Белоруста журналистларга массакүләм чараларда катнашу һәм протестларны яктырту тыела

Белоруста журналистларга массакүләм чараларда катнашу һәм протестларны яктырту тыела

«БелТА» дәүләт агентлыгы: Белорус президенты Александр Лукашенко массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый вакыйгалар турындагы законнарга үзгәрешләр кертүне хуплады.

Хәзер Белорус журналистларына массакүләм чараларда катнашу һәм оештыру, шулай ук координацияләнмәгән протестларны турыдан-туры трансляцияләү тыела. Моннан тыш, барлык иҗтимагый чаралар җирле хакимиятнең рәсми рөхсәте белән генә үткәрелә ала, ул турыда хәбәр бирү генә җитми. Ә рәсми рөхсәт алганчы массакүләм чараны үткәрергә чакырулар өчен сәяси партияләр һәм иҗтимагый берләшмәләр җавап бирәчәк.

Җирле хакимият һәм полиция митинглар булган урыннарда, аларда катнашучыларның маршрутлары буенча транспорт хәрәкәтен, сәүдә корылмалары эшчәнлеген туктатырга хокуклы.

Аккредитацияләү тәртибен бозган, чынбарлыкка туры килмәгән яки оешманың эшлекле абруен төшерә торган мәгълүмат тараткан журналистны аккредитацияләүдән мәхрүм итү мөмкинлеген кертә. Ә аккредитациясез журналистларга үткәрелгән иҗтимагый-сәяси вәзгыять турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру тыелачак.

Шулай ук, тыелган мәгълүмат булган материалларга гиперсылтама куярга ярамаячак. Массакүләм мәгълүмат чарасын чыгаруны Белорусның Мәгълүмат министрлыгы суд карарыннан башка да туктату мөмкинлеге ала.

Чит ил гражданнары, гражданлыгы булмаган кешеләр һәм оешмалар, шулай ук чит ил катнашындагы юридик затлар Массакүләм мәгълүмат чараларын оештыручылар була алмыйлар.

Законнарның төп нигезләмәләре бер айдан үз көченә керәчәк.

Төркиядә ял итү «өмете» барлыкка килде

«Ватаным Татарстан»: Төркиягә, бигрәк тә андагы курорт төбәкләргә самолет рейсларын яңартып җибәрү турында тәкъдим алынган. Мәдәният һәм туризм министры Мәхмәт Нури Эрсой безнең ил Хөкүмәтенә шундый мөрәҗәгать белән чыккан.

Аның әйтүенчә, Германия туристлары өчен мондый система инде уңышлы гына эшли дә башлаган. Шуңа күрә хәзер Русиягә дә шундый тәкъдим ясала. Инде менә туристларыбызның, ниһаять, Төркиягә эләгү бәхетенә ирешү-ирешмәве ил җитәкчелегенә, Хөкүмәтнең сәламәтлек саклау өлкәсендәге карарларына бәйле.

Шунысы да бар: Төркия озакламый Русия туристларына илгә керү өчен коронавируска ПЦР-тест нәтиҗәләрен күрсәтү мәҗбүрилеген юкка чыгарырга җыена.

Этләр коронавирусның билгесез төрен тараталар

«РИА Новости»: АКШ һәм Малайзия галимнәре кешеләргә этләрдән моңарчы билгесез булган коронавирус төренең күчү ихтималы турында белдергәннәр.

2018нче елда галимнәр Малайзиядә пневмониядән дәваланган 300дән артык пациентның борыннарыннан анализлар алганнар. Нәтиҗә ясаганнан соң, 8 кешедә, шуларның 7се – балалар, CCoV-HuPn-2018 дип аталган яңа коронавирус ачыкланган.

Тикшерү нәтиҗәләрендә күрсәтелгәнчә, элек этләрне генә зарарлаган CCoV-HuPn-2018 коронавирусы, кешеләрдә дә табыла башлаган. Вирусның кешедән кешегә йогуы әлегә билгеле түгел.

«Хәзер без бу вирустан яңа пандемия көтәргә бернинди сәбәп күрмибез, ләкин киләчәктә ул зур борчу тудырмас дип тә әйтә алмыйм» – дигән Огайо дәүләт университеты галиме Анастасия Власова.

Әлеге вирус белән зарарланган этләрдә ашказаны-эчәк проблемалары булуы ачыкланган. Кешеләрдә исә, әлегә андый билгеләр табылмаган. Ләкин сулыш авырулары күзәтелгән.

Бу төр коронавирус белән зарарланган 8 пациент та 4-6 көндә савыгып, хастаханәләрдән чыгарылган.

Эпидемиологик тикшеренүләр расланса, бу – кешеләрдә авыру тудыручы 8нче коронавирус булачак.

Балалар лагерьларына кешбэк белән юлламалар сатыла башлаган

«Известия»: Русиядә 25нче майдан балалар лагерьларына сатып алынган юлламалар буенча кешбэк программасы башланып китте. Ата-аналар юллама бәясенең 50 процентын (әмма 20 мең сумнан да артыграк түгел) кире кайтара алачак, дигән сүз бу.

Кешбэк алу өчен баланың ялына МИР картасы (лояльлек системасында теркәлгән булырга тиеш) белән түләргә кирәк. Юлламаны алданрак алучылар да акчасын кире кайтара ала. Моның өчен балаларның, чыннан да, лагерьда ял итүләрен расларга гына кирәк.

Акча картага биш көн эчендә кире кайта. «Ростуризм» башлыгы Зарина Догузова белдергәнчә, балалар кешбэгы уңышлы булып чыккан очракта, лагерьларга юлламалар бәясенең бер өлешен кире кайтару программасы ел азагына кадәр озайтылырга мөмкин.

Русия Хөкүмәте балалар лагерьлары кешбэгына 5 миллиард сум акча бүлеп биргән.

Комментарии