуми тәртиптәге колониягә хөкем иттеләр. Ул шулай ук 900 мең сум штраф түләргә тиеш булачак. Ә МЧСның янгын куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы булып эшләгән Григорий Терентьев 8 ел 6 ай колония җәзасы алды. Сәүдә үзәгендәге янгында 60 кеше, шул исәптән 37 бала һәлак булган иде. Запас ишекләр бикле булу сәбәпле, алар кинотеатр залыннан чыга алмады.

30 МЕҢ СУМНЫ ҮЗЕГЕЗГӘ КАЛДЫРЫГЫЗ!

ТАСС: ЛДПР партиясе аена 30 мең сумнан азрак хезмәт хакы алучыларны керемгә салымнан (НДФЛ) азат итәргә дигән тәкъдим керткән. Бу кешеләргә керемнәренең күпчелек өлешен үзләренә калдырырга һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаткан партия лидеры Леонид Слуцкий. Үз тормышларын гына түгел, ил икътисадын күтәрергә дә ярдәм итәчәк, ди. Партия 30 мең сумны яхшы яши башлау өчен җитәрлек дип тапкан, бу сумма хезмәт өчен түләүнең минималь күләменнән (МРОТ) ике тапкырга диярлек күбрәк, дигән дәлил китергәннәр. Проект Хөкүмәткә җибәрелгән. Анда уңай бәяләмә алып, соңыннан Думада кабул ителсә, яңа норма 2024нче елның 1нче гыйнварыннан эшли башларга тиеш.

«ЯТ АГЕНТ» КЫСАЛАРЫ

«РИА Новости»: «Ят агент»лар сайлауларда күзәтүче була алмый – Югары суд пленумы шундый карар чыгарды. Мондый статуска ия булганнар сайлау кампаниясендә катнаша һәм сайлауда билгеле бер нәтиҗәгә ирешүдә үз өлешен кертә алмый дигән карар бар иде инде. Хәзерге карар шуны исәпкә алып чыгарылган.

ЗАВОД АЧЫЛЫШЫ ТОТКАРЛАНА

«Бизнес Онлайн»: Казан янындагы чүп яндыру заводын эшләтә башлау тагын бер елга кичектерелергә мөмкин, 2024нче ел азагыннан – 2025нче ел азагына. Башта Усаклык бистәсендә төзелә торган заводны 2022нче ел азагында кулланылышка кертү ниятләнгән иде, тик Русиягә карата санкцияләр кертелү сәбәпле, эш кичектерелде. Хәзер вакыт тагын күчерелгән. Шул ук вакытта Мәскәү янында төзелә торган дүрт чүп яндыру заводын элек планлаганча 2024нче ел азагында эшләтеп җибәрергә җыеналар.

СУКЫР ЭЧӘКНЕ КҮРМӘГӘННӘР

«Baza» телеграм-каналы: Мәскәү табиблары Даун синдромлы ике яшьлек балага бер атна дәвамында дөрес диагноз куя алмаганнар. Аны теш чыгудан, вирустан һәм хәтта онкологиядән дәвалаганнар, шул ук вакытта гадәти аппендицитны күрмәгәннәр. Нәтиҗәдә кызчык чак кына үлми калган. Югары температурасы төшмәгәч һәм эченә кагылдыртмый башлагач, баланың әти-әнисе «ашыгыч ярдәм чакырткан». Кызыгызның эче каткан, ә температурасы теш чыгу сәбәпле күтәрелгән, дип диагноз куеп киткәннәр. Дүрт көн үткән – хәл яхшырмаган. Бу юлы «ашыгыч ярдәм» табиблары фарингит дип диагноз куйган һәм баланы инфекция больницасына китергән. Андагы табибларда кызда онкология түгелме икән дигән шик туган, тикшеренергә җибәргәннәр. Бу вакытта сабыйда өянәк башланган булган инде. Ниһаять, УЗИ ясаганнар һәм ул кызчыкта үлекле аппендицит булуын күрсәткән. Тиз арада операция ясаганнар. Тагын ике көнгә соңга калсалар, баланы коткарып калып булмас иде.

УКУЧЫЛАРНЫ НӘРСӘГӘ ӨЙРӘТӘЛӘР?

«Lenta.ru»: 10-11нче класс укучылары киләсе уку елыннан тарих дәресендә «махсус хәрби операциянең башлану сәбәпләрен» өйрәнәчәк. Бу хакта Русия мәгариф министры Сергей Кравцов белдергән. Әлеге темага бер яки ике сәгать кенә биреләчәк, дип кистереп әйтеп булмый, дигән. Шулай ук министр 10нчы класслар өчен төзелгән яңа тарих дәреслегенең беренче тапкыр кулъязма вариантын да күрсәткән. Аның сүзләренчә, китапта 1914нче елдан башлап, 1945нче елга кадәр булган чор тасвирлана. «Әлбәттә, җиңүгә, дәреслекне тулыландырачакбыз», – дигән Кравцов.

Ә тормыш иминлеге нигезләре (ОБЖ) дәресендә укучыларны «Ватанны саклауның әһәмиятле компоненты» буларак квадрокоптерлар (дрон) белән таныштыра башларга җыеналар. Гомумән, бу дәреснең атамасы да «иминлек һәм Ватанны саклау нигезләре» дип үзгәртелергә мөмкин.

Комментарии