БАНКЕТ УЗДЫРЫРГА АКЧА БАР, ЭШЧЕЛӘРГӘ – ЮК…

БАНКЕТ УЗДЫРЫРГА АКЧА БАР, ЭШЧЕЛӘРГӘ – ЮК…

«ТВ2»: Красноярскидагы муниципаль мәктәп комбинатында, коронавируска сылтап, хезмәткәрләрнең хезмәт хакын кискәннәр. Бу хакта крайның Закон чыгару җыены депутаты Александр Глисков үзенең «ВКонтакте» сәхифәсендә хәбәр иткән. Хезмәткәрләр тарафыннан депутатка җибәргән приказдан күренгәнчә, директорның һәм җитәкчелектәге персоналның хезмәт хакы элеккечә калачак икән. Ә ашханәдә эшләүчеләрнең хезмәт хакын моңарчы булган окладларының өчтән ике өлеше күләмендә түләргә диелгән. Моңарчы аларның хезмәт хакы 19 мең сум тирәсе булган. «Хәзерге вакытта комбинатта эш туктап тора, тик бу хәл әле бер атна гына дәвам итә. Мәктәпләрдә барыбер каникуллар башлана бит. Шуңа күрә приказда әйтелгән «туктап тору вакыты»ның кайчан бетәчәге аңлашылмый. Мәктәп муниципалитет карамагында, димәк, муниципалитет хезмәткәрләрне кайгырта алыр иде. Әйтик, Красноярск хакимияте 560 мең сумга банкет уздыруга заказ биргән – шуны уздырмый торсалар, бу акча комбинатның бер ай эшсез торуын компенсацияли алыр иде», – дигән депутат. Ул прокуратурага һәм хезмәт инспекциясенә сораулар юллаячагын белдергән.

БЕР ГАСЫР КИРЕГӘ «КАЙТТЫК»

«Бизнес Онлайн»: «Русиядә хәзерге вакытта өч кризис кисеште дисәң була: эпидемиологик, яртылаш кеше кулы белән барлыкка китерелгән финанс һәм тулысынча кеше тудырган сәяси кризислар. Соңгы тапкыр мондый хәл бер гасыр тирәсе элек – Гражданнар сугышы вакытында күзәтелгән. Хәзер замана кешелеклерәк, әлбәттә. Тик мондый чагыштыру бер дә илһамландырмый» (икътисад белгече Александр Виноградов).

МИЛЛӘТНЕ САКЛАУ ӨЧЕН, ӨЧ БАЛА ҮСТЕРЕРГӘ КИРӘК

«Яңа Гасыр» каналы, «Ком сәгате» тапшыруы: «Милләтне саклау өчен демографик проблеманы чишәргә, ягъни сан һәм сыйфатны арттырырга кирәк. Әгәр без эшләмәсәк, милләт бетәргә мөмкин. Санга килгәндә, һәр гаиләдә иң азы өч бала булырга тиеш, шул очракта милләт алга барачак. Сыйфатны үстерүнең бер юнәлеше – исән-сау бала үстерү. Татар психологиясендә баланы тыйнак бул, дип үстерү бар. Мин моңа каршы. Минемчә, бала өйдә дә, мәктәптә дә гөрләп яшәргә тиеш. Әти-әни баласын хулиган итеп үстермәсен иде. Икенчедән, бала креатив, интеллектуаль яктан көчле һәм, әлбәттә, милли җанлы булып үсәргә тиеш» (тарихчы Альберт Борһанов).

Комментарии