УКУ ЙОРТЛАРЫ ЯНЫНДА ЯРАМЫЙ

УКУ ЙОРТЛАРЫ ЯНЫНДА ЯРАМЫЙ

 

«Коммерсантъ»: Элемтә операторлары үзләренең манараларын уку йортлары янында куярга рөхсәт итүне сорый. Әлегә бу, укучыларның сәламәтлегенә куркыныч янау ихтималлыгы булу сәбәпле, тыелган. Операторлар һәм Цифрлы үсеш министрлыгы манаралар сәламәтлеккә зыянлы түгел дип бара. База станцияләрен мәктәпләр һәм балалар бакчалары янында урнаштырырга ярамый дигән чикләү 2010нчы елда кертелгән иде. 2021нче елда әлеге чикләү югары һәм урта һөнәри белем бирү йортларына да кагылды. Роспотребнадзор тикшерүләр башлап, булган манараларны сүттерергә тотынды. База станцияләрен сүтү һәр компаниягә 2 млрд сумга төшәчәк, дип исәпләгән экспертлар. Moscow Digital School мөгаллиме Никита Данилов газетага: «База станцияләреннән бүленеп чыга торган нурланыш барыбыз да куллана торган көнкүреш техникасыннан – Bluetooth функциясе булган җайланмалардан һәм микродулкынлы мичтән бүленә торган нурланыштан аерылмый диярлек. Шуңа күрә Роспотребнадзорның бу чикләве нигезсез», – дип белдергән.

«ЯТ АГЕНТЛАР»НЫ НИ КӨТӘ?

РБК: 25нче апрельдә ДәүДумага «ят агентлар» турындагы нормаларны гомумиләштерә торган закон проекты кертелде. Андагы төп пунктлар:

– хәзер «ят агент»ларның берничә реестры булса, закон проекты кабул ителсә, берләштерелгән реестр булдырыла;

– чит илдән финансланмаган очракта да «ят агент» тамгасы сугыла ала (әгәр чит ил чыганагы «йогынты ясаган» дип табылса);

– коммерцияле оешмалар, әгәр аларның эшчәнлеге сәяси дип табылса, шулай ук «ят агент» буларак тамгалана ала;

– Юстиция министрлыгы теге яки бу затны «ят агент» реестрына нәрсәгә нигезләнеп кертүен аңлатырга тиеш була;

– «ят агентлар»га халык җыела торган чаралар (митинг, йөреш, пикет һ.б.) оештыру тыела;

– «ят агентлар» балигъ булмаганнар белән белем бирү, мәгърифәтчелек, тәрбия эшчәнлеге алып бара алмый;

– реестрга кертелгәннәргә дәүләттән финанс ярдәме, әйтик, грантлар бирелми;

– закон таләпләрен боза дип тапса (мәсәлән, «ят агент» маркировкасын куярга онытса), Юстиция министрлыгы Роскомнадзордан «ят агент»ның сайтын томалауны сорый ала;

Бераз «җепшетү» дә бар. Юстиция министрлыгы «ят агентлар»га социаль челтәрләрдә «көнкүреш характердагы язмаларда» маркировканы куймаска рөхсәт итү тәкъдиме белән чыккан. Хәзерге вакытта «ят агент» социаль челтәргә фото урнаштырса да, шәрехләмә язса да «Бу хәбәр... «ят агент» тарафыннан язылды һәм (яки) таратылды...» дигән сөлге буе маркировканы куярга тиеш.

КАЗАН КИРМӘНЕ АСТЫНДА – ТАБЫЛДЫКЛАР

«Татар-информ»: Казан Кирмәненнән ерак түгел, Батурин урамында төзелеш башлар алдыннан уздырыла торган гадәти казу-тикшерү эшләре алып барганда археологлар көтелмәгән хәзинәгә тап булган. 5,5 метр тирәнлектә баз тибында эшләнгән буралар, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорыннан калган көнкүреш калдыклары түгү чокырлары, XVI гасырга караган ишкәкле көймәнең бер кисәге, агач белән каймалап алынган берничә кисмәк – аның берсенә тире кисәкләре тутырылган, каен тузыннан үрелгән тырыс, күпләгән агач һәм керамик савыт-саба, 30лап таш һәм тимердән эшләнгән хәрби ядрә, ук очлары, Алтын Урда һәм Явыз Иванның бабасы Василий II идарә иткән Мәскәү дәүләте чорыннан калган тәңкәләр табылган. Казу эшләре узган җәйдән ноябрьгә кадәр алып барылган. Табылдыкларны өйрәнү дәвам итәчәк, диелә.

УКЫТУЧЫНЫ ӘЛӘКЛӘГӘННӘР

«Baza» телеграм-каналы: Кырымда Z символы төшерелгән футболка кигән укучы кызны ачуланганы өчен укытучыны эшеннән алганнар. 9нчы класста укучы ике кыз физкультура дәресенә җыенган, берсе Z хәрефе төшерелгән ак футболка кигән. Икенчесе, мондыйны каян табып була, дип кызыксынган. Бу күренешкә география укытучысы Сусана Безазиева шаһит булган, сез бернәрсә дә аңламыйсыз, мин Украинада яшәдем һәм эшләдем, анда барысы да башкача – безгә күрсәтергә тырышканча түгел, дип тезеп киткән. Укучы кызлар бу хәлне әти-әниләре, ә алары үз чиратында директорга сөйләгән. Нәтиҗәдә, укытучыны үз теләге белән эшеннән китү турында гариза язарга мәҗбүр иткәннәр. Шушыңа охшаш башка вакыйгалардан күренгәнчә, укытучыга әле административ яки җинаять эше ачып куюлары да бар.

ИС СИЗМӘҮ ГОМЕРЛЕККӘ КАЛА АЛА...

Ura.ru: Коронавирус кичергәннән соң ис сизмәүнең гомерлеккә калу куркынычы бар. Бу хакта югары категорияле табиб-отоларинголог, медицина фәннәре кандидаты Владимир Зайцев белдергән. Ник дигәндә, ковид баш миенең ис сизү өчен җаваплы өлешен зарарлый. Шуңа күрә ул чирдән соң әле һаман да ис сизмәүчеләргә кичекмәстән тикшеренү узарга, дәвалана башларга киңәш иткән. «Тулы диагностика, хәтта ольфактометрия (махсус приборлар ярдәмендә ис сизүнең ни дәрәҗәдә көчле булуын үлчәү) кирәк булуы бар. Борын сулышы бик әһәмиятле, чөнки ул – баш миен җилләтү. Ләкин күпләр ис сизмәүгә игътибар да бирми», – дигән табиб.

БАШЛАНА БАШЛАДЫ...

РБК: Русиядә санкцияләргә чакыру буенча беренче административ эш ачылган. Ул Таулы-Алтайда чыга торган «Листок» газетасы нәшире Сергей Михайловка карата. Матбагада «җирле чиновниклар, ихтимал, цивилизацияле илләргә чыга алмый башлаячак» дигән эчтәлектәге хәбәр басылган булган, нәшир фикеренчә, «эш» ачуның сәбәбе шул булырга тиеш. «Нәшир – газетаның кәгазе әйбәт, шрифтлары укылырлык булсын өчен генә җавап бирә торган кеше ул. Эчтәлек өчен редакция җаваплы. Ләкин «Листок»ның баш мөхәррире – Тбилисида, аны Русиядә җаваплылыкка тарта алмыйлар, шуңа күрә беркетмәләрне «кемгә туры килсә – шуңа» төзиләр», – дип зарланган Сергей Михайлов. Хәзер аңарга 500 мең сумга кадәр штраф яный.

 

Комментарии