АВЫЛНЫ ЯНДЫРГАН

АВЫЛНЫ ЯНДЫРГАН

«РИА Новости»: Пермь краеның бер авылында пенсионер хатын, корыган үләнне яндырам дип, 6 шәхси йортны яндырган. Әле яңарак кына шундый ук хәл Татарстанның Актаныш районында да булган иде, анда берьюлы 5 йорт янып көлгә әйләнде. Пермь краенда 73 яшьлек әби өе тирәсендәге корыган үләннән ут ярдәмендә котылырга булган. Үзе шунда карап торса да, очкын көтмәгәндә йортка сикергән, күз ачып йомганчы, аны ялмап та алган, күрше йортларга да күчкән. Янган йортлар барысы да агачтан булган. Бәхеткә, берәүнең дә гомеренә зыян килмәгән. 15 кеше, шул исәптән дүрт бала йорт-җирсез калган. Аларның өчесе – пенсионер, өчесе – эшсез, диелә. Матди зыянның гомуми суммасы 3 миллион сум тирәсе, дип санап чыгарганнар.

ЧИНОВНИККА СҮЗ ӘЙТМӘГЕЗ...

ТАСС: Хәзер чиновникларны мактарга гына ярый. Русия Югары суды күптән түгел ачыклык кертте: интернетта чиновникның эшчәнлегенә бәйләп абруен какшата торган берәр сүз әйтсәң яки язсаң, ул җинаять булып саналачак һәм Русия Җинаять Кодексының 319нчы маддәсе нигезендә каралачак. Бу – хакимият вәкилен мыскыл итү турындагы маддә. Моңарчы җәмәгать урынында әйтелгән сүз яки кылган гамәл генә турыдан-туры шушы маддә буенча каралды, интернетта язылган сүз буенча ачыклык кертеп бетерелмәгән иде.

НӘРСӘГӘ УЛ ИНГЛИЗ ТЕЛЕ?

«Коммерсантъ»: Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хәмзәев («Бердәм Русия») инглиз теле дәресен мәҗбүри мәктәп программасыннан алып атарга кирәк дип тәкъдим иткән. «Инглиз теле менә шулай мәҗбүри рәвештә мәктәп программасына тыга торгач кына халыкара телгә әйләнде. Безгә белем бирү системасында Көнбатышныкы булган нәрсәләрдән котылырга кирәк. Инглиз теле программада булгач, балаларның карашы кечкенәдән Көнбатышка төбәлә. АКШ яки Бөекбритания мәктәп программаларында мәҗбүри рус теле юк бит. Кытай, Согуд Гарәбстаны, Латин Америкасы, Һиндстан кебек зур дөнья булганда, безгә инглиз теле кирәкми. Русиягә инглиз телен белүче полиглотлар түгел, төрле тармакта, беренче чиратта техник өлкәләрдә көчле белгечләр кирәк», – дигән депутат.

ЧҮПКӘ ТАШЛАГАН ӨЧЕН – ШТРАФ

«Подъем»: Краснодар өлкәсендә Русия кораллы көчләрендә килешү буенча хезмәт итәргә чакырган реклама кәгазен чүп савытына ыргытканы өчен, бер иргә 40 мең сум штраф салганнар. Бу хакта ул матбугатка үзе сөйләгән. Бер сәүдә үзәге янында брошюралар таратып торганнар, бу иргә дә биргәннәр. Ул аны якындагы чүп савытына ташлаган. Шундук янына полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. «Махсус рәвештә бөтен кешенең күз алдында эшләдегез, дип, Русия армиясенең абруен какшату маддәсе нигезендә административ беркетмә төзеделәр. Кешеләрнең игътибарын үземә юнәлтү уемда да юк иде. Суши яки башка нәрсә рекламасы булса да, нәкъ шулай ук эшләр идем», – дип сөйләгән ир. «Lenta.ru» басмасы соңрак ачыклык керткәнчә, Краснодар крае Эчке эшләр министрлыгында: «Әлеге ир-атны листовка ташлаганы өчен штрафка тартмадык», – дип белдергәннәр.

Комментарии