«МОҢАРЧЫ МӘКТӘП АША ЙӨРСӘГЕЗ, ХӘЗЕР ЮЛНЫ ҮЗГӘРТЕГЕЗ»

«МОҢАРЧЫ МӘКТӘП АША ЙӨРСӘГЕЗ, ХӘЗЕР ЮЛНЫ ҮЗГӘРТЕГЕЗ»

«Ватаным Татарстан»: Казан мәктәпләрен һәм балалар бакчаларын террорчылардан саклауга 1 млрд сумнан күбрәк акча тотылган, шуның 992,2 млн сумы яңа коймалар куюга киткән. Барлыгы 281 мәгариф оешмасының коймаларын алыштыру ниятләнә, 244 оешмада әлеге эш башкарылган инде. Калганнарында ноябрьгә кергәнче эшне төгәлләү планлаштырыла. Татарстан башкаласында барлыгы 533 мәгариф оешмасы бар: 169 мәктәп, 312 балалар бакчасы, 52 өстәмә белем бирү учреждениесе. 40 процентының коймалары бик тузган яки бөтенләй булмаган. «Койма кую – көйсезләнү түгел, ә норматив таләп, без аны үтәргә тиеш. «Бу юлдан өйгә кайтырга якынрак иде», «гомер буе шушыннан (мәктәп ишегалдыннан) йөргән, хәзер дә йөриячәкбез» дигән сүзләргә бүтән колак салмаячакбыз. Йөргәнсездер, ә хәзер маршрутны үзгәртерсез. Километрлар түгел бит, берничә дистә метр гына. Үзләренең уңайлыкларын һәм гадәтләрен балаларның иминлегеннән өстенрәк куйган олыларны аңламыйм. Үз йортыбызны койма белән әйләндереп алабыз бит әле, кирәкме, юкмы дип уйлап тормыйбыз. Чит кешеләрне дә кертмибез. Балалар бакчасы һәм мәктәп территориясендә дә чит кешеләр булырга тиеш түгел», – дип белдергән Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гаффаров.

181 мәктәп һәм балалар бакчасы биналарының беренче катында видеокүзәтү, сак сигнализациясен, хәвефле хәл турында кисәтү җайланмаларын урнаштыруга бәйле эшләр тәмамланып килә. Моның өчен 39 миллион сум бирелгән. Моннан тыш, 22 мәктәптә контроль-кертү пунктлары булдырылачак, бу эшкә 71 миллион сум акча тотылачак.

ДЕЗЕРТИР ЖУРНАЛЫНА КЕРТКӘННӘР

«Baza» телеграм-каналы: Луганскида яраланган хәрбине, җирле больницада тиешенчә дәвалый алмагач, Мәскәүгә күчергәннәр, әмма хәрби частьта бу турыда онытып җибәргәннәрме – хезмәткә чыкмый дип, Дмитрийны дезертирлар исемлегенә кертеп куйганнар. Ул май аенда ук яраланган булган, июльдә Мәскәүгә күчерелгән. Шушы вакытка хәтле аның әнисе хәрби частьтан улына тиешле акчаны – 190 меңне алып барган. Ә күптән түгел аңа акча түләнмәячәк дигәннәр. Сәбәбен сорагач, улыгыз хәрби хезмәткә чыкмау журналына кертелде, дигәннәр, ягъни кәгазьләр буенча Дмитрий дезертир булып чыккан. Югыйсә рота шәфкать туташы аны Мәскәүгә күчерү өчен юлламаны үзе язып биргән булган. Ни өчен аңлашылмаучанлык килеп чыкканын җитәкчедән сорый алмаганнар – ул алгы сызыкта, ди. Дмитрийның әнисе волонтерлар ярдәме белән улының дезертир түгел, яралы икәнен раслый торган бөтен документларны да җыеп тапшырган. Аларны карарга вәгъдә биргәннәр. Әмма югалган бер ай өчен акчаны түләмәсләр, мөгаен, дип әйтеп куйганнар.

КӨТЕЛМӘГӘН «САБАК»

«Газета.ru»: 19нчы октябрьдә Геленджик шәһәренең 1нче мәктәбенә кораллы кешеләр бәреп кереп, укытучылар һәм укучылар булган җирдә түшәмгә ата, корал белән яный башлаганнар, бинаның тышкы ягында да ату тавышлары ишетелгән. Соңрак ачыкланганча, бу Росгвардия һәм җирле террорчылыкка каршы комиссия уздырган өйрәнүләр булган икән. Мәктәпне алдан кисәтеп куймаганнар. Өйрәнүләр барышында төшерелгән видеоны җирле телеканалдан күрсәткәннәр, соңрак аны бетереп ташлаганнар. Мәктәптә укучы балаларның ата-аналары, бу нинди хәл, дип, Геленджик мэры Алексей Богодистовка зарланган. Бер ана язуынча, мәгариф идарәсендә аңа «барысы да көтмәгәндә булырга тиеш иде, балалар үзләрен мондый хәлдә тотарга өйрәнергә тиеш, югыйсә сез балагызны атып үтерүләрен телисезме?» дип аңлатма биргәннәр. Мэр «хәзер көтелмәгән хәлләр оештыру вакыты түгел» дип, ата-аналар белән килешкән, ачыклык кертергә вәгъдә биргән. Хәзер Краснодар крае буенча Росгвардиядә һәм шәһәр хакимиятендә хезмәт тикшерүе бара.

КҮПЕР ТОРГЫЗЫЛА

«Российская газета»: Кырым күперенең яңа тимер торыкларын җыю эше башланган. «Тимер конструкцияләрне төзекләндерү өчен кирәкле чимал тулы күләмдә китерелде, бу – 1 218 000 тонна дигән сүз. Эшчеләр күпер торыкларын махсус мәйданчыкта җыя», – дип белдергән вице-премьер Марат Хөснуллин. Элегрәк Кырым күперенең шартлаудан зыян күргән өлешен торгызу ноябрь башында башланачак диелгән иде. Урында тәүлек әйләнәсе 410 кеше һәм 40 берәмлек техника эшли. Хөкүмәт карары буенча, күперне торгызу эшләре 2023нче елның июленнән дә соңга калмый тәмамланырга тиеш. Хәзерге вакытта Керчь кичүе аркылы алты паром йөреп тора.

САКЛА – АТМАСЫН...

«Lenta.ru»: Красноярск краенда 60 яшьлек ир-атны оныгы кылган җинаять өчен җәза көтә. Бабай ике көпшәле мылтыгы саклана торган сейфны ачык калдырган, ядрәләре дә шунда ук булган. 12 яшьлек оныгы утлы коралны алып, дусты белән бергә урманга киткән. Уен үлем белән тәмамланган: малайның 14 яшьлек дусты яраланган һәм шунда ук җан биргән. Район прокуратурасы бабайга утлы коралга саксыз мөнәсәбәт маддәсе нигезендә гаепләү белдергән. Суд гаепле дип тапса, бабайга алты айга кадәр кулга алу яный.

БАНКОМАТЛАР ЯҢА АКЧАНЫ «ТАНЫМЫЙ»

«Известия»: Бу елның 30нчы июнендә Русия Үзәк Банкы яңа 100 сумлыкларның әйләнешкә керүе турында хәбәр иткән иде. Аның бер ягында – Мәскәү Кремленең Спасс манарасы фрагменты, икенче ягында – Ржевта совет солдатына куелган мемориал. Бу ел дәвамында 100 сумлык акчаны, ә киләсе еллардан 1000 һәм 5000лекне яңага алыштыру планлаштырылды. Тик яңа йөзлекләргә тиз генә күчеп бетә алмабыз, ахрысы. Русия банклар берләшмәсе, хәзерге вакытта илдәге банкоматларның 20 проценты гына яңа акчаны кабул итәргә әзер, дип белдерде. Банкоматлар чит илдән кертелгән, ә хәзер аларны җитештерүче компанияләр санкцияләр сәбәпле Русия базарыннан киткән. Банклар берләшмәсе яңа купюраларны 2024нче елдан да иртәрәк әйләнешкә кертмәскә тәкъдим итә. Шул вакытка техник проблемаларны хәл итеп булыр, дип саный.

Комментарии