СӨЕМБИКӘГӘ ҺӘЙКӘЛ

СӨЕМБИКӘГӘ ҺӘЙКӘЛ

 

«Татар-информ»: Чаллының Энергетиклар мәдәният сараенда Сөембикә-ханбикә белән улы Үтәмешгәрәйгә һәйкәл урнаштырылган. Бу хакта сынның авторы Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов үзе белдергән. Аның сүзләренчә, ике метрдан биегрәк сынга беркем дә заказ ясамаган. Бу – рәссамның шәхси теләге. «Эшкә тотылган шактый гына акча да үземнең хисаптан. Теләгем – республика җитәкчелегенә күрсәтү», – ди ул. Сынның башта 70 см.лы эскизы булган, автор аны зурайтып эшләгән. Бу эшкә 4,5 ай вакыт сарыф ителгән. «Минемчә, сынның урыны йә Милли музейда, йә «Хәзинә»дә. Ә төптәнрәк уйласаң, әлеге скульптура 10 метрлы булып, Кремльнең тышкы ягында цирк каршындарак, Кол Шәриф мәчете белән Сөембикә манарасы арасында торырга тиеш. Бу, әлбәттә, безнең җитәкчелектән батырлык сорый торган гамәл. Һичьюгы, Казан Кремле эчендә 3 метрлы итеп ясап урнаштырырга була», – дип саный Факил Гайфетдинов.

БЛОГЕР БУЛУНЫ ТЫЙГАННАР

«Себер. Реалии» (Русия Юстиция министрлыгы «ят агент» исемлегенә кертте): Кемерово өлкә суды блогер Михаил Алферовка 2,5 елга блогер булуны тыйган. Тикшерүчеләр блогер Җиңү көнен мыскыл иткән дигән фикергә килгән. Бер видеосында Алферов 9нчы май символикасы турында сөйли, аны исерткеч эчемлек шешәләренә хәтле ябыштыруларын тәнкыйтьли. Блогерга блогер булуны тыю нәрсә дигәнне аңлатадыр...

КАР КӨРӘРГӘ ЯРАТСАҢ...

«Московский комсомолец»: Санкт-Петербургта теләге булган һәр кешене урамдагы карны көрәшергә чакыралар. Машина яки электр самокатын билгеле бер вакытка алып тору, аннары үзең теләгән (рөхсәт ителгән) җирдә калдырып китү хезмәте шактый популяр. Шуңа охшатып, көрәк «алып тору» программасын «урам җыештыручы-шеринг» дип атаганнар. Транспорт чарасын прокатка алганда акча түлисең булса, монда үзеңә түлиләр. Калинин районында 100гә якын кеше ишегалларында кар көрәшергә чыккан инде. Аларга сәгатенә 150 сум түләнә, дип хәбәр итә районның матбугат үзәге. Бер «карлы смена»га якынча мең сум эшләп була, акча көнендә үк кулга бирелә, ди.

АНДА ТАГЫН ДА ЯМАНРАК

«Baza»: Татарстанда җәмәгать транспортында QR-код кертелгәч, «бездәге кебек хәл бер җирдә дә юк» дип куйган идек. Бездәгедән яманрак булган җирләр дә бар икән. Ханты-Манси автономияле округының дүрт муниципалитетында вакцина ясатмаган кешеләр өчен мәҗбүри үзизоляция кертелгән. Өйдән чыгып керү өчен, аларга «Цифрлы белдерүләр» порталында махсус заявка тутырырга кирәк. Әлбәттә инде, сәбәбең җитди булса гына чыгарга ярый. Эшкә бару, азык-төлек кибетенә, аптекага, чүп ташларга, йорт хайванын йөртергә чыгып керү җитди сәбәп санала. Һәр сәбәпкә үз вакыты каралган. Әйтик, аптекага барып кайту өчен – 2 сәгать, хайванны йөртеп керү өчен 30 минут бирелә. Үзизоляция режимы 5нче декабрьгә кадәр сакланачак.

ҮЗЕ ЛИФТ ЯСАГАН

«РЕН ТВ» каналы: Краснодар өлкәсенең Тимашевск шәһәрендә инвалид ир-ат балкон аша фатирга керә торган механизм ясаган. Аның фатиры өченче катта урнашкан. Пенсионер-инвалид баскычтан йөри алмый, шуңа күрә башында шушындый идея туган. Җайланма аны балконга кадәр алып менә, аннары пенсионер ишеген ача да фатирга керә. Лифтны ясарга аңа улы, иптәшләре ярдәм иткән. «Ботны сындыргач, хәрәкәтсез каласы килмәде. Гипста ятканда, башымда шундый җайланма ясау турында уй туды. Менә уйлап таптым», – ди Александр.

ЭЛЕККЕ МИНИСТРГА ХӨКЕМ

ТАСС: Архангельск шәһәренең Октябрьск район суды төбәкнең элекке мәгариф министры Юрий Гнедышевны балигъ булмаганнарга карата җенси гамәлләр кылган һәм интернетта порнография тараткан өчен биш ел да бер айга ирегеннән мәхрүм иткән. Ул педофилиядә шикләнелеп 2020нче елның 9нчы октябрендә кулга алынган иде. Гаепләүчеләр фаразы буенча, мәгариф министры ялган аккаунт теркәгән һәм 12, 14, 16 яшьлек өч кыз белән социаль челтәрләрдә интим темаларга язышкан, кызларның берсенә секс видеосы җибәргән. Түрә үзенең гаебен өлешчә таныган: 12, 14 яшьлек ике кыз белән интим темага сөйләшү алып бардым, дигән. Әлеге кызларның әти-әниләре министрдан 1 миллион 300 мең сум компенсация таләп иткән. Суд бу сумманы 195 мең сумга киметкән. Юрий Гнедышевның үзенең ике кызы бар, берсе – студент, кечкенәсе башлангыч класста укый.

 

Комментарии