Юллама буенча эшләсеннәр

«Интерфакс»: Сочида узган медиафорумда кичектергесез балалар хирургиясе һәм травматологиясе фәнни тикшеренү Институты директоры Леонид Рошаль медицина вузын тәмамлаучыларны эшкә юллама буенча җибәрү тәкъдимен кертте. Президент Владимир Путин да бу тәкъдимне хуплады. «Әйдәгез, уйлыйк, мин министрдан бу мәсьәләне карауны, хөкүмәт белән сөйләшүен сорармын. Бюджет нигезендә укучыларны юллама буенча эшкә җибәрүне ничек хәл итеп булуын уйларга кирәк», – дип вәгъдә бирде президент.

Суга салым?

РБК: «Ничек кенә сәер яңгырамасын, ләкин безнең илдә иң күп алдап ясала торган продукция ул – су, без сатып ала һәм эчә торган чиста су. Русия буенча фальсификация проценты – уртача 25-30, ә кайбер төбәкләрдә 80 процентка кадәр җитә. Шуңа күрә бу продукцияне кичекмәстән маркировкалый башларга кирәк» («Ростех» башлыгы Сергей Чемезов Русия Президенты Владимир Путин белән очрашуда. Белгечләр бу маркировкалаудан, ягъни эчә торган суга акциз кертүдән халыкка да, дәүләткә дә бер файда да булмаячак, олигарх Алишер Усманов һәм «Ростех» кына отачак, дип исәпли. Чөнки продукцияне маркировкалау белән алар шөгыльләнә. Бер товарны маркировкалау 50 тиен генә булса да, тамчыдан күл җыела бит).

Ипотека алу өчен 20 минут җитә

«Шәһри Казан»: «Без Татарстанга кайтканда-киткәндә документ эшләре белән йөрибез. Ә Америкада андый эшләр күпкә җиңеләйтелгән. Паспорт ясатам дисәң, интернеттан тутырып җибәрәсең, аны почта аша китереп тә бирәләр. Гомумән, нинди генә документ эше булмасын, барысы да уңайлы, ягъни интернеттан гына эшлибез. Татарстанда да хәзер «госуслуга» кебек уңайлы портал бар. Әмма барыбер дә барып аласы, чират торасы. Бюрократия белән адым саен очрашасың. Америкада бөтенесе бер тәртипкә салынган. Анда мондагы кебек кәгазь эше юк. Монда бит бер-ике документ җыям дип, күпме чабарга кирәк. Әгәр дә ипотека алам дип йөри башласаң, аның да очына чыгып җитеп булмый. Ә тегендә ипотека дип банкка барасың, утырып сөйләшәсең. Моңа нибары 20 минут китә. Аннары документлар электрон почтага килә, шуның белән бетте-китте. Шуннан соң инде йорт карый башлыйсың, риэлтор белән килешеп, шунда ук хәл итәсең. Ә монда сатып ала башласаң, күпме чабарга кирәк… (13 ел Америкада яшәүче татар журналисты Гөлгенә Лотфуллина).

Комментарии