СЕРТИФИКАТ ҮЗГӘРӘ

СЕРТИФИКАТ ҮЗГӘРӘ

Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы: Коронавирустан вакцина ясату турындагы сертификатның яңа формасы билгеләнде. Шул хактагы боерык ведомствоның сайтында урнаштырылган, ул 8нче ноябрьдән үз көченә керә. Яңа сертификатта вакцина ясатучының тулы исеме, туган көне, җенесе, яшәү адресы һәм документның кайчан бирелгәне күрсәтеләчәк. QR-код өчен дә урын каралган. Әлеге кодны сканерлаганда, кешенең кайчан һәм нинди вакцина ясатуы чыгачак. Документка кабат вакцина ясату, медицина каршылыклары булу-булмау, элек кичергән авырулар турында мәгълүмат та язылачак. Теләгән кеше сертификатны кәгазьдә бирүләрен сорый алачак. Ә моңарчы булган сертификатлар «Госуслуги» сайтында киләсе елның 1нче мартына кадәр автомат рәвештә үзгәртеләчәк.

БЕР МИЛЛИОН СУМ КОМПЕНСАЦИЯ

«Интерфакс»: Әстерхан өлкәсенең Актүбә шәһәрендә яшәүче бер хатын-кыз 60 яшьлек ире COVID-19дан үлгән өчен бер миллион сум компенсация алуга ирешкән. Аның иренә медицина ярдәмен вакытында күрсәтмәгәннәр, диелә. Бу – Русиядә ковидтан үлем очрагында зур күләмдә компенсация бирелгән беренче хәл. Элегрәк моңа охшаш очракта 50 мең сум түләгән булганнар. Адвокат Сергей Броницкий үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр иткәнчә, Актүбәдә яшәүче ир 2020нче елның җәендә йөткерү һәм күкрәгендә авыртуга зарланып табибларга мөрәҗәгать иткән. Аларны коронавирус йоктыручылар белән элемтәдә булуы хакында кисәткән. Табиб анализлар алмый гына иргә ОРВИ диагнозы куйган һәм дару үләннәре белән дәвалану билгеләгән. Шуннан соң авыруның хәле начарайган. Ул берничә мәртәбә медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итсә дә, нәтиҗәсе булмаган. Ике атнадан аны авыр хәлдә госпитальгә китергәннәр, берничә көннән ул үлгән. Вафат булганнан соң гына COVID-19 диагнозы куелган. Мәрхүмнең тол калган хатыны Тикшерү комитетына мөрәҗәгать иткән.

МАХСУС РӘВЕШТӘ ВИРУС ЙОКТЫРГАН

«РЕН ТВ»: Мәскәүдә махсус рәвештә үзенә һәм гаиләсенә коронавирус йоктырган 42 яшьлек хатын үлгән. Бу гаиләнең тарихын Павел Бранд исемле табиб социаль челтәрләрдә язып чыккан. Хатын, ковидны җиңелчә формада кичергән кешедән йоктырсаң, үзең дә җиңел генә үткәрәсең, дип фикер йөрткән һәм, авыручы туганнарына барып, вирус йоктырып кайткан. Күрәсең, шул рәвешле иммунитет булдырам дип уйлагандыр. Билгеле, күпмедер вакыттан соң аның белән бергә яшәүче ире һәм ике кызы да чирли башлаган. Ир һәм олы кызлары вирусны җиңел генә үткәргән, ә менә 9 яшьлек кечкенә кызлары реанимациягә үк эләккән. Бәхеткә, аның гомерен саклап калганнар. Ә менә вирус ияртеп кайткан хатынның үзен коткарып кала алмаганнар.

БОЛЬНИЦАГА ПИСТОЛЕТ БЕЛӘН КИЛГӘН

«Комсомольская правда»: Нижневартовск округ балалар больницасының онкология бүлегендә ятучы 10 яшьлек бала очраклы рәвештә үзенең башына травматик пистолеттан аткан. Больницада пистолет каян килгән – бу вакыйгада иң сәер сорау шушыдыр, мөгаен. Билгеле булганча, малай ятим икән, аны больницадан алырга бабасы килгән. Ә аның сумкасында (!) кобурасыз пистолет була. Бабасы палатадан чыгып киткәч, бала коралны карап утыра һәм үз башына каратып тоткан хәлдә ялгыш курокка баса. Танылган хирурглар операция ясап, баланың гомерен саклап кала. Соңгы хәбәрләр буенча, аның хәле яхшыруга таба бара. Ә бабай бу хәлдән соң үз-үзенә кул салмакчы була, аны берничә көн психоневрология диспансерында тоталар.

«КЫЗЫБЫЗНЫ САТАРГА ТУРЫ КИЛДЕ»

«Азатлык» радиосы (ят агент): БМО мәгълүматы буенча, Әфганстанда көн саен җитәрлек ризыкны нибары 5 процент гаилә генә ала. 22,8 миллион тирәсе кеше азык-төлеккә кытлык кичерә, шуларның 3,2 миллионы – балалар. Герат шәһәре читендә «Би-Би-Си» хәбәрчеләре, башка балаларын ашату өчен, яңа туган кызларын саткан күп балалы бер гаиләне тапкан. «Өебездә он да, май да юк. Без бу адымга барырга мәҗбүр булдык», – дип сөйләгән әти кеше. Кызны 500 долларга сатканнар. Бу акчага гаилә берничә ай яши алачак. Йөри башлагач, баланы сатып алучыга тапшырачаклар. Ул аны үз улына өйләндерергә вәгъдә иткән. Әмма бу дөрестән дә шулай булыр дигән гарантия юк. «Би-Би-Си» хәбәрчеләре сүзенә караганда, бу – Әфганстанда мондый юлга барган бердәнбер гаилә түгел.

ТЕРНӘКЛӘНДЕРӘ БАШЛЫЙЛАР

«Татар-информ»: COVID-19 белән чирләгән татарстанлылар поликлиникада тернәкләндерү курсы уза алачак. Хәзерге вакытта аңа нинди медицина ярдәме керәчәге хәл ителә, дип белдерде ТР Мәҗбүри медицина иминияте территориаль фонды директоры урынбасары Гүзәлия Зәкәриева. «Беренче тапкыр Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында амбулатор шартларда тернәкләндерү нормативлары билгеләнә. Коронавирус кичерүчеләр өчен аерым курс кертелә. Аның буенча, процедураларга ким дигәндә җиде тапкыр бару карала. Комплекслы тернәкләндерүнең бәясе 18,4 мең сум дип бәяләнә», – дип сөйләде ул. Моннан тыш, киләсе елда Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетында COVID-19 кичергән кешеләрне тирәнтен диспансерлаштыруга аерым чаралар каралган.

Комментарии