9 ЯШЬЛЕК «ИСЕРЕК»

«Кызыл таң»: Бу елның июлендә Башкортстанның Мишкә районында тугыз яшьлек Артур Сәлиев велосипедта йөргәндә «УАЗ» машинасы астына эләгә. Ул авыр җәрәхәтләр ала, бәхеткә, табиблар аның гомерен саклап кала, бүген баланың сәламәтлегенә куркыныч янамый. Тик бу вакыйгада «сюрприз» бар. Авария көнендә Артурдан анализга кан алганнар. Тугыз яшьлек баланың канында… 0,33 промилле алкоголь табылган. Бу кадәр алкоголь кулланганнан соң бала атлый да алырга тиеш түгел. Анализны Республика наркология диспансерында ясаганнар. Хәзер экспертларга диспансер лабораториясендә мондый нәтиҗәнең ничек килеп чыгуын ачыкларга туры киләчәк. Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы, бу хәлгә баланың яраларын составында спирт булган эшләнмәләр белән дезинфекцияләү китергән булырга мөмкин, дигән. Бу мондый беренче генә очрак түгел инде. 2017нче елда Мәскәү янында 31 яшьлек Ольга Алисова 6 яшьлек малайны бәрдергән иде, ул шунда ук үлде. Соңыннан малайның канында 2,7 промилле алкоголь табылды, диделәр. Шуңа күрә машина астына үзе кергән янәсе. 2019нчы елда Мәскәү суды бу нәтиҗәне чыгарган судмедэкспертны, үз эшенә салкын карауда гаепләп, 10 ай мәҗбүри эшкә хөкем итте.

АКЧАНЫ ЧЫГАРЫП ТАШЛАГАН

«КП-Краснодар»: Сочида бер сатучы 260 мең сумнан күбрәк акчаны чүплеккә чыгарып ташлаган. Ир-ат кәрәзле телефоннар сата торган кибеткә эшкә яңа гына урнашкан булган. Эш сәгате тәмамланыр алдыннан аңа буш тартмаларны чүп контейнерына чыгарып ташларга кушканнар. Стажер кушканны тыңлаган. Бераздан өлкән сатучы кассага акча кереп бетмәгәнен белдергән. Ачыклануынча, акчаның бер өлеше чүп савытына ташланган тартмаларның берсендә яткан. Кибет хезмәткәрләре шундук чыгып караганнар, тик акчадан җилләр искән. Полиция видеокүзәтү камераларын тикшергән. Алар сатучының кибеттән чыгуын, тартмаларны чүп савытына ташлап, бинага әйләнеп кайтуын теркәгән. Тикшерү башланган. Акчаны тартмалар җыеп сатып көн күрүче берәр бомж тапкан булса, әй куангандыр инде!

КАР ӘСИРЛЕГЕНДӘ КАЛГАННАР

Life.ru: Узган ялларда Калмыкиянең Приютненский районы, Воробьевка авылы тирәсендә бер көтүче 900 баш сарык белән кар әсирлегендә калган. Аны һәм исән калган малларны 5 көннән генә коткарганнар. Буран башлангач Магомед Алиев исемле бу көтүче, атка атланып, көтүне эзли киткән. Маллар ике километр юл үткән булган. Кар бик каты сару сәбәпле, кире кайта алмаганнар. Шулай итеп, көтүче дә маллар белән калган. Хатыны ярдәм сорап төрле инстанцияләргә мөрәҗәгать итә башлагач кына Дагыстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы Калмыкиядәге министрлык белән элемтәгә кереп, юлны кардан чистарту өчен техника җибәргәннәр. Малларның бер өлеше өшеп үлгән.

ШУЛ БУЛДЫ ЭШ

«РИА Новости»: «Роскосмос» «Русский космос» сүзтезмәсен һәм Юрий Гагаринның «Поехали!» дигән сүзен товар билгесе итеп теркәүгә гариза биргән. «Бу корпорация мәнфәгатьләрен сәламәт булмаган көндәшлектән саклау максаты белән эшләнә», – дигән аңлатмасы да бар. «Поехали!» дигән товар билгесе белән парфюмерия, электроника, транспорт, канцелярия кирәк-яраклары, кием-салым һәм аяк киеме, компьютер уеннары һәм алкоголь продукциясе чыгарырга җыеналар икән. Шулай ук күптән түгел «Роскосмос»ның рәсми сайтында корпорациянең генераль директоры Дмитрий Рогозин сүзләренә язылган җырлар тупланган бүлек ачылды. Клиплар да бар. Җырлар, әлбәттә инде, горурлыгыбыз – космос турында. Әле тагын Рогозин әфәнде җыр конкурсы да игълан итәргә җыена, дип хәбәр итә ТАСС. Билгеле инде, анысы да космос тематикасына булыр. Заманында космос державасы булган Русиянең дәүләт корпорациясе бүген менә шундый эшләр белән мәшгуль.

ВАКЦИНАНЫ СЫНАУ ДӘВАМ ИТӘ

«Лента.ру»: Ульяновск өлкәсендә «Спутник V» вакцинасын ясаткан табиб 7 көннән соң COVID-19 йоктырган. Иммунитет формалашып бетмәү аркасында шулай килеп чыккан, дип аңлатыла. Элегрәк Алтайда да өч табиб вакцина ясатканнан соң коронавирус белән чирләгән иде. «Спутник V» – ике компонентлы вакцина. Бер прививкадан соң өч атна үткәч, икенчесен ясарга тиешләр. Икенче прививканы ясатып өч атна узганнан соң гына кеше вакцинацияне уңышлы узган, ягъни коронавируска каршы торырдай антитәнчекләре формалашкан санала.

Комментарии