ХӨКҮМӘТТӘ КЕМНӘР?

ХӨКҮМӘТТӘ КЕМНӘР?

«События»: Татарстан Дәүләт Советының 13нче утырышында республика Хөкүмәтенең яңа составы билгеле булды. Премьер-министр шул ук кала – Алексей Песошин. Социаль-икътисади мониторинг комитеты юкка чыгарылды, аның вазифалары Икътисад министрлыгына тапшырылды. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтовка вице-премьер статусы да бирелә (моңарчы Рафис Борһанов мәгариф министры, һәм премьер урынбасары вазифаларын башкара иде). Премьерның элеккечә 9 урынбасары кала. Рафис Борһанов мәгариф һәм фән министры вазифасыннан киткән иде, аның урынына урынбасары Илсур Һадиуллин калды. Борһанов Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе ректоры итеп билгеләнде. 10 ел Татарстанның Юл хуҗалыгы һәм транспорт министры булып торган Ленар Сафин сенатор булып Федерация Советына китте. Аның вазифаларын вакытлыча урынбасары Артем Чукин башкарачак.

САНКЦИЯ КЕРТЕЛЕРМЕ?

РБК: Европарламент Навальныйның Коррупциягә каршы көрәш фонды фаш иткән һәр кешегә карата санкция кертү турында резолюция кабул итте. Анда бу затларның чит илләрдәге активларын «туңдыру» турында да пункт бар. Билгеле булганча, Навальный фонды төшергән фильм «геройлары»ның Европада кыйммәтле виллалары, банкта саллы гына счетлары, рәхәт картлыкка планнары. Европарламент кабул иткән резолюцияләр юридик хокукка ия документ түгел, Европа Берлеге дәүләтләренә киңәш сыйфатында сәяси ориентир булып кына бара.

ПУТИН ҺӘМ ЛУКАШЕНКОГА – ШНОБЕЛЬ ПРЕМИЯСЕ

«Znak»: АКШның Гарвард университетында 30нчы тапкыр Шнобель премиясен тапшыру тантанасы үтте. Бу – Нобель премиясенең шаян үрнәге. Аны сәер һәм кызыклы, фәнни файдасы еш кына шик астына куела торган, оештыручылар әйтмешли, «башта – елмайта, аннан – уйлата» торган ачышлар өчен бирәләр. Быел медицина юнәлешендә Шнобель премиясенә Владимир Путин, Дональд Трамп, Александр Лукашенко, шулай ук Бразилия президенты Жаир Болсонару, Бөекбритания премьеры Борис Джонсон, Мексика президенты Андрес Мануэль Лопес Обрадор, Һиндстан премьеры Нарендра Моди, Төрекмәнстан президенты Гурбангулы Бердымухамедов һәм Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган лаек булды. Бу бүләк аларга «бөтен дөньяны коронавирус пандемиясе вакытында кешеләр тормышына һәм үлеменә, галимнәр һәм табибларга караганда, сәясәтчеләрнең көчлерәк йогынты ясый алуына өйрәткәннәре өчен» тапшырылды.

НАВАЛЬНЫЙ – ХИМИК КОРАЛ ТАРАТУЧЫ?

URA.ru: ЛДПР лидеры Владимир Жириновский «Соловьев Live» youtube-каналында әңгәмә вакытында, Навальный Русиягә кайтса, аңа һәм командасына карата «күпләп юк итү коралын тарату» маддәсе буенча җинаять эше ачарга кирәк, дип белдерде. «Брежнев заманы булса, аны траптан төшүгә «психушка»га алып китәрләр иде. Җинаять эше ачарга кем комачаулый безгә? Тикшерү үткәрү өчен, Навальныйны һәм аның бөтен командасын кулга алырга кирәк. Көнбатышта Навальный организмында «Новичок» булуын раслаганнар икән, димәк, ул химик корал таратучы булып тора», – дип сөйләде Жириновский.

СИҢА АТАЛАР – СИН ТҮЛИСЕҢ

«Baza»: Белоруссия чиновниклары «Наша Нiва» газетасына, ОМОН аның журналистына резин пулялар белән атканы өчен, штраф салган. 10нчы август – каршылык чараларының иң кызу көнендә «Наша Нiва» журналисты Наталья Лубневская башка коллегалары белән бергә урамдагы хәлләрне яктырткан. Бер тәртип саклау органы хезмәткәре «СМИ» дип язылган зәңгәр жилет кигән Натальяга резин пуля белән аткан. Лубневская Тикшерү комитетына гариза язган, ләкин атучыга карата җинаять эше ачып тормаганнар. Аның каравы «Наша Нiва» газетасына «Эш урынында бәхетсезлек очрагы» маддәсе буенча штраф язганнар. Янәсе газета җитәкчелеге бәхетсезлек очрагын, алдан күреп, булдырмый калмаган, үз хезмәт тикшерүен үткәрмәгән.

РӨСТӘМ ЭЛЬБРУСНЫ ЯУЛАДЫ!

«Кызыл таң»: Популяр блогер, Омск шәһәрендә казарма җимерелгәннән соң ике аяксыз калган Башкортстан егете Рөстәм Нәбиевнең исемен Русиянең Гиннесс рекордлары китабына кертәчәкләр. Күптән түгел Рөстәм Русиянең диңгез биеклегеннән иң югары ноктасына кадәр үз куллары көче белән, аяксыз килеш күтәрелде – Эльбрусны яулады. «Китап нәшрияты вәкиле шалтыратты. Мин бик шат! Миңа А пунктыннан Б пунктына барып җитүемне раслый торган видеоматериал гына җибәрергә кирәк. Әлбәттә, без барысын да җибәрәчәкбез», – дип шатлыгы белән уртаклашты Рөстәм инстаграм аккаунтында. Ул киләчәктә Эверестка күтәрелү турында хыяллана.

Комментарии