ГАФУРОВ САК АСТЫНДА КАЛА

ГАФУРОВ САК АСТЫНДА КАЛА

«Бизнес Онлайн»: КФУның вакытлыча вазифасыннан читләштерелгән ректоры Илшат Гафуровның өендә тентү уздырганда 12 млн сум акчага тап булганнар, аның бер өлеше – рубльдә, бер өлеше чит ил валютасында булган. Бу хакта апелляция инстанциясе суд утырышында Русия Тикшерү комитеты вәкиле белдерде. Тикшерүче судтан Гафуровны сак астында калдыруны сорады, ул качарга һәм шаһитләргә басым ясарга мөмкин, дип белдерде. «Гаепләнүче Гафуров шактый хәлле кеше санала. Аның һәм гаиләсенең торак һәм торак булмаган биналарда милке бар. Тентү барышында 12 млн сум акчасы табылды. 2021нче елның апреленнән ноябренә кадәр арада Гафуров 10 тапкыр чит илгә барган. Соңгы 20 елда чит илгә еш йөргән», – дип сөйләде ул. Гафуровның адвокатлары моның белән килешмәде. «21 ел дәвамында Гафуров качмаган да, үтерү белән бәйле тикшерү эшенә комачаулык та тудырмаган, чөнки аңа бер катнашы да юк. Хәзер качачак яки шаһитләргә басым ясаячак дип уйлау да нигезсез», – дип чыгыш ясады яклаучысы Александр Нарышкин. Мәскәү шәһәр суды Илшат Гафуровны 21нче февральгә кадәр сак астында калдырды, ул үзенә белдерелгән гаепләрне танымый.

ИСЕМЛЕККӘ КЕРТТЕЛӘР

«Азатлык» (Юстиция министрлыгы «чит агент» реестрына кертте): Росфинмониторинг сәясәтче Алексей Навальныйны «террорчылык һәм экстремистлык эшчәнлегенә катнашлары барлыгы турындагы белешмәләр булган» оешмалар һәм физик затлар исемлегенә керткән. Навальныйдан тыш, исемлеккә аның көрәштәшләре дә эләккән, алар арасында Любовь Соболь, Лилия Чанышева, Вячеслав Гыймади, Георгий Албуров, Руслан Шаветдинов һәм башкалар бар. Кануннар исемлеккә эләккән кешеләрнең банк хисапларын томалауны күз уңында тота. 2021нче елның июнендә Мәскәү шәһәр мәхкәмәсе Коррупциягә каршы көрәш фондын, Навальный штабларын һәм «Штаб» ватандашлар хокукларын яклау фондын» экстремист оешмалар дип таныды. Росфинмониторинг аларны үз исемлекләренә апрельдә үк керткән иде.

ЭТЛӘРДӘН ЧАРА ТАБЫЛЫРМЫ?

«Комсомольская правда»: РФ Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин хуҗасыз этләрнең кешеләргә ташлану проблемасын хәл итәргә вәгъдә бирде. Телеграм-каналында хәбәр иткәнчә, ул әлеге мәсьәлә буенча законга үзгәртүләр әзерләргә кушкан. «Дума советында карар кабул ителде: февраль дәвамында төбәкләр, хайваннарны яклаучылар, контроль-күзәтчелек органнары берлектә хокукый практиканы анализлаячак, һәм булган законга үзгәртүләр кертү буенча тәкъдимнәр эшләнәчәк. Сүз урындагы чиновникларга җаваплылыкны арттыру, шулай ук хуҗасыз хайваннарга ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән проектларга өстәмә булышлык күрсәтү, приютлар төзү турында бара», – дип язды Володин. Тәкъдимнәрне әзерләячәк эшче төркем белән Думаның экология, табигый ресурслар һәм әйләнә-тирәне саклау комитеты рәисе урынбасары Владимир Бурматов җитәкчелек итәчәк. Байкал аръягы краенда 7 яшьлек кызны этләр талап үтергәч, хуҗасыз этләр мәсьәләсе кабыргасы белән куелды.

БАЛАГА ТЕЛЕФОН ТОТТЫРСАҢ...

«Мел»: АКШның Нью-Джерси штатында яшәүче 2 яше дә тулып җитмәгән Аяанш Кумар исемле бала гаиләсе өчен җиһазлар сатып алган. Бу сатып алулар алдан планлаштырылмаган, баланың смартфон белән уйнавы шундый нәтиҗәгә китергән, дип хәбәр итә NBC. Көннәрдән бер көнне баланың ата-анасы ишек төбендә зур-зур тартмаларга тап булган. Аларда күрсәтелгән телефон буенча җирле гипермаркетка шалтыраткач, «заказларыгызны китердек» дип җавап биргәннәр. Кумар гаиләсе аптыраган, билгеле, чөнки бернәрсәгә дә заказ бирмәгән. Ләкин курьер посылкаларны дөрес адреска китергән: бактың исә, әнисенең телефоны белән уйнап утырган сабый ничектер гипермаркет сайтына килеп эләккән һәм җәмгысе 1700 долларлык (якынча 134 мең сум) җиһазларга заказ биргән икән. Нәтиҗәдә, Кумар гаиләсенә 12 тартма җиһаз килгән, аларның күбесе урындык булып чыккан. Бу кызыклы вакыйганың истәлеге буларак берничә урындыкны үзләренә калдырганнар, калган әйберләрне кибеткә кайтара алганнар.

ӨЙЛӘНЕШКӘНДӘ КӨЛСӘГЕЗ ЯРЫЙ

«Реальное время»: Ростов өлкәсе ЗАГСларында кычкырып көләргә ярамый дигән тыюны бетергәннәр. Бу хакта өлкәнең ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Элегрәк тантана барышында кычкырып сөйләшү (шул исәптән телефоннан да), кычкырып кую, кычкырып көлүнең тыелуы турында документ кабул ителгән иде. Ризасызлар күбәеп киткәч, аңа бераз төзәтмә керткәннәр. Яңа вариантта «кычкырып сөйләшү һәм башка гамәлләр кылу тыела» диелгән. Хәзер көләргә ярыймы, әллә «башка гамәлләр» дигәненә көлү, елау да керәме – анысы аңлатылмый. Документта шулай ук язылышу тантанасы барышында залда йөрү, ашау, спиртлы эчемлекләр эчү, җиһазларны яки декор әйберләрен урыннарыннан күчерү тыелуы турында да язылган.

Комментарии