- 24.10.2023
- Автор: башка чаралар
- Выпуск: 2023, №42 (25 октябрь)
- Рубрика: Аннан-моннан...
«Челнинские известия»: Казанда сәеррәк никах теркәлгән. 53 яшьлек Айсылу Чижевская-Мингалим берничә ел элек уллыкка алган 22 яшьлек Даниилга кияүгә чыккан.
Айсылу – иҗат вәкилләре даирәсендә шактый ук мәгълүм җырчы. Телевидениедә стилист-визажист булып эшләгән. Скрипкада уйнау, җыр буенча музыка белеменә ия. Элегрәк үзенең студиясе булган. Ләкин моннан 10 ел элегрәк аны ябып, Казанның балалар йортында эшли башлаган. Шунда Даниил белән танышып, дуслашканнар.
Малай музыка белән шөгыльләнгән, бәйгеләрдә катнашкан. Яхшы урыннар алган. Озакламый икәүләшеп җырлый башлаганнар. Балага 14 яшь тулгач, Айсылу аны уллыкка алырга булган. Гайбәтләрдән котылу өчен, хатын-кыз мөнәсәбәтләрне рәсмиләштерергә карар кылган.
«Безнең никах – бөтенләй башка. Бик бөек әйбер бу. Икебез дә нәкъ шулай уйлыйбыз», – дип сөйләп үткән Айсылу. Егет, үз чиратында, яшь ул – сан гына, дигән фикердә. Ә Айсылуның йөрәге яшь һәм ул аның фикерләрен һәрвакыт хуплый.
Сүз уңаеннан, Айсылуның, Даниилдан тыш, бер үз улы һәм опекунлыкка алган бер улы, 2 кызы бар икән. Ләкин соңгыларын кире балалар йортларына тартып алганнар.
ӘТИГӘ ДӘ ЯЛ КИРӘК
«Шәһри Казан»: Бала карау буенча ялны әниләр генә түгел, әтиләр дә рәсмиләштерә ала. Татарстанда бүгенге көнгә 1000гә якын ир-ат үзенә шундый ял рәсмиләштергән.
Бала карау буенча ялны рәсмиләштерү өчен ата-анага эш бирүчегә декрет ялы бирү һәм түләү билгеләү турында гариза тапшыру да җитә.
– Бала карау буенча ял балага 3 яшь тулганчы бирелә. Әмма айлык пособие бала 1,5 яшькә җиткәнче генә түләнә. Максималь пособие күләме уртача хезмәт хакының 40 процентын тәшкил итә, ләкин 33,2 мең сумнан артмый, – дип билгеләп үтте Татарстан Социаль фонды башлыгы Эдуард Вафин.
Ата-ана бала карау буенча декрет ялында булганда, аның пенсия хокуклары формалаша, чөнки бу чор иминият стажына кертеп исәпләнә. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, бала карау буенча ялны баланың әнисе яки әтисе генә түгел, бабасы, әбисе һәм теләсә кайсы туганы яки опекуны да рәсмиләштерә ала.
Гаиләдә бер елда ике бала, игезәкләр яисә берьюлы өч бала туган очракта бала карау буенча ялга әти-әниләрнең икесе дә китәргә мөмкин.
ТЕЛЕФОН ГАЕПЛЕ
«Казанферст»: Балаларның теле соң ачыла. Табиб фикеренчә, әлеге проблеманың төп сәбәпләренең берсе – гаджетларны дөрес кулланмау.
– Без балаларны ничек үстердек? Баланы имездек, аның белән сөйләштек, җырлар җырладык! Сөйләм контакты да, күзгә-күз контакты да, эмоциональ контакт та сакланды, – дип фикер йөртә балалар неврологы Румия Нәбиева. – Ә хәзер нәрсә? Ана баласын имезә, ә үзе телефонда утыра! Бала үсә, ә аның кулларына телефон тоттыралар. Төймәгә бассаң, сыер кычкыра, монысына бассаң, кәҗә кычкыра, диләр. Балага әкиятне дә ана үзе түгел, телефондагы җайланма сөйли. Тагын бер мисал: Әти-әнисе яшь ярымлык бала белән табибка килә. Бала елый башлый. Бу – таныш булмаган шартларга, ак халатлы чит кешегә табигый реакция. Ләкин әти шунда ук телефонны ала да, баласына бирә: «Мә, кара! Елама гына!». Аннары балалар сөйләшми дип зарланалар...
ҖИР БЕЛӘН КЫЗЫКТЫРМАКЧЫ
«Ватаным Татарстан»: Татарстан Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы Украинада махсус хәрби операциядә катнашучыларга җир кишәрлекләре бирү турында закон проекты әзерләгән.
Җир кишәрлеге алу хокукы Русия Герое исеменә лаек булучыларга яки орденнар белән бүләкләнүчеләргә биреләчәк. Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министры Фәнил Әһлиуллин Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта сөйләгән.
– Без закон проекты әзерләдек. Хәзер ул ведомство-ара эш төркемендә тикшереләчәк. Эш төркеме әгъзалары белән килештерелгәч, аны Дәүләт Советына карауга җибәрәчәкбез. Ел азагына кадәр закон проектын кабул итәргә тиешбез дип уйлыйм, – дигән ул.
Шул ук вакытта министр искәртеп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр барышында һәлак булганнарның гаиләләренә бушлай җир кишәрлеге (минималь күләме – 0,10 гектар) бирелә.
МИГРАНТЛАР КИРӘКМИ
«ТАСС»: «Гадел Русия» партиясе лидеры Сергей Миронов җитәкчелегендәге депутатлар төркеме Дәүләт Думасына чит ил гражданнарының эшчәнлеген тыю турында закон проектын кертте. Ул «РФда чит ил гражданнарының хокукый хәле турында»гы законга үзгәрешләр кертүне күздә тота. «Чит ил эшчеләренең квалификациясез хезмәте файдага караганда күбрәк зыян китерә, шуңа да аларны социаль өлкәләргә җәлеп итүне тулысынча тыярга кирәк», – диелә проектның аңлатма язуында.
Инициатива авторлары мигрантларның сәламәтлек саклау системасы учреждениеләрендә, медицина хезмәтләре күрсәтү өлкәсендә, мәктәп, мәгариф системасында эшләүләрен тыярга кирәк, дип белдерә. Шулай ук мигрантларны дарулар белән сәүдә итү өлкәсенә, такси һәм йөк ташу машиналарына эшкә урнаштыруны тыю тәкъдим ителә.
Закон проектын гамәлгә ашыру Русия Федерациясе гражданнарына өстәмә эш урыннары биреп, икътисадның күрсәтелгән тармакларында мигрантларның үсешен туктатырга мөмкинлек бирәчәк, дигән фикердә депутатлар.
Комментарии