Салават һәм Чистай

Салават һәм Чистай

«Интертат»: Чистайда тумаган да, яшәмәгән дә, эшләмәгән дә, район турында бер җыры да булмаган җырчы Салават Фәтхетдиновка Чистайның мактаулы гражданины исеме бирелгән. «Типик Чистай» төркемендә бу яңалык турындагы пост астына халык: «Ул шәһәр өчен нәрсә эшләде? Бернәрсә дә эшләмәде», «Тракторчыга бирсәләр, яхшырак булыр иде» дип язып калдырган. Чистай шәһәренең элекке мәдәният бүлеге җитәкчесе Рафикъ Әхмәтов та Салаватны мактаулы гражданин итүгә каршы: «Салават Чистайга концертлар белән генә килә иде. Болай карасаң, күпме җырчы безгә концерт белән килә… Менә Шамил Зиннуров Камал театрының директоры булып эшләгән кеше, безнең якташыбыз. Ул үлгәч, мин Чистай районы башлыгына хат яздым. Театр урамына аның исемен бирергә кирәк, дигән идем. Ул хатка җавап килмәде», – дигән ул. Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов: «Әйдәгез, бу тема турында сөйләшмик», – дигән дә трубканы куйган. Сүз уңаеннан, Чистай үзенең мактаулы гражданнарына ел саен 2000 сум акча түли.

«Пенсия фондына күчергән акча кая китә?»

«Teleprogramma.pro» порталы: «Пенсиям 23 мең сум тирәсе. Менә мин шуны аңлый алмыйм: 1961нче елдан бирле хезмәт стажым бара. Дәүләт, пенсия фондына дип, хезмәт хакымның 13 процентын тотып калып барды. Кая киткән инде ул акчалар? Шушы көнгә хәтле күпме акчам тотып калынганын исәпләсәң, ул акча миңа гомеремнең азагына хәтле тынычлап яшәргә җитәргә тиеш. Мин беркайчан да «пенсия фондында акча юк» дигәнне аңлый алмадым. Барысы да бик җиңел хәл ителә бит: хезмәт һәм социаль тәэмин итү министры аена 23 мең сум хезмәт хакына эшләсә яки бездә түләнә торган минималь пенсия алса, барысы да тигезләнер иде» («Поле чудес» тапшыруын алып баручы Леонид Якубович).

Татар – сыйфат билгесе

ТНВ, «Татарлар»: «Кавказ төркиләре дә үзләрен татар дип атаганнар, чөнки татар сыйфат, элита билгесе булган, дәүләт дигәнне аңлаткан. Ул әйбер безне сәяси, менталь яктан да берләштергән. Чыннан да, татарның этногенезы катлаулы, уйгырлар, башкалар бар, шул ук вакытта үзбилгеләнеше «татар» булган. Татарның мәдәни һәм цивилизацион йогынтысы шуның кадәр көчле булган ки, хәтта башка халыклар да үзләрен татар дип йөрткән. Кытайлар монголларны да татар дип йөрткән. Кемнең эченә кыпчаклар күбрәк кергән, шуларны татар дип атаганнар. Монгол татарлары дигәндә, Алтын Урда оешканда монгол элитасы күпсанлы булмавын, төп халык кыпчак татарлардан торганын аңлау кирәк (тарихчы Дамир Исхаков).

Комментарии