«ТАИФ» ХӘЗЕР ТАТАРСТАННЫКЫ ТҮГЕЛ

«ТАИФ» ХӘЗЕР ТАТАРСТАННЫКЫ ТҮГЕЛ

«События»: Көнчыгыш Европаның иң эре нефть химиясе холдингы «Сибур» белән Татарстанның химия, нефть химиясе һәм нефть-газ эшкәртү тармакларының зур өлешен үз кулында тотучы «ТАИФ» ширкәтләр төркеме (аның төп хуҗалары арасында Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев уллары да бар) активларын берләштерүгә кереште. Кушылу кысаларында, «Сибур» нигезендә аерым ширкәт төзеләчәк, «ТАИФ» акционерлары акцияләрнең контроль пакетын бирә, ә үзләренә 15 проценты калачак. Кеше аңлый торган телгә күчергәндә, бу «Нижнекамскнефтехим», «Казаноргсинтез» кебек сәнәгать гигантларын үз эченә алган «ТАИФ» активларын Мәскәү миллиардерлары кулына тапшыра дигән сүз. Килешүнең бөтен нечкәлекләре мәгълүм түгел. Экспертлар әйтүенчә, «ТАИФ»ның юридик адресы Татарстанда калачак дигән шарт куелган булса – бу бер мәсьәлә. Әгәр моңа аерым игътибар ясалмаган икән, республика казнасы зур гына калҗадан мәхрүм кала булып чыга. Сәяси яктан караганда, «ТАИФ» хәзер инде республиканыкы түгел. Татарстан ул – «ТАИФ» һәм «Татнефть», ә «ТАИФ» хәзер – «Сибур»ныкы, моның ниндидер зур процессның башлангычы икәнен аңларга кирәк, ди белгечләр.

АТА-АНАЛАР ГАЕПЛЕ БУЛЫП КАЛГАН

«Бизнес Онлайн»: Казан мэры Илсур Метшин балалары карга ятып мәктәп сорарга мәҗбүр булган Вишневка һәм Привольный бистәләре халкына җавап бирде. «Әгәр без мәктәпләр урынына ниндидер рестораннар, күңел ачу үзәкләре төзесәк, торып басарга һәм бөтен кешенең игътибарын җәлеп итәрлек итеп: «Хакимияттәгеләр, сезнең намусыгыз бармы?» дип әйтергә булыр иде. Ләкин Татарстан хакимияте федераль көн кадагында бу рәвешле тискәре яктан яктыртылуга лаек түгел. Без иң күп мәктәп салдырган төбәкләрдән. Вишневкада 170 бала яши. Болар безнең яраткан балалар, без аларга иң яхшысын телибез. Әмма! Без хәзер «Светлая долина» һәм «Салават күпере»ндә мәктәпләр төзибез. Анда ун мең бала. Андагы балалар әһәмиятлерәк булган өчен түгел, анда – ун мең, ә монда 170 бала булганы өчен шунда төзибез. Ә сез балаларыгызны тезләндерәсез… Без мәктәп салырбыз ул. Ә сез балаларга нинди үрнәк күрсәтәсез? Иртәгә балагызны гаиләдә дә тезләнеп торырга өйрәтерсезме? Менә аның исендә калачак: тезләнеп торды һәм өч елдан мәктәпле булды. Өлкәннәр белән шулай сөйләшергә өйрәтәсезме? Сез бит ата-аналар…» – дип белдергән ул яшь видеоблогерлар белән очрашуда.

ХӘЛ КАТЛАУЛЫ

«Шәһри Казан»: Һиндстанда коронавирус котыра. Мәсәлән, бер көн эчендә 347 мең кеше коронавирус йоктырган. Бу бөтен дөнья буенча рекордлы сан. Масштаб бик зур: 1 миллиард 400 миллион кеше яшәгән илдә 16 миллионы авырый. Крематорийларга алып барып тормыйча, мәетләрне урамда ук яндыралар, дигән хәбәр дә бар. Бу хакта Һиндстанда яшәүче ватандашыбыз Светлана Савчук хәбәр итә. Аның сүзләренчә, үткән елны шәһәрдә аена ике авыру теркәлсә, бүген көненә йөзәр кешедә коронавирус ачыклана. «Дәһли һәм башка эре шәһәрләрдә вазгыять тагын да киеренке. Гаиләбез белән үзизоляциядә утырабыз. Шәһәр хакимияте чиркәүдән, крематорийлар эшләп өлгермәсә, зиратта урыннар бармы, дип сораган. Шушы факт кына да бездәге хәлләрнең никадәр җитди булуын күрсәтә», – дип сөйләгән ул «ШК» журналистына. «Московский комсомолец» язганча, больницаларда кислород баллоннары җитми, авыруларның якыннары хәтта складларны баса башлаган. Ә крематорийда эшләүчеләр, арып, эш урынында ук аңнарын югалтып егылалар, ди.

Комментарии