МӘСКӘҮ ЯНЫНДА – АЕРЫМ БЕР ДӨНЬЯ

МӘСКӘҮ ЯНЫНДА – АЕРЫМ БЕР ДӨНЬЯ

«Известия»: Владимир Путинның Яңа-Огареводагы резиденциясендә (биләмә МКАДтан 10 километр ераклыкта гына урнашкан), коронавирустан саклану максатында, дезинфекцияли торган махсус туннель ясаганнар. Әлеге туннельдән үткәндә, кешенең киеменә һәм тәненә сулы томан рәвешендә дезинфекцияли торган сыекча сиптерелә икән. Владимир Владимирович сүзләренчә, Русия «ышанычлы адымнар һәм минималь югалтулар белән пандемиядән чыгып бара», ә Яңа-Огарево аерым бер дөньядыр, күрәсең.

«УРЛАНГАН» ВАКЫТ МӘСЬӘЛӘСЕ

«Бизнес Онлайн»: Татарстан Мәскәү вакыты белән яшәсә дә, биологик сәгатьләрнең төрле булуы, безнең вакытны бер, хәтта Башкортстандагы кебек ике сәгатькә алга күчерү кирәклеге турында соңгы елларда сүз күп булды. Җәй башында республиканың Башкортстан белән чиктәш көнчыгыш районнарында кояш сәгать 3 тулганчы ук – 2:58тә чыга, икенче яртыларда ук яктыра башлый (бер вакыт белән яшәсәк тә, Мәскәүдә кояш 40 минутка соңрак чыга). Кояш баю белән дә шул хәл: Казанда җәен 20:32дә байый, Мәскәүдә – 21:18дә, Самарада – 21:10да. Коронавирус сәбәпле бу тема онытылып торган иде әле. Менә хәзер бу мәсьәлә буенча Татарстан Дәүләт Советында да сөйләшүләр башланган, дип хәбәр итә үзебезнең чыганаклар. 13нче сентябрьдә Татарстан Президентын сайлау үтәчәк, вакытны күчерү мәсьәләсен шушы көнне халык тавышына куярга тәкъдим итәләр.

Комментарии