ХӘЛӘЛ БИСТӘ

ХӘЛӘЛ БИСТӘ

«Mash» телеграм-каналы: Мәскәү янында Аминовка дигән хәләл бистә төзелә. Атамасы ислам блогеры Әминә Шабаева исеменнән алынган, мондый бистә булдыру идеясе дә – аныкы. Биредә йорт төзү өчен җирне фәкать мөселманнар гына ала алачак, билгеле бер киенү кагыйдәсе булачак һәм шәригать кануннары үтәләчәк, диелә. «Барысы да инстаграмдагы язмадан башланды. «Бик күп фикердәшләр бергә тупланган урында яшәргә теләр идегезме?» дигән сорау белән мөрәҗәгать иттем, бик күп уңай җавап алдым. «Ничек шәп!», «Моның турында хыялланырга гына кала», – дип яздылар. Шулай итеп, мөселманнар бергә тупланып яши торган торак пункт булдыру идеясе туды», – дип сөйләгән блогер. Яңа бистәдә йорт бәяләре 1 млн 200 мең сумга кадәр җитә һәм аны ипотекага алып булмый, чөнки ислам дине ипотеканы хупламый. Хәер, теләгән бөтен кеше дә хәләл бистәдә яши алмаячак. Анда кертү-кертмәүне махсус совет хәл итәчәк.

ВӘГЪДӘҢНЕ ҮТӘМӘСӘҢ – ҖӘЗА

«Бизнес Онлайн»: Русия ДәүДумасына сайлау алдыннан биргән вәгъдәләрен үтәмәгән кандидатларга җинаять җаваплылыгы билгеләү турында закон проекты кертелгән. Авторы – «Гадел Русия» депутаты Олег Нилов. Вәгъдәсен үтәмәүчеләргә 100 меңнән 300 мең сумга кадәр яки бер елдан ике елга кадәр вакыт эчендә алачак кереме күләмендә штраф каралган. Шулай ук билгеле бер вазифаларны башкару хокукыннан мәхрүм итеп торып, мәҗбүри эш җәзасы бирү дә бар. Депутатның тәкъдиме яхшы, ләкин аны хуплаучыларның табылуы икеле – үзләре утырган ботакны кисүгә тиң булыр иде бу. Әлеге теманың кузгатылганы бар иде инде. Ел башында ДәүДума рәисе Вячеслав Володин сайлау алдыннан куелган бурычларны юридик яктан беркетү турында сүз башлап карады.

КАЙСЫ ВАКЦИНА ДА ЯРЫЙ

Казан шәһәре мэриясе рәсми порталы: ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов инстаграмда туры эфирда белдергәнчә, вакцинаны кабат ясатканда Русиядә теркәлгән нинди препарат булса да ярый. «Әйтик, беренче тапкырында «Спутник V» кадаттыгыз ди, алты айдан кабат ясатканда да «Спутник V» була ала, шулай ук «КовиВак» белән дә дәвам итәргә мөмкин. «КовиВак» ясаткан булсагыз, икенче тапкырында «Спутник V» сайларга була. Бөтен вакциналар да бер-берсенә туры килә», – диде белгеч.

Комментарии